Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 289 ( 290 ) >>
-
Күңелле очрашу 15.12.2017 Бүген 15 декабрь көнне башлангыч класс атналыгы башланып китте. Башлангыч класс атналыгы кысаларында "Без табигать балалары" дигән ачык чара һәм кызыклы конкурсларны Мифтахетдинова Ф.А., Мифтахова Г.Г., Набиуллина С.Р. үткәрделәр. Бу ачык чарада Ашыт тыюлыгы хезмәткәрләре Гөлнара Габдрахманова һәм Рашит Ахметзяновлар катнашты. Чарада катнашкан 3 нче класс укучылары бик актив булдылар.

-
"Ел укытучысы - 2017" 13.12.2017

Укытучы – изге бер сүз ул. Һәр кеше моның мәгънәсенә төшенә. 13 нче декабрьдә "Ашытбаш урта гомуми белем бирү" мәктәбе базасында "Ел укытучысы -2017 " конкурсының зона этабында катнашкан мөгаллимнәр дә дәрес этабы һәм мастер -класс барышында үзләренең һөнәри осталыкларын тагы бер кат раслап, тәҗрибә уртаклаштылар. Безнең мәктәптән биредә ике укытучы катнашты: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова М.Р. һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гайфуллина Л.Х. Аларга уңышлар теләп калабыз!
-
12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне 12.12.2017 Конституция – ул илнең төп Законы. Илебез шушы Закон нигезендә яши. Җәмгыятебездә халык тынычлыгы һәм татулык та шушы Законга нигезләнгән. Хөрмәтле коллегалар! Барыгызны да Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйбыз. Тормышыгыз имин, эшләрегез уң булсын. Барыгызга да тынычлык, саулык, бәхет, уңышлар телибез.

-
Район Пенсия фонды вәкилләре укучылар белән очрашты 12.12.2017

Бүген мәктәбебезгә Арча районы Пенсия фонды вәкилләре укучылар белән очрашуга килделәр. Алар Пенсия фонды турында сөйләделәр, укучылар белергә тиешле мәгълүматлар белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр.
-
Кар сыннары ясыйбыз 11.12.2017

Яңа 2018 нче ел якынлаша. Һәр класс үзенә йөкләнгән кар сыннарын ясауга зур җавапчылык белән тотынды. Башлангыч класс укучыларының ата-аналары, ял көннәрен кызганмыйча, кар сыны ясарга килделәр.
-
9 декабрь — Ватан Геройлары көне 09.12.2017 Бүген Геройлар көне уңаеннан мәктәбебезнең эллеккеге укытучысы Зиннәтуллин Әсхәт Зиннәтулла улына багышланган кичә уздырылды. Әсхәт Зиннәтулла улы зур сугышчан юл уза, күп кенә орденнар белән бүләкләнә. Тик аңа тиешле Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгәнлеккә документ кына архивларда тузан җыеп ята һәм иясенә исем бирелмичә кала.

-
Йөзү буенча профсоюз ярышы 09.12.2017

Бүген районыбызның балалар һәм яшусмерләр спорт мәктәбендә мәгариф өлкәсе профсоюз членнары арасында йөзү буенча ярыш узды. Ярышта безнең мәктәп укытучылар командасы да актив катнашты.
-
Открытый урок по английскому языку 08.12.2017

Сегодня учитель английского языка Рахимова Р.И. провела открытый урок в 5 классе по теме «Мой дом – моя крепость» в рамках реализации проекта PLC с использованием ИКТ, здоровьесберегающих технологий, элементов структур сингапурской методики. Цель урока: обобщение и систематизация лексико-грамматических знаний учащихся по теме «Мой дом». Урок включал в себя 12 этапов. На всех этапах урока учащиеся были вовлечены в активную мыслительную и практическую деятельность, детям нужно было не только использовать уже имеющиеся знания, но и найти способ выполнения уже известного им действия. На уроке дети выполняли разнообразные задания. Для каждого ученика была создана ситуация успеха, что способствовало повышению мотивации и поддержанию познавательного интереса к учению.
-
9 декабрь - Бөтенхалык ришвәтчелеккә каршы көрәш көне 08.12.2017 Бүген мәктәбебездә Ришвәтчелеккә каршы көрәш көне уңаеннан бердәм тәрбия сәгате булып узды. Укучылар башта видеофильм карадылар, аннан соң фикер алышу үткәрелде. Җәмгыять белеме укытучысы Шиһапова Гөлгенә Хәсбиулла кызы укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

-
Гражданнар оборонасы өйрәнүләре 07.12.2017 Бүген, ягъни 7 нче декабрь көнне районыбызның эвакуация органнары, гражданнар оборонасы хезмәтләре һәм формированияләренең гражданнар оборонасы штабы белән берлектә махсус өйрәнүләр үткәрде.














