Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Спорт конференциясендә безнең укучыларыбыз һәм тренерларыбыз да бүләкләнде 04.04.2022

2021 ел буенча спорт конференциясендә безнекеләр көрәш, волейбол, хоккей спорты төрләрендә бүләкләнде. Афәрин!
-
Яшь татарстанлыларны ФинЗОЖ Фестта катнашырга чакыралар 04.04.2022

4-10 апрельдә Россиядә төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен «ФинЗОЖ Фест» онлайн-фестивале узачак. Чара Россия Финанс министрлыгы һәм Россия Банкы тарафыннан балалар һәм яшьләр өчен Бөтенроссия финанс грамоталылыгы атнасы кысаларында оештырыла. Фестивальнең операторлары - Россия Финанс министрлыгының Фәнни-тикшеренү финанс институты (НИФИ) һәм РФ Финанслар министрлыгы порталы.
-
"Киләчәккә адым" фәнни-техник иҗат фестивалендә җиңүчеләр бүләкләнде 02.04.2022

Бүген район мәдәният йортында, "Киләчәккә адым" фәнни-техник иҗат фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде. Бәйрәм чарасында безнең укучыларыбыз һәм укытучылар да хөрмәтләнде.
-
Видеоматериал по теме "Персональные данные" 30.03.2022

В соответствии с письмом Управления Федеральной службы по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых телекоммуникаций по Республике Татарстан от 25.03.2022 № 5151-04/16, размещаем видеоматериалы Роскомнадзора, разработанные для несовершеннолетних по теме "Персональные данные".
-
Гомуми ата-аналар җыелышы узды 30.03.2022

30 нчы март көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Кунакларны Spike Prime наборыннан укучылар программалаштырган робот каршы алып, исәнләшеп торды. Җыелышта Актаныш районы "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика җитәкчесе Фазлыева Лена Мөҗәят кызы "Юлларда имин йөрик!" исеме астында чыгыш ясады. Җирлек Башлыгы Анварова Дилбәр Миркасыйм кызының, участок полиция вәкиле Фазлыев Дамир Дилфас улының чыгышлары тыңланды. Авыл фельдшеры Әхметгалиева Рәзинә апа сәламәтлек хакында үз фикерләрен җиткерде.
-
"Мәктәптә оештырылучы тәрбия процессының үзенчәлекләре" исеме астында педагогик киңәшмә узды 30.03.2022

Бүген "Мәктәптә оештырылучы тәрбия процессының үзенчәлекләре" исеме астында педагогик киңәшмә узды. Киңәшмәдә мәктәп директоры Илназ Илшат улының чыгышы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөлфия Вил кызының "3 чирек нәтиҗәләре", тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айсылу Илдус кызының "Тәрбия - бик зур эш ул: аның ярдәмендә кеше язмышы хәл ителә" чыгышлары тыңланды.
-
Районда фәнни-техник иҗат күргәзмәсе оештырылды 29.03.2022

29 март көнне, "Батыр" спорт комплексында, районыбыз мәктәпләрендә белем алучы укучыларның фәнни-техник иҗат күргәзмәсе оештырылды. Биредә безнең мәктәптән дә катнашучылар булды: "Кулланылыш приборлары" номинациясендә агачтан ясалган картиналар һәм сувенирлар белән Локманов Ильвир (хезмәт укытучысы Фатхулов Р.Н.), "Инструментлар, станоклар" номинациясендә Галеев Раяз (әтисе, мәктәпнең "Əтиләр Советы" рәисе Галеев Ф.Г.), "Робототехника" номинациясендә Муллахметов Əмир һәм Галеев Раяз (физика-информатика укытучысы Шәрипов И.И.) кул эшләре һәм проектлары белән катнаштылар.
-
Гомуми линейкада 3 чиреккә йомгак ясалды 26.03.2022

28.03-05.04 мәктәптә язгы каникул. Бүген гомуми линейкада укучылар өчен барлык куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды һәм исләренә төшерелде, укуның 3нче чирегенә нәтиҗә ясалды, барлык фәннәрдән дә билгеләр чыгарылды. Укуның 4нче чиреге 6 апрель көнне башланачак. Каникул вакытында укучылар ял итәләр, сәламәтлекләрен ныгыталар, кайбер укучыларның бәйгеләрдә катнашулары планлаштырыла. 9нчы сыйныф укучылары өчен мәктәптә һәм интернет аша имтиханнарга әзерләнү дә оештырылачак.
-
Лилия Әхнәф кызы «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе лауреаты! 25.03.2022

21еннэн 25нче мартка кадәр Казанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының республика этабы узды. Конкурс «Ел укытучысы», «Педагогик дебют», «ОБЖ укытучысы», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе» номинацияләре буенча үтте. Укытучылар күрсәтмә дәресләр һәм сыйныф сәгатьләре үткәрделәр, методик семинарда катнаштылар, мастер-класслар оештырдылар, йомгаклау сынавы үттеләр – матбугат конференциясендә жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирделәр. «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә Яңа Əлем мәктәбе укытучысы Сəлимҗанова Лилия Əхнəф кызы лауреат дип табылды.
-
Полиция вәкиле белән очрашу 25.03.2022

25 март көнне мәктәптә полиция вәкиле Хуснуллин Зәлиф Зөлфәт улы 5-9 класс укучылары белән профилактик әңгәмә уздырды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.



