МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Мәрхәмәтле безнең Әниләр! 07.03.2017

"Ана! Бөек исем!
Нәрсә җитә ана булуга!
Хатын-кызның бөтен гүзәллеге,
Бөтен күрке - ана булуда! дип язган Такташ. Әйе, әниләребезгә атап бик күп шигырьләр, әдәби әсәрләр иҗат ителгән. Әмма аларга булган рәхмәт хисләребезне без никадәрле тырышсак та, әйтеп бетерә алмаячакбыз. Бүген гадәти булмаган дәрестә 5-6 класс укучылары да үзләренең әниләренә рәхмәт хисләрен җиткерделәр. "Мәрхәмәтле безнең Әниләр!" исемле кичәне Гилязиева Гөлчәчәк Рифгатовна һәм Хисмәтуллина Венера Бариевна әзерләделәр. Үзеңнең әниең белән бер партада утырып, укытучы сорауларына җавап бирү, аның никадәрле якын, газиз булуы турында әниеңнең күзләренә карап әйтү онытылмаслык мизгелләр ул. Балаларының кечкенә чаклары, тәүге адымнары турында сөйләгәндә әниләрнең күңелләре тулды. Бишек җырын да көйләделәр, үзләре яратып пешерә торган ризыкларны әзерләү серләре белән дә бүлештеләр. Укучылар әниләргә үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен бирделәр, бәйрәм белән котладылар. Ахырдан бергәләшеп чәй эчү дә бәйрәм рухы өстәде. Кызыклы мизгелләрне фотога төшереп, мәктәп елларының, балачакның бер дәресе, бер көне, бер бәйрәме үтеп китте. Әмма һәркемнең күңелендә әниләргә карата рәхмәт хисләре, матур уй-теләкләре артты.
-
Яз гөлләре сез, туташлар! 06.03.2017

Бүген Язның беренче бәйрәме - 8 Март бәйрәме уңаеннан 5-8 нче класс кызлары “Яз гөлләре” исемле уенда катнаштылар. Кызларыбыз матур итеп үзләре белән таныштырдылар, җыр-биюдә осталыкларын күрсәттеләр. Шигырьләр сөйләүдә дә югалып калмадылар, күңелгә үтеп керерлек итеп бишек җырлары да башкардылар. Кызларыбыз уңганлыкта, чибәрлектә, тапкырлыкта сыналып, “Иң чибәр кызлар” һәм “Иң уңган кызлар” исеменә лаек дип табылдылар.
-
04.03.2017

Әзәк башлангыч мәктәбендә 8 март бәйрәме уңаеннан "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде. Әти-әниләр һәм балалар үзара көч сынаштылар. Бәйрәм җыр-биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Бәйрәм күңелле үтте, әти-әниләр дә , балалар да уеннан канәгать калдылар.
-
Мин якты киләчәк сайлыйм... 01.03.2017

1 нче март - Наркомания һәм наркобизнеска каршы Халыкара көрәш көне уңаеннан, 7 - 8 класс укучылары белән " Мин якты киләчәк сайлыйм" девизы астында әхлак сәгате үткәрелде. Хәбибуллина Г.Г. җитәкчелегендә укучылар наркоманны ничек танырга мөмкин икәнлеген искә төшерделәр. Наркотикларга каршы үз фикерләрен белдерделәр, һәр укучы "Наркотикларга - юк" исеме астында рәсем ясап алып килгән иде.Чара ахырында укчылар ихтыяр көче, тәвәкәллек, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык хисләре тоеп үсәргә, белемгә тартылырга, шул сыйфатларга ия булганда гына наркотик матдәләр белән мавыкмаска мөмкин, дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
25.02.2017

Бүген мәктәбебез чаңгычылары Фәнил Гәрәфиев призына оештырылган чаңгы ярышында катнаштылар. 2001-2002 елгы кызлар арасында Сайфуллина Динә 3 урын, 2005-2006 елгы егетләр арасында Хөсәенов Илназ 3 урын, 2003-2004 елгы кызлар арасында Залялиева Зилә 3 урын яуладылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча команда 1 урынга лаек булдылар. Чаңгычыларыбызны һәм аларның тренерлары Ситдиков А.Г. әлеге җиңүләре белән кайнар котлыйбыз!
-
25.02.2017

Кошлар -безнең дусларыбыз! Кошларга ярдәм итүебезне дәвам итәбез.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2017

Кадерле ир-егетләребез! Бүген сезнең адреска бик күп җылы сүзләр, матур теләкләр әйтелер. Ләкин һаман да йөрәк түребездәге “иң-иң” сүзләр әйтелеп бетмәс төсле. Шуңа күрә тагын бер тапкыр сезгә үзебезнең рәхмәтебезне җиткерергә рөхсәт итегез. Булганыгыз өчен, безне аңлаганыгыз, тыңлаганыгыз, ә кайвакыт (артык чәпчесәк) ишетмәгәнегез өчен рәхмәт!
Тормыш авырлыгыннан курыкмыйча
Ныклы адым белән һәрчак атлагыз.
Киң күкрәгегезне калкан итеп
Җил-давылдан безне саклагыз.
Улым диеп горурланып яшәсен
Җир йөзендә барлык аналар.
“Әти” дигән газиз сүздән
Мәхрүм булмасыннар балалар.
Ир-атлар илгә терәк булса,
Безгә сез тотка-таяныч.
Юлдаш булсын үзегезгә
Сәламәтлек, Бәхет, Шатлык, Куаныч!
-
Всероссийский заповедный урок 22.02.2017

В рамках проведения в 2017 году в Российской Федерации Года особо охраняемых природных территорий в январе текущего года в школах Российской Федерации стартовал проект «Всероссийский заповедный урок» . 22 февраля наша школа приняла участие в этом проекте. Учителем истории и обществознания Хабибуллиной Г.Г. было проведено занятие по теме
" Заповедные острова. Сохраняя будущее", которое было посвящено 100-летию создания первого заповедника в России, а так же учащиеся 8 класса узнали об истории заповедной деятельности в нашей стране, какие системы охраны природных объектов существуют, сколько в нашей стране заповедников, национальных парков, заказников и памятников природы, где они находятся, какую ценность представляют для человечества.
Ребята с интересом высказывали свои взгляды о необходимости охраны природных объектов, почему их называют «заповедными островами» и для чего и как мы «сохраняем будущее»,определяли на карте РФ местонахождения ООПТ, к какой категории они относятся, а так же с живыми символами этих природных территорий. Выполнили творческую работу - приготовили поздравительную открытку Волжско - Камскому Заповеднику( Заповеднику нашего края) со 100 - летием заповедной системы России. -
Әти - иң якын кешем. 22.02.2017

Бүген мәктәбебезнең башлангыч класс укучылары Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Әти - иң якын кешем" исемле кичәдә катнаштылар. Кичәгә укучыларның әтиләре чакырылды. Бәйрәм уеннар, җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Һәр укучы үз куллары белән ясаган бүләкләрен әтиләренә бүләк иттеләр. Килгән кунаклар кичәдән канәгать булып таралыштылар. Әтиләргә багышланган кичәне башлангыч класс укытучылары Ситдикова Ф.Х., Фазлиева И.В. , музыка укытучысы Мостафина Г.Г., китапханәче Ахметзянова Г.Х. оештырдылар.
-
Егетләрнең асыллары бездә... 22.02.2017

Бүген, 23 февраль бәйрәме уңаеннан, 5- 9 класс егетләре өчен педагог-организатор Ахметзянова Г.Х. "Егетләрнең асыллары" исемле кичә оештырды. Кичәнең максаты егетләрне бәйрәм белән котлау, уеннар, төрле биремнәр аша аларны чыдамлыкта, тапкырлыкта, җитезлектә сынау, коллективизм хисе тәрбияләү. Егетләр ике командага бүленеп үзара ярыштылар. Гром командасы интеллектуаль сорауларга төгәл җавап бирде, "Подъем" уенында җитезлек күрсәттеләр, капитан хәрби званиелар буенча беренчелекне алды. Ә Лидер командасы строевой әзерлек буенча, күренекле шәхесләр буенча белемнәре яхшырак икәнне һәм чыдамлыкта иптәшләреннән өстенрәк булуларын расладылар. Без егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Бәхет, шатлык, укуларында зур уңышлар телибез!


















