Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Агачлар утыртып авылыбызны яшелләндерү - экологик тәрбия 07.05.2022

Хәтерләсәгез, узган елның язында хәзерге 4 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Фирая Мөбәрәк кызы һәм әти-әниләре белән бергә мәктәп территориясенә, һәйкәл янына һәм икмәк пешерү йорты янындагы юл буена шактый гына яшь чыршы үсентеләре утыртканнар иде. Ләкин узган елгы корылыкта аларның 20дән артыгы корып үсеп китәлмәде. 7 май көнне укучыларыбыз авылыбызны матурлап, аларның урыннарына кабаттан яшь үсентеләр утырттылар.
-
Авылыбызда тыл ветераннарын тәбрикләдек 06.05.2022

Укучыларыбыз, укытучылар белән бергәләп, Яңа Əлем һәм Иске Əлем авылларында яшәүче тыл ветераннарын Бөек Җиңүнең 77еллыгы белән тәбрикләп, Президентыбыз Рөстәм Нургали улының, район Башлыгы Энгель Нәвап улының котлау открыткаларын, күчтәнәч коробкаларын тапшырдылар. Ветераннарыбызның хәлләрен белешеп, шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап бераз гына булсада аларның күңелләрен күтәрделәр. Бөек Ватан сугышы вакытында тылда куйган хезмәтегез, имин-тыныч тормыш өчен көрәшегез өчен баш иябез, кадерле өлкәннәребез!
-
"Көмеш кыңгырау" газетасында укучыларыбызның иҗат җимешләре басылган 05.05.2022

"Көмеш кыңгырау" газетасының 30 апрель санында, "Каурый каләм" түгәрәгендә каләм тибрәтүче укучыларыбызның иҗат җимешләре басылган. Газетадан 1нче сыйныф укучысы Иркә Локманованың "Язгы иртә", 6нчы сыйныф укучысы Таңсылу Авзалованың "Бүләк", 8нче сыйныф укучысы Адилә Нуриманованың "Шуны бел!" шигырьләрен укый аласыз.
-
Урманда агач утырту өмәсендә катнаштык 04.05.2022

Язгы урман! Тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту – изге эш. Бүген югары сыйныф укучылары Яңа Əлем урманында агач утырту өмәсендә катнаштылар.
-
Патриотик тәрбия 04.05.2022

1905 елда Иске Əлем авылында туган Бадертдинов Галим Бадертдин улы Бөек Ватан сугышында, 1942 елның декабрендә Тверь өлкәсе Зубцов районында һәлак булган. Ләкин үлү белән туган авылында җирләнә алмый ул, 2011 елның 18 июнендә генә күчереп җирләнә. Бүген ир-ат укытучылар, укучылар белән бергәләп, аның каберлеген чистартып кайттылар.
-
Мәчеттә вәгазь тыңлау 04.05.2022

Авылыбыз имам-хатибы Илшат хәзрәт мәчеттә 5-6 нчы сыйныф укучыларына аралашу сәгате уздырды. Әхлак кагыйдәләре хакында сөйләде. Рамазан ае, гает бәйрәме турында тәфсилләп аңлатты.
-
Гает бәйрәме хөрмәтенә ашханәдә авылдашлар өчен бәйрәм табыны әзерләнде 02.05.2022

Мәктәбебез ашханәсендә гает бәйрәме хөрмәтенә, "Башак" хуҗалыгы директоры Илүс Илдус улы ярдәме белән, авылдашлар өчен бәйрәм табыны әзерләнде.
-
Карга боткасы пешердек 01.05.2022

Яңа Әлем авылы үзәегндә авыл Советы, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авыл халкы өчен - балалар һәм зурлар өчен "Карга боткасы" бәйрәмен зурлап уздырды. Бәйрәмдә карга боткасы пешерелде, чара уеннар-җырлар белән үрелеп барды!
-
Татар халкының йолаларын искә төшерү 30.04.2022

Татар халкының борынгы йолаларын искә төшереп, бүген балалар карга боткасына йомыркалар, кәнфитләр, ярмалар җыйганнар.
-
Мәктәбебезнең 2018 елгы чыгарылыш укучылары кибертурнирда җиңү яулаганнар 29.04.2022

"Яшьлек" яшьләр узәгендә 1 апрельдә башланып бер ай буе дәвам иткән киберспорт буенча <CS:GO> турниры тәмамланды. Актанышта бу спорт төре уены беренче тапкыр утте. Киберспорт турнирында бу бер айда 3 кешедән торган 15 кә якын яшьләр командасы катнашты. Финалга 3 команда чыкты. Катнашучыларга стратегик фикерләү һәм реакция тизлеген күрсәтү генә түгел, команда эшен дә күрсәтергә туры килде. Уен нәтиҗәләре буенча беренче турнирның чемпионнары булып Яңа Әлем авылының "Аlim” командасы, 2 нче урында Актанышның "Завоеватели» , 3 нче дә шулай ук Актаныштан "Fauzer" командалары танылды.



