Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
"Соңгы звонок" 26.05.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Соңгы звонок" тантанасы оештырылды. Быел 8 укучы 9нчы классны, 8 укучы 4 нче классны тәмамлый. Тантанада мәктәп коллективы белән бергә ата- аналар, район вәкиле Луиза Мәхиян кызы, авыл халкы, хезмәт ветераннары, балалар бакчасы,ярдәмче мәктәп коллективы, һ. б кунаклар катнашты
-
Энҗе мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттаховның Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде 25.05.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы класс укучысы Энҗе Габдуллина Казан шәһәрендә республика һәм бөтенрәсәй олимпиадаларының йомгаклау тантанасында катнашты. Ул- татар әдәбияты буенча республика олимпиадасы призеры. Энҗе мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттаховның Рәхмәт Хаты белән бүләкләнгән . Җитәкчесе: А. М. Шәемова
-
Тукай премиясе лауреаты Гамил ага Афзал 25.05.2016

Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Гамил ага Афзал истәлегенә мәктәп күләмендә зур күргәзмә оештырылды, шигырьләре искә төшерелде. Шулай ук бу көнне ТНВ каналыннан көз көне Казан телевидениесе тарафыннан безнең мәктәп укучылары катнашында эшләнгән "Әдәби хәзинә" тапшыруы кабатлап күрсәтелде.
-
Татар- башкорт милли көрәше 25.05.2016

Авылдашыбыз - спорт мастеры Наил Хаков призына районда оештырылган татар- башкорт милли көрәше бәйгесендә 7нче класс укучысы Раян Ханов өченче урын алуга иреште. Раянны җиңүе белән котлыйбыз.
-
Җәйге туризм 21.05.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары район күләмендә уздырылган җәйге туризм ярышларында теләп катнаштылар һәм уңышка ирештеләр. Укытучылар командасы икенче урынга лаек булды. Физкультура укытучысы Рузил Исхаков, 8нче класс укучысы Регина Гаязова спортивное ориентирование буенча икенче урын алды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Көнгерә" 21.05.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары үзләренең белемнәрен төрле бәйгеләрдә сынап карый. Шушы көннәрдә "Көнгерә" халыкара яшь математиклар бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Математика укытучысы Алсу Гильфанова укучыларга тантаналы шартларда сертификатлар, грамоталар тапшырды.
-
ВПР 19.05.2016

В МБОУ «Такталачукская ООШ» 4-е классы прошли Всероссийские проверочные работы. В мероприятии приняли участие 8 обучающихся нашей школы. Ученики 11 мая написали диктант и 13 мая выполнили тестовую часть по русскому языку. 17 мая прошли испытания по математике и 19 мая окружающему миру.
-
Җәйге спартакиада 19.05.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче класс укучысы Саетзадина Илгизә район күләмендә уздырылган Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган укучыларның җиңел атлетика буенча җәйге спартакиадасында биеклекккә сикерү буенча икенче урынга лаек булды. Җитәкчесе: Исхаков Р. З.
-
Гамил Афзал укулары 19.05.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары Гамил Афзал исемендәге педагогик укуларда ел саен активлык күрсәтә. Быел бу чарага 5 укытучы үзләренең эшләрен тәкъдим итте. 4 укытучы педагогик укуларда катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Мөбәрәк кызы Шәемова- 1нче урынга, математика укытучысы- Алсу Мәхиян кызы Гыйлфанова -өченче урынга, башлангыч класс укытучысы Земфира Нәвис кызы Сәрвәрова дипломга лаек булды. Директор урынбасары Әлфия Гавис кызы Нуриева педагогик укуларда жюри әгъзасы буларак катнашты.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы 06.05.2016

Тиздән Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итәбез. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары бәйрәмгә күптән әзерләнәләр. Рәсемнәр ясыйлар, җырлар, биюләр өйрәнәләр. Башлангыч сыйныф укучылары тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына бүләкләр әзерлиләр.










