МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме
25.05.2017
Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау
Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.
Укытучым, бүген синең алда
Сынау тотам соңгы дәрестә.
Ел да шулай, очар кошлар кебек
Озатып кала мәктәп – изге йорт.
Сабый чакны эзләп бер килербез әле,
Онытма син, мәктәп, безне көт.
Соңгы кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы
Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы
Изге юл тели аның тавышы.
-
Россия без табака 23.05.2017

Сегодня члены отряда «STS» организовали и провели акцию республиканскую антитабачную акцию «Россия без табака». Участники отряда на подготовленном месте провели разъяснительную работу с прохожими, рассказывали им о проекте. Прохожие, не употребляющие табачные изделия, завязали на дереве ленточку голубого цвета. А прохожие, употребляющие табачные изделия, подписали однодневный контракт об отказе от сигарет и также завязали на дереве ленточку голубого цвета.
-
"Киләчәк" проект эшләре конкурсы 23.05.2017

"Киләчәк" проект эшләре конкурсында безнең мәктәптән Фазлиева Язгөл белән Ситдиков Эльвир "Эко - парк" проектын тәкъдим иттеләр.
-
Бакчада эшләр гөрли... 18.05.2017

Көннәр җылыну белән бакчада эшләр башланды. Бакчада бүген түтәлләр әзерләп, орлыклар чәчә башладык.
-
16.05.2017

Табигать яшәрү белән башлангыч класс укучылары елга буен чистарттылар. Эшнең нәтиҗәсен күргәч, укучылар үзләренең нинди ЗУР эш башкаруларына бик сөенделәр. Чисталыкны саклау ул безнең үзебездән тора торган эш икәненә төшенделәр.
-
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү. 15.05.2017

Бүген укучылар белән түгәрәк өстәл артында очрашу өчен гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Шаесламова Миләүшә Фирдинантовна, Хайруллина Рәмзия Зәкәриевна һәм Арча исполкомының әйдәп баручы белгече Нигъматуллин Нил Камбилович килделәр.
-
Бүген - Җиңү бәйрәме. 09.05.2017

Җиңү килде илне сөендереп,
Балкып атты матур җиңү таңы.
Исән булсын әле, Ветераннар!
Яшәсеннәр әле тагы, тагы!!!
Күкләребез мәңге аяз булсын,
“Уф” дип алмыйк әле сулышны
Көннәребез тыныч үтсен берүк,
Беркайчан да күрмик сугышны.....
-
Безнең Ветераныбыз - Камалов Әнвәр Галәү улы. 06.05.2017

"Бер кайтмасак, бер кайтырбыз",-дип китсәләр дә, бик күп аавылдашларыбыз яу кырында мәңгелеккә ятып калды, күбесе кайткач вафат булды. Бүгенге көнгә авылыбызда Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераныбыз Камалов Әнвәр абый гына исән. Туган җирләре өчен башын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада. 9 Май бәйрәменә багышланган кичәгә ВЕТЕРАНЫБЫЗ да килде. Ул укучыларга сугыш турында, анда күргән авырлыклар турында сөйләде. Андый сугышлар кабат кабатланмасын иде дип теләде.
-
Җиңү килде илне сөендереп ... 05.05.2017

9 Май – Бөек Җиңү бәйрәме. Быел илебез Бөек Җиңү көненең 72 еллыгын бәйрәм итә. Бу көнне кешелек дөньясы түземсезлек белән көтте. Һәм ул көн килде. 1945 елның май ае. Әйе, чыннан да бу көн шатлыклы да, тетрәндергеч тә, дулкынландыргыч та. Илебездә сугыш урап узган бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен. Шуңа күрә, һәр гаилә сугышта ятып калган һәм аннан исән кайтып, үзләренең тормышларын дәвам иткән батырларыбызны искә ала. Без дә сугышта катнашкан авылдашларыбызны искә алу өчен, “Җиңү килде илне сөендереп” исемле кичәгә җыелдык.
-
Тирә-якны җыештыру дәвам итә... 02.05.2017



















