Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
«Горячие сердца Победы»
13.04.2016
11 апреля на базе Такталачукской школы на основании письма МКУ "Управление образования" от 25.02.2016 года «О муниципальном этапе Всероссийского смотра-конкурса дружин юных пожарных «Горячие сердца» с детскими общественными организациями при учреждениях образования был проведен муниципальный этап Всероссийского смотра-конкурса дружин юных пожарных «Горячие сердца Победы». Команда "Искра" МБОУ "Такталачукская ООШ" заняла первое место. ( руководитель: Низамов Р.Т.) . Поздравляем!
-
“Зирәк тиен- һәркем өчен тел белеме” 13.04.2016

11 нче апрель көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Зирәк тиен- һәркем өчен тел белеме” уен- бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә барлыгы 30 укучы катнашты. Эшләр бәйгене оештыру үзәгенә җибәрелде.
-
Баскетбол 08.04.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең егетләр командасы ( Сәлимгәрәев И., Фаррахов И., Нуриев Д., Хөрмәтуллин Р., Ханов Р, Марданов И.), баскетбол буенча зона ярышларында катнашып, икенче урынга чыктылар һәм финал уеннарында катнашу хокукын яуладылар. Аларга алдагы уеннарда да уңышлар телибез!
-
"Яшь укытучылар мәктәбе" 08.04.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәемова Альбина Мөбәрәк кызы Бурсык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында уздырылган "Яшь укытучылар мәктәбе"ндә " Фәнни- гамәли конференцияләрнең үзенчәлекләре" дигән темага чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул, эш тәҗрибәсенә нигезләнеп, тема сайлау, чыганаклардан файдалану, әдәби эзләнү эшен оештыру, материалны тәртипкә китерү, презентация төзү тәртипләре белән таныштырды.
-
"Тукай ул- гасыр могъҗизасы" 08.04.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан шагыйрьнең тормышын, эшчәнлеген, иҗатын өйрәнү дәвам итә. Китапханәче Нургатина Л. И.тарафыннан "Тукай ул- гасыр могъҗизасы" дигән темага китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Г.Тукайга багышланган монография, фотоальбом, аның әсәрләре урын алган. Шулай ук Тукайга багышланган шигырьләр,төрле язучыларның Тукай һәм аның замандашларын чагылдырган әсәрләре дә укучыларны битараф калдырмый. Китапханәче башлангыч класс укучыдарын күргәзмә белән таныштырды. Яшь үзенчәлекләреннән чыгып, нәни дусларына китаплар тәкъдим итте.
-
"Зирәк бала" 06.04.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары "Гаилә һәм мәктәп" журналы оештырган "Зирәк бала" республика конкурсында унышлы чыгыш ясадылар. 4 нче класс укучылары Марданова А. һәм Гараева А. (укытучы Исламова А.Ф.) "Проект һәм эзләнү эшчәнлеге" номинацияләрендә җиңүчеләр. Котлыйбыз!
-
"Акчарлак" газетасы битләрендә 04.04.2016

Татар кызлары элек-электән чәчләрен озын итеп үстергәннәр, толымнарга үреп йөргәннәр.. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә озын чәчле кызларыбыз бик күп. 4 нче сыйныфта 6 кыз укый. Аларның барысының да чәчләре озын. Алар матур итеп чәчләрен үреп, төрле прическалар ясап йөриләр. 4 нчы сыйныф кызларын татар матбугатында киң таралган "Акчарлак" газетасы битләрендә күрергә була.
-
Cыерчык оялары 04.04.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәр яз саен, сыерчык оялары ясап, канатлы дусларыбызны сөендерәләр. Укучылар шулай ук иске ояларны тазартып, колгаларын ныгытып куярга да онытмыйлар. Быел бу эштә 5 класс малайлары аеруча өлгерлек күрсәтте. Тиздән алар ясаган ояларга сыерчыклар хуҗа булыр, балаларга рәхмәт әйтеп, канат кага- кага, матур җырларын сузар.
-
Хакимият башлыгы призына милли көрәш 01.04.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 1998нче елгы һәм аннан яшьрәк көрәшчеләре 30-31нче март көннәрендә "Актаныш" универсаль спорт комплексында хакимият башлыгы призына уздырылган татар -башкорт милли көрәше буенча уздырылган ярышларда көч сынашты. Ике көн буена барган бил алышуларда 7 нче класс укучысы Ханов Раян өченче урынга лаек булып, Мактау кәгазе белән һәм акчалата бүләкләнде. 8 нче класс укучылары Ханов Марсель, Нуриев Динис, 9нчы класстан Сәлимгәрәев Ирекнең дә командабызның мактаулы өченче урынга чыгуында өлеше зур булды. Булдырдыгыз, егетләр! Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүегезне телибез.
-
Мөслимдә милли көрәш 31.03.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче класс укучысы Раян Ханов , 8нче класс укучысы Марсель Ханов, Актаныш спорт мәктәбе командасы составында, Мөслимдә милли көрәш буенча ачык турнирда уңышлы чыгыш ясадылар. Команданың җиңү яулавында аларның өлеше зур, чөнки алар икесе дә мактаулы икенче урынга лаек булдылар.










