Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 291 292 293 ( 294 ) 295 296 297 298 299 300 >>
-
Инглиз теленнән диагностик тест 14.11.2017 Бүген, 14 ноябрь көнне 4,6,8 нче класс укучылары инглиз теленнән диагностик тест эшләделәр. Укучылар эшкә җаваплы карадылар һәм яхшы баллар җыярлар дип өметләнеп калабыз.

-
Ата-аналарга ачык дәрес 13.11.2017 13 нче ноябрь көнне 5 класста Кәбирова Ә.Р. кызы рус теленнән ата-аналар өчен ачык дәрес бирде. "Предложение с обращениями" дигән темага үткәрелгән дәрестә укучылар үзара аралашу серләренә төшенделәр.

-
Ярминкә 12.11.2017 11 нче ноябрь көнне мәктәбебез укытучылары “Агропарк”та уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Казанлылар мәктәп бакчасында үстерелгән кишер, суган, кәбестә, чөгендер,сарымсак, бәрәңгене бик теләп алдылар.

-
Сынап карау имтиханы 11.11.2017

Бүген Арчаның 2 нче номерлы мәктәбендә 11 класс укучылары рус теленнән сынап карау тесты эшләделәр. Ул ЕГЭ форматында узды. Сынап карау туры укучыларга үз көчләрен белер өчен уздырыла.
-
Укытучылар имтихан бирде! 08.11.2017

Бүген мәктәбебезнең аттестация үтүче укытучылары Арчаның 1 нче номерлы мәктәбендә имтихан тапшырдылар. Аларның нәтиҗәләре сөендерерлек. Бу укытучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, алдагы эшчәнлекләрендә дә зур уңышлар телибез.
-
Татарстан Республикасы Конституциясе: тарихта 25 ел 07.11.2017

Бүген мәктәбебездә Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан “ Татарстан Республикасы Конституциясе: тарихта 25 ел” дип исемләнгән тәрбия сәгате үтте. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шиһапова Гөлгенә Хәсбиулла кызы ТР Конституциясе тарихы һәм ТР Конституциясенең бүлекләре белән таныштырды. Бу чара укучыларда үз республикалары белән горурлану хисе уятты.
-
Педагогик совет утырышы эшлекле узды 03.11.2017

3 ноябрь көнне Яңа Кырлай урта мәктәбендә : «Дәрестә укучыларның танып белү эшчәнлеге белән идарә итү»дигән темага педагогик совет утырышы булып узды.
Утырышта «Дәрестә укучыларның танып белү эшчәнлеге белән идарә итү»дигән темага чыгыш һәм фикер алышулар булды.
PLC республика проектының тормышка ашырылуы, килеп чыккан проблемаларны хәл итү юлларына игътибар бирелде.
2-9 нчы сыйныф укучыларының 1 нче чирек нәтиҗәләре анализланып , 2 чиреккә бурычлар билгеләнде.
Аттестация үтүче укытучылар эшчәнлегенә анализ ясалды.
-
Өстәл теннисы ярышы 01.11.2017

31 октябрь көнне Арча спорт сараенда шәхси һәм команда беренчелегенә өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Бу ярышта безнең мәктәптән, 2003-2004 нче елгы кызлар арасында, Минҗанова Ф. 3 урынны яулады. Аны шушы уңышы белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын сина!
-
Шашка ярышында без беренче! 31.10.2017

31 октябрь көнне Арча Укучылар сараенда мәктәп укучылары арасында шашка буенча шәхси һәм команда беренчелегенә ярышлар уздырылды.1-2 класслар арасында Галимуллина Л., Шакиров Б. 1 урын. 3-4 класслар арасында Шакирова А. 2 урын,Зарипов Ә. 3 урын. 5-6 класслар арасында Закиров И. 3 урын, Гатауллина К. 4 урын. 7-8 класслар арасында Фәхриева З. 3 урын. Командалар арасында 1 урын. Молодцы укучылар! Алга таба да уңышлар сезгә!
-
Тарих фәненнән ачык дәрес 28.10.2017

27 октябрьдә Республикакүләм PLS проекты кысаларында тарих укытучысы Шигапова Г.Х. 5 сыйныф укучылары белән “Месопотамиянең борынгы цивилизацияләре. Халкының тормыш шартлары һәм шөгыльләре” темасы буенча ачык дәрес күрсәтте. Борынгы Мисырдан Елгаара өлкәгә сәяхәт бик җанлы үтте. Әле бишенчедә генә укысалар да укучыларның тарих белән кызыксынулары күренеп тора.













