Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
“ Геология һәм без” 09.03.2016

“ Геология һәм без” район конкурсының “Рәсем” этабында безнең мәктәп укучылары да укытучылары Н.Х. Хаҗиева җитәкчелегендә актив катнаштылар.”Палеонтология” номинациясендә 9 класс укучысы Харисова Сөмбел III урын, “Геологический объект» номинациясендә 9 класс укучысы Габдуллина Энҗе II урын алды. Конкурсның калган этапларында да укучыларга уңышлар телибез.
-
Зур концерт 02.03.2016

Беренче март көнне укучыларыбыз әтиләрне- Ватан сакчылары көне, әниләрне халыкара Хатын- кызлар көне уңае белән котлап, зур концерт күрсәттеләр. Концерт тамашачылар күңеленә хуш килде. "Яшь талант"ларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Соңыннан Марс Мансуров ата- аналар исеменнән укучыларга һәм укытучылар коллективына зур рәхмәт белдерде.
-
"Ягез әле, кызлар, егетләр!" 01.03.2016

Ватан сакчылары һәм халыкара Хатын кызлар көне уңаеннан педагог- организатор Низамов Равил Тимергади улы тарафыннан мәктәбебездә "Ягез әле, кызлар, егетләр!" дигән темага интеллектуаль уен оештырылды. 8 нче, 9 нчы класс укучылары әхлак кагыйдәләрен белү , физик әзерлек, тапкырлык, тәвәккәллек, рәсем ясау осталыгы, татар һәм рус телләрен белү, галстук бәйләү, прическалар ясау кебек уеннарда үзләрен сынап карадылар.
-
"Родные лица Победы" 01.03.2016

Учащиеся нашей школы Ханова Алия и Шакирова Ильвина приняли участие на муниципальном этапе республиканской акции "Родные лица Победы" посвященной 71- годовщине Победы в Великой Отечественной войне1941-1945 годов.
-
"Әлифба" бәйрәме 27.02.2016

26 нчы февраль көнне 1 нче класс укучыларының (укытучы - Шамсиева М.Р.) "Әлифба" бәйрәме булды. Бәйрәмга ата-аналар, укучылар, укытучылар чакырылган иде. Нәни укучылар Әлифбага рәхмәт әйтеп , аның белән хушлаштылар. Бәйрәм җырлар, уеннар белән үрелеп барды.
-
Русский медвежонок 25.02.2016

Русский медвежонок - самый популярный в стране конкурс школьников по русскому языку. Участвуют в конкурсе все желающие, без какого-либо предварительного отбора.
Ученики нашей школы активно участвуют в конкурсе. Были объявлены результаты. Победителями стали ученик 2 класса - Агзамов А., 3 класс - Петров А., 4 класс - Гараева А. Они были награждены грамотами и сертификатами, остальным были вручены сертификаты и памятные подарки. Молодцы ученики! Желаем дальнейших успехов! -
“Көнгерә” 25.02.2016

17 мартта уздырылачак халыкара “Көнгерә” математик мәсьәләләр чишү уенында безнең мәктәптән 23 укучы катнашырга теләкләрен белдерде.
-
”21 февраль- Халыкара туган телләр көне” 24.02.2016

Мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәемова А.М. җитәкчелегендә ”21 февраль- Халыкара туган телләр көне” нә багышлап әдәби- музыкаль кичә үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты фәне буенча үткәрелгән олимпиадада, иҗади бәйгеләрдә, фәнни-эзләнү эшендә актив катнашучы укучыларга Мактау кәгазьләре тапшырылды.Туган телебезгә багышланган шигырьләрдән торган стенд эшләнде.
-
"Китап турында сөйлим" 24.02.2016

"Китап турында сөйлим" дигән темага мәктәп китапханәчеләре арасында уздырылган район конкурсының "Хәрби тематика" номинациясендә китапханәче Нургатина Ләйлә Индус кызы җиңүче булды. Ул Гариф Ахуновның "Канатлар кая илтә?" әсәре буенча буктрейлер төзегән.
-
“Зирәк тиен” 24.02.2016

Татар теле фәне буенча үткәрелүче “Зирәк тиен” уен- бәйгесендә катнашырга мәктәбебезнең 32 укучысы теләк белдерде. Уенны оештыру үзәгенә заявка җибәрелде.










