Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
" Шәфкатьлелек " 16.09.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, " Шәфкатьлелек " атналыгы кысаларында җәй көне җыйган дару үләннәрен сортларга аерып, капларга тутыралар. Шулай ук көзге җимешләрдән кызыл һәм кара миләш җыеп киптерү белән шөгыльләнәләр. Әрекмән тамыры, каен бөресе, үги ана яфрагы, меңъяфрак, юкә чәчәге кебек файдалы табигать бүләкләре тапшыруга әзер.
-
Балалар куркынычсызлыгы айлыгы 10.09.2016

"Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында балалар куркынычсызлыгы айлыгы" кысаларында Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә шулай ук балалар бакчасында Юл хәрәкәте дәүләт инспекциясе фән һәм мәгариф программаларын финанслау буенча Актаныш филиалы җитәкчесе Сәетова Рәсимә белән кызыклы һәм файдалы очрашу үткәрелде. Буочрашуда бәлигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны кисәтү инспекторы Сәлимяова Регина Фарис кызы да катнашты.
-
Террорчылыкка каршы көрәш көне 05.09.2016

Белгәнебезчә, 2004 нче елның 1- 3 нче сентябрендәТөньяк Осетиянең кечкенә Беслан шәһәрендә террорчылар, мәктәпкә үтеп кереп, бер гөнаһсыз сабыйларның көтеп алган бәйрәмен тарихта онытылмаслык канлы вакыйгага әйләндерделәр. Кызганычка каршы, дөньяның төрле почмакларында террорчылык хәрәкәте әледән - әле баш калкыта. Шул уңайдан, һәр елны 3нче сентябрь- террорчылыкка каршы көрәш көне итеп билгеләп үтелә. Безнең мәктәптә бу көнне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Ә.Г. тарафыннан линейка үткәрелде.
-
Беренче сентябрь- Белем бәйрәме 02.09.2016

Көтеп алынган Беренче сентябрь- Белем бәйрәме җитте. Көмеш кыңгырау чыңнары балаларны кабат мәктәпкә җыйды. Шул уңайдан Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә бәйрәм тантанасы үткәрелде. Белем көне- укучылар, укытучылар өчен генә түгел, ата-аналар өчен дә зур вакыйга, шуңа күрә алар бу көнне мәктәпкә ашыккан. Тантанада шулай ук мәгариф ветераннары, җирле үзидарә рәисе Мирзануров Р. М., участок хастаханәсе баш табибы Минхуҗин Л.С., күрше мәктәп директоры Хаҗиев А.С., район вәкиле Шәяхмәтова Г.Ф катнашты.
-
12 төрле авыл хуҗалыгы үсемлекләре чәчелде 17.06.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе бакчасында, яшелчә һәм җиләк җимешләр үстерү белән беррәттән, укучыларның танып белүен үстерү максатыннан, тәҗрибә рәвешендә 12 төрле авыл хуҗалыгы үсемлекләре чәчелде. Кузаклылардан: фасоль, борчак, вика; техник культуралардан: көнбагыш һәм рапс, бөртеклеләрдән: арпа, бодай, солы, тары, катнаш азык культуралары, тамыразыклардан: мал чөгендере, кара торма бик матур булып үсеп киләләр. Ял һәм хезмәт лагеренда бу үсемлекләрне тану буенча кызыклы бәйге оештырылды.
-
.."их,җиләкле җәйләрнең оныта алмамын ямен.." 16.06.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган ял һәм хезмәт лагаренда бу көннәрдә бакча җиләге җыю белән шөгыльләнәләр.
-
"Россия символларын беләсеңме?" 15.06.2016

Такталачык төп гомуми мәктәбе каршында оештырылган ял һәм хезмәт лагеренда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нуриева Ә. Г. тарафыннан "Россия символларын беләсеңме?" дигән темага әңгәмә оештырылды.
-
Ял һәм хезмәт лагере 10.06.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган ял һәм хезмәт лагере эшчәнлеге укучыларга бик ошый. Бу көннәрдәге һава торышы да хезмәткә дәрт өсти. Кызлар тарафыннан кишер, чөгендер, суган түтәлләре тәртипкә китерелде, ир балалар бәрәңге участогында шөгыльләнәләр.
-
Хезмәт һәм ял лагере 10.06.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә оештырылган ял һәм хезмәт лагере үз эшен дәвам итә. Укучыларны дөрес тукландыру- игътибар үзәгендә. Повар Ләйсән апалары көн саен тәмле ашлар белән балаларны сыйлый, менюдагы төрле ризыклар арасында яшелчә һәм җиләк- җимеш тә бар.
-
Хезмәт һәм ял лагере 07.06.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Мәктәп бакчасындагы эшләр төрле кызыклы ял моментлары белән аралашып барачак.










