Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 291 ) 292 293 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Рус әдәбиятыннан йомгаклау иншасы 06.12.2017 Бүген 11 нче сыйныф укучылары рус әдәбиятыннан инша язды. Бу язма эш укучының сүз байлыгын, сөйләм культурасын, фикерләү сәләтен тикшерү белән беррәттән, рус һәм чит ил әдәбиятын ни дәрәҗәдә белүләрен дә барлый.

-
Акция "ЧАС КОДА"! 06.12.2017

5 - 6 декабря в нашей школе на уроках информатики был проведен урок посвященный четвертой Всероссийской акции «Час кода»! Акция "Час кода" направлена на формирование и поддержку интереса молодежи к изучению информатики и программирования, повышение престижа ИТ-специальностей. Акция приурочена ко Дню информатики, который отмечается в России 4 декабря. Это совместный проект Министерства образования и науки России при участии ведущих IT-компаний.
-
Җәмгыять белеменнән олимпиада 04.12.2017

Бүген Арчаның 7 нче номерлы урта мәктәбендә җәмгыять белеменнән олимпиада узды. Анда 7-11 класс укучылары төрле мәктәпләрдән килеп көчләрен сынадылар. Олимпиадада безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Аларга уңышлар телибез!
-
1 декабрь – СПИДка каршы халыкара көрәш көне 01.12.2017 1 декабрь- Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Шул унайдан мәктәбебездә 5-11 нче класс укучылары өчен «Мин үземне сакларга тиеш» дигән темага класс сәгатьләре үткәрелде. Укучылар ВИЧ инфекциясе, СПИД авыруын булдырмый калу һәм башка профилактик чаралар турында сөйләштеләр, видеороликлар карадылар, үз фикерләрен әйттеләр.СМС - дети проектында катнашучы укучылар #СтопВичСПИД акциясе уздырдылар.

-
Ата-аналар өчен ачык ишекләр көне 29.11.2017 Бүген 9 нчы сыйныф укучыларының ата-аналары өчен ачык ишекләр көне уткәрелде. Рус теле һәм математика дәресләрендә фән укытучылары имтихан биремнәренең эчтәлеге, билге куелу критерийлары белән якыннан таныштырып киттеләр, укучыларның эшчәнлеген күрсәтеп, кайсы темаларга басым ясарга кирәклеген күрсәттеләр. Мәктәп һәм ата-ана бердәмлеге, киңәшләшеп алып барылган максатчан эшчәнлек нәтиҗәләре уңай булырга тиешлеге ассызыкланды.

-
Без Карлыгачлар булдык... 28.11.2017 Бүген 2 класс укучыларын Карлыгач сафларына кабул иттек. Укучыларның шатлыкларын уртаклашырга әниләр дә килде. Бәйрәм тантанасы бик күңелле узды.

-
Әниләр бәйрәме 28.11.2017

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә . Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.Бүген Г.Тукай әдәби-мемориаль музеенда, музей хезмәткәрләре белән берлектә, башлангыч классларның әниләр бәйрәме узды. Барлык укучылар бу көнне түземсезлек белән көттеләр,әниләренә дип үз куллары белән бүләкләр дә әзерләделәр.Әниләр дә, укучылар да үзләрен төрле уеннарда сынадылар.Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Математика, физика һәм информатика атналыгы! 28.11.2017

Бүген мәктәбебездә, иртәнге линейка вакытында, математика, физика һәм информатика атналыгына нәтиҗә ясалды. Төрле конкурсларда, викториналарда җиңүче, иң тапкыр, иң зирәк укучыларга грамоталар тапшырылды.
-
VI көн. Математика, физика һәм информатика атналыгы. 27.11.2017

Атналык кысаларында мәктәбебездә төрле чаралар дәвам итте. Укучылар бик теләп "Башваткыч", "Формула яз" конкурсларында катнаштылар. Алар иптәшләрен үзләре ясаган башваткычлар белән таныштырдылар, формулаларны белүләрен исбатладылар.
-
II дәрәҗәдәге лауреат 27.11.2017

11 нче класс укучысы Шәрипов К. “Бәхетле тарихлар” баларга ярдәм фонды оештырган IV «Глаголица” Бәйсез балалар әдәбият премиясе конкурсында катнашып II дәрәҗәдәге лаурет булды, диплом, планшет белән бүләкләнде һәм бер атна”Байтик” лагеренда белемнәрен камилләштерде.













