Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 291 ( 292 ) 293 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Файдалы да, кызыклы да очрашу 27.11.2017 Бүген мәктәптә “Шундый һөнәр бар- Ватанны саклау” дигән темага очрашу булып узды. Укучылар капитан Кавиев Фердинант Дәүләт улы белән очраштылар. Сугышчан юл узган шушындый авылдашыбыз белән очрашу укучылар өчен файдалы да , кызыклы да булды.

-
Юбилеегыз белән! 27.11.2017 Хөрмәтле пенсионер укытучыбыз Сания Нурисламовна!!! Сезне чын күңелебездән юбилеегыз - 80 яшь тулган көнегез белән тәбрик итәбез. Гомерегез озын, сәламәтлегегез нык булсын! Сезгә гел уңышлар, сабырлык, тынычлык һәм бәхет юлдаш булсын! Туган көнегез үтсен шатлык белән, Юлыгызга гөлләр сибелсен, Киләчәкнең һәрбер таңы Сезгә Чикләнмәгән бәхет китерсен. Без телибез Сезгә сәламәтлек, Аяз булсын тормыш күгегез. Тынычлыкта, тигезлектә Үтсен һәрбер көнегез.

-
"Золотая Лира" Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы 26.11.2017

Бүген Казан шәһәренең "Полимер" мәдәният сараенда "Алтын Лира" Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы гөрләп узды. Конкурста безнең мәктәпнең 2 нче класс укучысы Сөнгатуллин Д.Р.(Җитәкчесе Солтанова Г.Р.)уңышлы чыгыш ясап, 3 нче урынга лаеклы булды. Уңышыгыз белән котлыйбыз! Киләчәктә тагын да зурырак үрләр яулавыгызны теләп калабыз.
-
Бүген - Россия халкы Әниләр көнен бәйрәм итә. 26.11.2017

Әни, әнкәй, нәнәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы–шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй–фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер–хөрмәттә яшәргә язсын.
-
V көн. Математика, физика һәм информатика атналыгы. 25.11.2017

Бүген 10-11 класс укучылары арасында "Кызыклы математика" уены узды. Укучылар уенның төрле этапларында бик актив катнаштылар. Математик мәсьәләләр чиштеләр, рәсемнәр ясадылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Нәтиҗәдә 10 нчы класс укучылары җиңү яуладылар.
-
IV көн. Математика, физика һәм информатика атналыгы. 24.11.2017

Бөек математиклар. Математика патшалыгы –ул борынгы дәүләт. Күп гасырлардан килгән тарихы бар. Бүген укучылар тәрбия сәгатьләрендә шул тарих белән таныштылар. Үзләре дә галимнәрнең эшләре белән таныштырдылар.
-
IV көн. Математика, физика һәм информатика атналыгы.(2) 24.11.2017

"Физик викторина" Физика фәненеӊ дөньякүләм әһәмияте бик зур һәм ул иӊ кирәкле фәннәрнеӊ берсе. Илебезнеӊ киләчәген тәэмин итүдә, аныӊ нигезен ныгытуда бу фән зур көчкә ия. Хәзерге вакытта көн дә очраша торган мәгълүмати-коммуникатив һәм нанотехнологияләр киләчәк быуннан төпле белеем алуны таләп итә. Тулаем алганда, физика фәне – кешелек тарихында техник прогрессныӊ төп двигателе ул. Шуларны истә тотып укучыларның физика фәненнән белемнәрен тикшерү максатыннан 9 -10 класс укучылары өчен викторина үткәрелде. Викторина барышында укучылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, шулай ук төрле кызыклы ачышлар белән таныштылар.
-
III көн. Математика, физика һәм информатика атналыгы. 23.11.2017

Атналык кысаларында физика укытучысы Хабриев Ш.С. башлангыч класс укучыларын үзенең лабораториясе белән таныштырды. Укучыларга төрле физик тәҗрибәләр үткәреп күрсәтте. Укучылар үзләре дә тәҗрибәләрне бик теләп эшләп карадылар. Лабораторияга экскурсия укучылар өчен кызыклы булгандыр дип ышанып калабыз.
-
Әдәби әсәрләрнең тәрбияви көче 23.11.2017 Бүген 8 нче сыйныфта рус әдәбияты дәресе үзенчәлекле формада үтте. Укучылар өч төркемгә бүленеп, А.А.Фет, Ф.И.Тютчев, А.К.Толстой турында мәгълүмат туплап язылган иҗади проектларын якладылар: шагыйрьләрнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар, шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан сөйләделәр. Дәрестә шагыйрьләрнең иҗатына кызыксыну уяту белән беррәттән, табигатьнең матурлыгын күрә белүгә, Туган җиргә хөрмәт хисләре тәрбияләүгә, сыйныфташлар арасында дуслык хисләрен ныгытуга зур игътибар бирелде

-
II көн. Математика, физика һәм информатика атналыгы. 22.11.2017

Атналыкның икенче көне. Бүген 6 нчы класс укучылары өчен "Математик кафе" уены үтте (укытучы Ганеева А.М.), 7 нче класс укучылары информатик ребуслар чиштеләр (укытучы Ганеев И.Т.).













