Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
"TATAR HACK” хакатон бәйгесендә мәктәп командасы җиңү яулады 18.02.2022

18 февраль көнне "Яшьлек" яшьләр үзәгендә Актаныш районы һәм Казан "It-park"ы уздырган "TATAR HACK” хакатон бәйгесенең "Иң яхшы белем бирү проектлары" номинациясендә Яңа Əлем һәм Богады мәктәпләренең җыелма командасы җиңү яулады. Афәрин!
-
Башлангыч сыйныф укучыларының бушлай кайнар туклануы 17.02.2022

Башлангыч сыйныф укучыларының бушлай кайнар туклануы турындагы канун 2020 елның 1 маеннан үз көченә керде, мәктәпләр укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүгә 2020 елның 1 сентябреннән 2023 елның 1 сентябренә кадәр күчәргә тиеш иде. Мәктәбебездә әлеге канун тулысынча үтәлә, ата-аналар бушка кайнар туклануны һәрдаим күзәтеп торалар.
-
Мәктәптә Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелде 15.02.2022

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.
-
Мәктәптә мәшһүр халык җырчысы Илһам Шакировны искә алдык 15.02.2022

Илһам Шакиров - татар халкының рухи көзгесе, гасырларга бер генә туа торган мәшһүр халык җырчысы. Илһам Гыйльметдин улы Шакиров - җырчы (баритон), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе (1992-2012). ТАССР (1969), Каракалпакстан АССР (1981), РСФСР (1983) халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1970). Сарман районының, Казан шәһәренең шәрәфле ватандашы (2006).
-
Мәктәбебез музеенда Әфганчыларны искә алдык 15.02.2022

Әфганчыларны искә алу көне уңаеннан, музейда аралашу сәгате узды. 1989 елда бу көнне совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарыла. Ун елга якын сузылган, унбиш мең совет кешесенең гомерен өзгән әфган сугышы тәмамланган көнне рәсми рәвештә Россиядә генә түгел, Белоруссия, Украинада да билгеләп үтәләр. Бу көнне иҗтимагый оешмалар Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдат һәм офицерларны искә алу акцияләре уздыра.
-
«Ел укытучысы-2022» бәйгесенең муниципаль этабында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы 12.02.2022

Бүген районда «Ел укытучысы-2022» бәйгесенең муниципаль этабында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы уздырылды. «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә коллегабыз Сәлимҗанова Лилия Əхнәф кызы җиңүче, «Иң яхшы башлангыч сыйныф укытучысы» номинациясендә коллегабыз Нургалиева Лениза Зәки кызы 2 нче урынны яуладылар. Аларны җиңүләре белән ихлас котлыйбыз! Лилия Əхнәф кызы бәйгенең зона этабында катнашырга чакыру алды, анда да сынатмыйча уңышларга ирешүен теләп калабыз.
-
Хоккей буенча "Алтын алка" бөтенрәсәй финал турнирында 3 урын 08.02.2022

Актаныш районының 2009-2010 елгы яшь хоккейчылар командасы, авыл яшьләре арасында Салават шәһәрендә атна буена дәвам иткән "Алтын алка" бөтенрәсәй финал турнирында, 16 команда арасында мактаулы 3 нче урын яулады! Команда составында булган укучыларыбыз Фаррахов Мөнирне, Миннәхмәтов Альмирны һәм аларның тренерларын зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Максатчан укыту юнәлешендә белем алучы студент белән очрашу 06.02.2022

Бүгенге көндә, тарихыбызны онытмыйча, киләчәкне күзаллап яшәргә кирәк. Яңа Əлем мәктәбе дә, 3 ел элек шушы принцип белән, математика фәненнән киләчәктә укытырга кайтару өчен, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актанышның 2 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаган укучы белән максатчан укыту юнәлешендә килешү төзегән иде. Əлеге егет - Исламов Зиннур Альберт улы, бүгенге көндә КФУның 3 нче курс студенты, Актаныш районы яшьләре арасында иң активларының берсе. Ул бүген мәктәптә кунакта булып, югары сыйныф укучылары белән очрашып, студент тормышы белән уртаклашты, "укытучы" һөнәренә карата балаларда мәхәббәт уятырга тырышты.
-
2022 ел - Татарстанда цифрлаштыру елы 05.02.2022

2022 ел - Татарстанда цифрлаштыру елы. Цифрлаштыру белем бирүдә дә чагылыш таба: планшетлар, электрон датчиклар, аларны эшләтү өчен приложениелар... Ə менә аларны куллануда кайбер укучы балалар өлкәнрәк буыннан ике адым алда баралар, дисәк тә ялгыш булмас. «Математика, физика, информатика» атналыгы кысаларында, 8-9 сыйныф укучылары «Үсеш ноктасы» үзәгенә кайтарылган цифрлы лабораторияләрне кулланып, төрле датчиклар белән тәҗрибәләр эшләп күрсәттеләр. Төркемнәргә бүленеп, чараны карарга кергән 4-5 сыйныф укучылары, апа-абыйларына яңа белемнәр белән уртаклашканнары өчен рәхмәтләрен дә җиткерделәр!
-
«Үсеш ноктасы» үзәгендә физика фәненнән кызыклы экспериментлар тәкъдим ителде 04.02.2022

«Үсеш ноктасы» үзәгендә, «Математика, физика, информатика» атналыгы кысаларында, 8-9 сыйныф укучылары физика укытучысы Илназ Илшат улы белән берлектә, 4-5 сыйныф укучыларына физика фәненнән кызыклы экспериментлар тәкъдим иттеләр.



