Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Укучылар арасында нәфис сүз бәйгесе үтте 23.02.2022

Бүген мәктәптә "Туган телем - иркә гөлем!" дип исемләнгән нәфис сүз бәйгесе үтте. Укучылар Резеда Вәлиева, Наҗар Нәҗми, Муса Җәлил, Галимҗан Гыйльман, Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.
-
1 марттан ашханәдә туклану өчен түләү "Аксиома" программасы аша башкарылачак 23.02.2022

Сыйныф җитәкчеләренә, укучыларның мәктәп ашханәсендә тукланулары өчен түләгәндә "Аксиома" программасын куллану аңлатылды. 1 марттан ашханәдә туклану өчен түләү әлеге программа аша башкарылачак.
-
Хәрби-патриотик айлык кысаларында, әлеге темага иң яхшы рәсем ясаучы укучы бүләкләнде 22.02.2022

Хәрби-патриотик айлык кысаларында, мәктәптә уздырылган рәсем конкурсында катнашып, 8 нче сыйныф укучысы Сеньгина Аделина грамота белән бүләкләнде.
-
5-9 сыйныфта укучы малайлар арасында "Ягез әле егетләр!" бәйгесе уздырылды 22.02.2022

Хәрби-патриотик айлык кысаларында, 5-9 сыйныфта укучы малайлар арасында "Ягез әле егетләр!" дип аталган ярыш уздырылды. Əлеге бәйгедә укучылар 10нан артык ярыш төрендә үзләренең көчләрен сынадылар.
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне 21.02.2022

21 февраль - Халыкара туган тел көне уңаеннан, мәктәптә "Теле барның - иле бар" исеме астында музыкаль-әдәби кичә узды. Укучылар шигырьләр укыдылар, көч сынаштылар. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Әдәби кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Айсылу Илдус кызы Шакирова һәм Лилия Əхнәф кызы Сәлимҗанова оештырдылар.
-
Халыкара туган тел көненә багышланган дәрестән тыш чарада укучылар көч сынашты 21.02.2022

Халыкара туган тел көненә багышланган дәрестән тыш чарада "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командалары көч сынашты. Тизәйткечләр әйттеләр, сорауларга җавап бирделәр, биремнәр чиштеләр."Тапкырлар" командасы җиңү яулады.
-
"Туган телем - иркә гөлем" 21.02.2022

3 нче сыйныф укучылары белән берлектә, авыл китапханәчесе Римма Риф кызы Имамова "Туган телем - иркә гөлем" исеме астында аралашу сәгате уздырды.
-
Башлангыч сыйныф малайлары "Ягез әле егетләр!" бәйгесендә көч сынашты 21.02.2022

Хәрби-патриотик айлык кысаларында, башлангыч сыйныфта укучы малайлар арасында "Ягез әле егетләр!" дип аталган дәрестән тыш чара уздырылды. Ярышны физик культура укытучысы Миннәхмәт Зөлкирам улы Мухаметов һәм тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы Рафаэль Нәүфәл улы Фатхулов оештырдылар.
-
Всероссийский проект «Киноуроки в школах России»/ «Россия мәктәпләрендә кинодәресләр» Бөтенроссия проекты 21.02.2022

Министерство образования и науки РТ совместно с Министерством просвещения РФ реализует Всероссийский проект «Киноуроки в школах России». В рамках роекта проводится киномарафон для родителей обучающихся образовательных организаций. Задачами киномарафона являются: включение родительской общественности в систему воспитания, привлечения родительского общества к оказанию помощи педагогам в процессе воспитания, синхронизация воспитательного процесса в школе и семье на основе общих задач, решаемых на киноуроках в образовательных организациях и учреждениях культуры. Информация о проекте размещена на сайте «Киноуроки в школах России». Информация о проекте размещена на сайте «Киноуроки в школах России» по ссылке: https://kinouroki.org
-
Җитәкчеләр спартакиадасында мәктәбебез директоры Илназ Илшат улы да катнашты 20.02.2022

Бүген, районда уздырылган җитәкчеләр спартакиадасында мәктәбебез директоры Илназ Илшат улы да катнашты. Чаңгыда шуып, турниктка тартылып сәламәтлеген ныгыткан ул, шорт-трек ярышында тимераякларда шуып 3 нче урын да яулаган әле. Директорыбызны тәүге җиңүе белән, коллективка һәм укучыларга яхшы үрнәк күрсәтүе белән котлыйбыз!



