Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул. Школьная, д. 26 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Taktalachukskaya.Shk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Такталачукская ООШ" |
| Руководитель: | Хазиев Алмаз Саяпович |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 50 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
"Русский медвежонок" 01.03.2017

"Русский медвежонок - языкознание для всех" бәйгесенә йомгак ясалып,укучыларга грамота, дипломнар, сертификат һәм кызыклы бүләкләр тапшырылды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы А.М.Шәемова укучыларны әлеге бәйгедә алдагы елларда да катнашырга чакырды.
-
Ягез әле, егетләр 28.02.2017

25 февраль көнне 5-9 сыйныф укучылары арасында "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе узды. Егетләр җитезлектә, елгырлыкта, тапкырлыкта көч сынаштылар. "Аюлар" һәм "Бөркетләр" командасы арасында барган ярыш дуслык җиңүе белән тәмамланды.
-
"2030 елда үземне ничек күрәм" 27.02.2017

Район күләмендә үткәрелгән рәсем конкурсында "2030 елда үземне ничек күрәм" номинациясендә 3 нче класс укучысы Мухтаров Рүзәл 2 урын (укытучысы Шаемова З.Ф.), 4 нче класс укучысы Петров Артём 3 урын (укытучысы Сарварова З.Н.) яуладылар. Молодцы!
-
"Парламент дәрес" 22.02.2017

--Мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары арасында "Парламент дәрес" кысаларында рәсем конкурсы үткәрелде. Укучылар күбрәк "Минем киләчәк профессия" темасына рәсемнәр ясаганнар иде. Иң яхшы эшләр район этабына җибәрелде. Уңышлар телибез.
-
"Математик регата"
22.02.2017
"Мәгариф идарәсе" планы нигезендә һәм укучыларның интеллектуаль потенциалын үстерү максатыннан 21 февраль көнне Киров урта мәктәбендә "Математик регата" уены оештырылды. Регатада район мәктәпләренең 7-8 сыйныф укучылары көч сынашты. Безнең Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбеннән Марданов Рияз (7кл), Вәҗиев Рамил, (8 кл), Хөрмәтулллин Рөстәм составындагы команда катнашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча алар 2 нче урынга лаек булдылар.(укытучылары Гыйльфанова А.М.) Егетләрне зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
ГТО нормаларын тапшыру 14.02.2017

Мәктәптә оборона- масса айлыгы кысаларында чаралар үткәрү дәвам итә. Дүшәмбе көнне, "Россия чаңгы юллары" массакүләм спорт чарасына кушылып, чаңгы шуып кергәннән соң, укучылар шактый гына спорт төрләре буенча нормативлар тапшырдылар. Физик әзерлек буенча иң көчлеләр, җитезләр, булдыклылар билгеләнде
-
" Йолдызлык- 2017" 14.02.2017

Балалар һәм яшүсмерләрнең " Йолдызлык- 2017" сәнгать фестивале үз эшен дәвам итә. 13 нче февраль көнне мәктәбебезнең муниципаль этабына үткән ялгыз җырчылары һәм алып баручылары район сәхнәсендә мәртәбәле жюрига үз сәләтләрен кабат тәкъдим иттеләр
-
"Иң шәп әйдаман" 14.02.2017

10 нчы февраль көнне район күләмендә "Иң шәп әйдаман" конкурсы булып узды. Конкурста мәктәп үзидарә җитәкчеләре үз көчләрен сынаштылар. Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 8 нче класс укучысы Шакирова Эльвина катнашты. Үз көчен ул 3 төрле этап аша сынап карады. Әйдаманнар үзләрен күрсәтергә, пионерия тарихы буенча тест узарга һәм мастеркласс күрсәтергә тиеш иделәр. Нәтиҗәдә Шакирова Эльвина катнашучы сертификатына ия булды.
-
Камил Суфиян улы Сафуанов белән очрашу 13.02.2017

Мәктәбебездә музыка белгече, авылдашыбыз, бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче Камил Суфиян улы Сафуанов белән очрашу булды. Ул сәнгать мәктәбенең музыка бүлегендә шөгыльләнүче укучылар белән танышты. Аларга үзенең киңәшләрен бирде. Камил Суфиян улы- сәнгать мәктәбе укытучысы Вәлиева Ильмира Мәгъсүм кызының беренче укытучысы. Ул үзенең шәкертенә эшендә куллану өчен һөнәри юнәлештә үзе чыгарган байтак кына китаплар бүләк итте.
-
"Йолдызлык- 2017" 09.02.2017

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында "Йолдызлык- 2017" иҗат фестиваленең төбәк туры булып узды. Фестивальдә Такталачык, Такталачык интернат мәктәбе, Теләкәй, Тат. Ямалы, Чалманарат мәктәбе укучылары районнан килгән хөкемдарлар игътибарына үзләренең сәнгать өлкәсендәге сәләтләрен күрсәттеләр. Жюри тарафыннан уңышлы чыгышлар район турына тәкъдим ителде.










