Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 291 292 ( 293 ) 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
"Безнең кадерлеләребез" 22.11.2017

Бүген 5 класста Әниләр көне уңаеннан “Безнең кадерлеләребез” дигән бәйрәм чарасы үтте. Аның максаты: безнең иң кадерлеләребез булган әниләребезгә карата ихтирам, хөрмәт, көчле мәхәббәт тәрбияләү; укучыларда шәфкатьлелек, ягымлылык, җылы караш формалаштыру; сүз һәм эш белән өлкәннәрнең күңелләрен күрә, кәефләрен тоя белергә өйрәтү. Кичәдә укучылар әниләренә багышлап җырлар җырладылар, биюләр биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, кадерлеләрен тапкырлыкта сынадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
«Сәламәт ана - сәламәт бала” акциясе 21.11.2017

Бүген 21 ноябрь көнне мәктәпнең СМС проектында катнашучы “ЭRОN” отряды, педагог-организатор Шарафетдинова Г.Н. белән берлектә, “Сәламәт ана- сәламәт бала” акциясен уздырды. Алар әниләргә хөрмәт йөзеннән, сәламәтлек теләп үзләре ясаган кызыл йөрәк тапшырдылар һәм кояш, җылылык тосен белдергән кызгылт-сары тасма тактылар. Соңыннан начар гадәтләрдән баш тартырга чакырып, бер көнлек контрактка кул куйдырдылар.
-
I көн. Математика, физика һәм информатика атналыгы. 21.11.2017

Бүген мәктәбебездә төгәл фәннәр атналыгы старт алды. Атналыкны линейкада 2 нче класс укучылары матур шигырьләр белән башлап җибәрделәр. 7 нче класс укучылары линейканы күңелле скетч белән ямьләндерделәр. Шулай ук 4-11 класс укучылары белән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабына соңгы әзерлек эшләре алып барылды.
-
"Без Тукай оныклары" 21.11.2017

Бүген Г.Тукай әдәби-мемориаль музее хезмәткәрләре башлангыч класс укучыылары арасында "Без Тукай оныклары" дигән темага викторина уздырды. "Сандугач" һәм "Карлыгач" командалары үзара көч сынашты. Алар Г.Тукайның биографиясен, иҗат юлын, әсәрләрен яңадан искә төшерделәр. Укучылар бөек шагыйребезнең иҗатын яхшы беләләр икән. Ярышта дуслык җиңде.
-
Ату һәм дартс буенча профсоюз ярышы 20.11.2017

20 ноябрь көнне Арчаның 5 гимназиясендә спартакиада кысаларында беренчел профсоюз оешмалары арасында ату һәм дартс буенча ярышлар булып узды. Ярышларда районыбызның 46 профсоз оешмасыннан 163 кеше катнашты. Мәктәбебез директоры Минҗанова Э.Ф. кызы дартс буенча 3 урынны яулады. Ә ату буенча командабыз 2 урынны алды. Чын күңелдән котлыйбыз! Барыгызга да уңышлар телибез.
-
9 класс укучылары белемнәрен сыный 17.11.2017

Бүген 9 класс укучылары сайлап алу фәннәреннән(биология,химия,җәмгыять белеме) белемнәрен барладылар.Бу аларга киләчәктә имтиханнарга ныклап әзерләнү өчен нык ярдәм итәчәк,чөнки биремнәрне башкарганда чыккан хаталарны анализлап , белемдәге җитешсезлекләрне чын имтиханнарга кадәр бетерергә кирәк булачак.
-
Татарстанда ата-аналар өчен интернет- җыелыш. 17.11.2017

17 ноябрь көнне Татарстанда ата-аналар өчен интернет-җыелыш узачак. Интернет-җыелышны Мәгариф министрлыгының министр урынбасарлары үткәрәчәк. Җыелыш сәгать 12.00 дән 13.30 сәгатькә кадәр дәвам итә. Интернетта турыдан-туры барачак.
-
Тату сыйныф серләре 17.11.2017

Бүген Арча шәһәренең 6 нчы номерлы мәктәбендә республикакүләм "Тату сыйныф серләре" ("Секреты дружного класса") бәйгесенең беренче көне узды. Бу конкурста безнең мәктәпнең укучылары, укытучылары, ата-аналар комитеты да катнашты. Алар мәктәпнең данын яклап бик матур чыгыш ясадылар. Әлеге конкурс иртәгә дә дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр аннан соң билгеле булачак. Чыгыш ясаучыларга уңышлар теләп калабыз.
-
16 ноябрь — Халыкара толерантлык көне 16.11.2017

16 ноябрь — Халыкара толерантлык көне. Фәлсәфи энциклопедиядә бу сүзгә түбәндәге аңлатма бирелгән: толерантлык (латинча tolerantia — түземлелек) — икенче, башка төрле карашларга, холыкка, гореф-гадәтләргә түземлелек. Бу сүзнең мәгънәсе кешелек җәмгыятенең усеше өчен әһәмиятле булып тора, чөнки заманча мәдәниятле кеше — ул укымышлы гына түгел, ә башкалар тарафыннан хөрмәткә ия һәм үз-үзен ихтирам итүче кеше дә. Бүген 9 нчы сыйныфта үткән тәрбия сәгатендә кешеләргә карата түземле, кешелекле, шәфкатьле булу, икенче милләт вәкилләренә, чит дин кешеләренә хөрмәт белән карарга кирәклеге турында сүз барды.
-
Күркә җыю 15.11.2017

Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары Арча урман хуҗалыгына 173 кг чыршы һәм нарат күркәсе җыеп тапшырды. Урманнар үстерүгә үзебездән дә өлеш кертик!













