МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Без варислар булдык. 13.04.2017

Бүген 4 нче сыйныф укучылары Варислар сафына кабул ителделәр. Ләкин бу оешмаларның тулы хокуклы вәкиле булу өчен аларга белемнәрен, осталыкларын күрсәтергә туры килде. Шуны тикшерү өчен алар кечкенә генә сәяхәткә чыктылар. Бу сәяхәттә аларның тапкырлыклары, зирәклекләре тикшерелде. Укучылар варисларның законнары санадылар. Тантаналы рәвештә ант иттеләр. Ахырдан һәр укучы муенына варислар галстуклары бәйләнде.
-
10.04.2017
Хөрмәтле укучылар, укытучылар һәм әти – әниләр!
Безнең “Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе” “Семейные фото-хроники Великой Отечественной войны“ Ботенроссия акциясендә катнаша. Әлеге акция кысаларында һәр теләгән кеше үзенең гаилә архивында сакланган Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшүчеләр, тылда хезмәт куючылар сурәтләнгән фото материалларны мәктәпкә алып килеп, аны электрон вариантка күчертә ала. Әлеге фотолар көнендә үк кире кайтарыла. Якыннарыгыз һәм туганнарыгыз турында хәтерне мәңгеләштереп калыйк!
Акциянең волонтерлары: Г.Г. Хәбибуллина, И.Р.Шакиров, Д.Д.Сәйфуллина
-
"Будь готов! Скажи, нет!" 07.04.2017

Сегодня участники отряда «STS” провели Республиканскую антинаркотическую акцию «Будь готов! Скажи, НЕТ!» Участники отряда провели с прохожими села беседу о вреде наркотиков и викторину «Знаешь ли ты закон?», тем самым они объясняли, что хранение, приобретение, продажа , изготовление, транспортировка и употребление уголовно наказуемы. В конце беседы каждый человек подписался, что никогда не будет употреблять наркотики и ознакомился с извлечениями из Закона.
-
"Дус сыйныф серләре" 02.04.2017

Быел беренче тапкыр Арча сәнгать мәктәбендә "Дус сыйныф серләре" дип исемләнгән әти-әниләр комитетлары арасында бәйгенең район туры үткәрелде. Безнең мәктәбебездән 9 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе һәм әти-әниләр комитеты әлеге бәйгедә актив катнаштылар.
-
Кошлар көне 01.04.2017

1 апрель - Халыкара кошлар көне!
-
Өмәдә катнаштык. 31.03.2017

Бүген район буенча мәктәпләрдә беренче өмәләр уздырылды. Без дә- укытучылар, укучылар, техник хезмәткәрләр өмәдән читтә калмадык, карлар тараттык, тирә - якны чистарттык.
-
Тыюлык дәресе 18.03.2017

2017 ел Россия Федерациясе президенты Указы нигезендә аеруча саклана торган табигый территорияләр елы дип игълан ителде. 2017 елда тыюлыкларга 100 ел тула, шул уңайдан мәктәбебездә Бөтенроссия Тыюлык дәресе үткәрелде. География укытучысы Гилязиев Х.Р. укучыларны Идел-Кама Дәүләт тыюлыгы белән таныштырды.
-
Әти-әниләр җыелышы 17.03.2017

Бүген мәктәбебездә чираттагы әти-әниләр җыелышы үткәрелде.
Җыелышның көн тәртибе:
1. 3 нче чирек нәтиҗәләре, 4 чиреккә максат һәм бурычлар белән танышу. (УТЭБДУ - Мостафина Г.Г.)
2. Доклад: "Компьютерга һәм интернетка бәйлелек". (Педагог-оештыручы Әхмәтҗанова Г.Х.)
3. Ашханәдә туклану буенча фикер алышу. (Директор - Гилязиев Х.Р.)
4. Укучыларның өлгереше һәм тәртибе белән танышу. ( Класс җитәкчеләре чыгышы)
-
Әлифба бәйрәме 16.03.2017

Бүген 1 класс укучылары өчен Әлифба бәйрәме үткәрелде. Кунакка укучыларның әниләре дә килде. Укучылар матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Класс җитәкчесе Фазлиева И.В. укучыларга изге теләкләр теләде, тырышып укыган укучыларга грамоталар тапшырды.
-
"Разделяй с нами" 09.03.2017

Мәктәбебездә табигать фәннәре атналыгы бара. 2017 ел - Экология елы буларак игълан ителде. Россия Федерациясенең бөтен регионында "Сделаем вместе" дигән тема астында зур масштаблы дәресләр үтәчәк. Биология укытучысы Гилязиева Г.Р., яшь буында экологик тәрбияне үстерү, саклау максатыннан, "Безнең белән уртаклаш" ("Разделяй с нами") темасы астында экологик дәрес үткәрде. Дәрестә укучыларга җир шарын чүп-чар калдыкларыннан арындыру, аны дөрес итеп бүлү һәм эшкәртү ысуллары аңлатылды.


















