Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 298 ( 299 ) 300 >>
-
Мәктәптә эвакуация уздырылды. 02.09.2017 Бүген дәресләргә таралышкач, “кинәттән генә” мәктәпкүләм эвакуация хәбәре яңгырады. Укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр җәһәт кенә эвакуацион очрашу урынына җыелдылар. Мәктәпнең әзерлеге “яхшы” бәяләнде.

-
Мин сәләтле укучы 01.09.2017 Бүген 1 сентябрь – “Белем бәйрәме” көнне 5-6 сыйныфта «Мин сәләтле укучы» исемле тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар табышмаклар ярдәмендә дәреснең темасын ачыкладылар. Сәләт сүзенең мәгънәсен әйттеләр. Сәләтнең төрләрен кояш рәсеме ясап, нуларына язып чыктылар, төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Күренекле бөек шәхесләребез белән таныштылар. Үзебездә булган сәләтне ачарга һәм үстерергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

-
Тынычлык дәресе 01.09.2017 1-4 классларда тынычлык дәресе уткәрелде.

-
Мин ГТО нормаларын үтәргә әзер 01.09.2017

7-11 классларда "Мин ГТО нормаларын үтәргә әзер" дигән темага тәрбия сәгатьләре утте.
-
Музейда кунакта 01.09.2017 Бүген 1 класс укучылары музей бакчасында чәй белән сыйландылар. "Бәйрәмнән сон чэй эчүләре бигрәк тәмле булды"- диделәр алар куанып.

-
1 сентябрь - Белем бәйрәме 01.09.2017

Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез. Ак алъяпкыч, ап-ак күлмәк киеп
Кабат ачтык мәктәп ишеген.
Олы юлга алып чыккан йортым
Син бит безнең белем бишеге.
-
Иске Иябаш башлангыч мәктәбендә дә Белем бәйрәме узды 01.09.2017

-
Арчада ярминкәләр гөрләде 26.08.2017

26 нчы август көнне Арчабыз үзәгендә мәктәп ярминкәләре гөрләде. Ярминкәгә безнең коллектив та бик ныклап хәзерләнде. Мәктәп бакчасында үстерелгән бик күп төрдәге яшелчәләр саттык. “Кырлай” кафесе каршында Әби, Бабай һәм Кыз курчаклары ярмикәгә килүчеләрне кайнар чәй эчәргә кыстадылар.
-
Чәчәк күргәзмәсе 26.08.2017 Бүген шулай ук Арча үзәгендә мәктәп коллективларының чәчәк күргәзмәләре оештырылды. Без бу күргәзмәгә “Россия балалары” исемле композиция ясадык. Күргәзмәгә килүчеләр безнең эшчәнлекне югары бәяләделәр. Төрле милләт балалары булып киенгән укучыларыбыз һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә сынатмадылар, уңышлы чыгыш ясадылар.

-
Арчада август киңәшмәсе узды 26.08.2017 26 нчы август көнне Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә мәктәбебез милли белем һәм тәрбия бирү темасына ясалган стенд белән катнашты. Стендта мәктәбебездә алып барылган күптөрле эшчәнлек яктыртылды. Бигрәк тә “Без- Тукай оныклары” исемле чатырлы ял аланы эшчәнлеген киң яктыртырга тырыштык.














