Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Очрашу
09.02.2017
Мәктәбебездә Актаныш технология техникумы вәкилләре булып китте. Алар, 9нчы класс укучылары белән очрашып, Актаныш технология техникумы, анда керү тәртибе, белем бирү юнәлешләре, өстәмә белем алу мөмкинлекләре, яшәү шартлары белән таныштырдылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
-
"Живописная работа"
06.02.2017
- Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 3 класс укучысы Шайхенуров Әнвәр (укытучысы Шаемова З.Ф.) рәсем конкурсының "Живописная работа" номинациясендә 1 урынны яулады. Молодец!. Алга таба да уңышлар телибез сезгә.
-
9 cыйныфта ата-аналар җыелышы 04.02.2017

3 февраль көнне 9 сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы узды. Җыелыш барышында, мәҗбүри һәм сайлау фәннәреннән тапшырып карау имтиханнарының нәтиҗәләре анализланды, алга таба эш юнәлеше билгеләнде. Фән укытучылары һәр укучының материалны үзләштерү дәрәҗәсе белән таныштырды.Төп дәүләт имтиханын уңышлы тапшыру юнәлешендә бурыч-максатлар билгеләнде. Ата-аналар тарафыннан контроль кирәклегенә басым ясалды.
-
Физика фәненнән ОГЭ 01.02.2017

31 январь көнне 9 сыйныф укучылары физика фәненнән имтихан тапшырып карадылар. Эшләр тикшерелеп һәм анализланып, имтиханга әзерлек дәвам итә.
-
"Кеше тәрбияләү" 31.01.2017

"Ел укытучысы" кысаларында уздырылган "Кеше тәрбияләү" номинациясендә яхшы чыгыш ясап, педагог- организатор Фазылов Азат Мирас улы уңышка иреште. Бу бәйгедә ул үзен инициативалы, иҗади эшләүче, заман белән бергә атлаучы, яңалыкка омтылучы оештыручы буларак күрсәтә алды. Нәтиҗәдә, ул- "Өмет" номинациясе җиңүчесе. Азат Мирас улын һөнәри җиңүе белән котлыйбыз. Киләчәктә зуррак уңышларга ирешүен телибез.
-
Матур язу конкурсы 30.01.2017

-- Район күләмендә 2-4 сыйныф укучылары арасында матур язу конкурсы игълан ителгән иде. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары конкурска тырышып әзерләнделәр. 2 класс - Вахитова И., 3 класс - Шайхенуров Г., 4 класс - Шарафутдинова Г. җиңүчеләр булдылар һәм мәктәп данын якларга төштеләр. Нәтиҗәләр көтәбез.
-
"Ел укытучысы" 28.01.2017

Республикакүләм "Ел укытучысы" конкурсының муниципаль этабында, "Кеше тәрбияләү" номинациясендә катнашып , 3 нче класс җитәкчесе Шәемова Зөлфия Фәвәдис кызы бәйге этапларында уңышлы чыгыш ясап, призер булуга иреште. Зөлфия Фәвәдис кызын хезмәт уңышлары уңаеннан тәбрик итәбез.
-
Еллык отчет 24.01.2017

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары җирлек проблемаларына битараф түгел, шуңа күрә дә алар Такталачык җирлеге башлыгының еллык отчеты уңаеннан үткәрелгән җыелышта актив катнаштылар. Бу көнне укучылар һәм укытучыларның кул эшләреннән, шулай ук сәнгать мәктәбе филиалы укучыларының иҗат эшләреннән авыл халкы игътибарына зур күргәзмә оештырылды
-
Якташыбыз М.Ш.Шәймиев 24.01.2017

Татарстан Республикасының беренче президенты якташыбыз М.Ш.Шәймиевнең туган көне уңаеннан, мәктәп күләмендә класс сәгатьләре, Шәймиевнең музей- йортына читтән торып экскурсия, китап күргәзмәсе оештырылды
-
"Тәрбия өлкәсендә иң яхшы җитәкче" 24.01.2017

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Әлфия Гавис кызы "Тәрбия өлкәсендә иң яхшы җитәкче" республика конкурсының муниципаль этабында катнашып, уңышлы чыгыш ясады.










