Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
Кош ояларын элү 16.04.2022

Һәр ел саен мәктәбебездә "Кошлар көне” үткәрелә. Шул уңайдан быел да сыерчык ояларына бәйге үткәрелде. Укучыларыбыз ясаган оялар мәктәп яны тәҗрибә участогындагы агачларга һәм шәхси эшмәкәр Исламхуҗин Рәзиф Рифкать улының ферма стеналарына урнаштырылды.
-
Районы Башлыгы Энгель Фәттахов призына көрәш ярышында Яңа Әлем мәктәбе командасы 1 урында 16.04.2022

Көрәш - ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын, көдрәтен күрсәтә торган спорт төре. Укучыларыбызның әлеге спорт белән мавыгулары аеруча куандыра. Бүген Актанышның "Батыр"ында яшь көрәш батырлары мәйдан тотты. Ярыш Актаныш муниципаль районы Башлыгы Энгель Фәттахов призына оештырылган иде. Биредә безнең мәктәп укучылары да катнаштылар һәм бик матур көрәштеләр. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Яңа Əлем мәктәбе командасы 1нче урын алды, грамота һәм кубок белән бүләкләнде.
-
География фәненнән “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены үткәрелде 15.04.2022

15 апрель көнне мәктәбебездә 7-8 сыйныф укучылары арасында география фәненнән “Тамчы-шоу” интеллектуаль уены булды. Интеллектуаль уен 3 тур буенча үткәрелде. Командаларга 1 турда 10ар сорау бирелде, 2 турда командалар тест биремнәрен үтәделәр, 3 тур тел турында мәкаль һәм әйтемнәргә багышланган иде. Нәтиҗәдә “Меркурий” командасы (8 сыйныф) - 1 урынга, “Җир” командасы (7 сыйныф) - 2 урынга лаек дип табылды. “Тамчы-шоу” интеллектуаль уенын югары квалификация категорияле география укытучысы Гыйльфанов Фидус Нәрфис улы үткәрде.
-
“Үсеш ноктасы” үзәгендә биология буенча күргәзмә оештырылды 13.04.2022

Биология атналыгы кысаларында, Рәсәйдә киң колач алган “Үсеш ноктасы” үзәгенә нигезләнеп, мәктәбебездә 13 апрель көнне күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә гербарийлар, юеш препаратлар, җимеш һәм орлыкларның коллекцияләре һәм башкалар бар иде. Укучылар күргәзмәдән күп кенә кызыклы мәгълүматлар алдылар, укытучы сөйләгәнне кызыксынып тыңладылар.
-
Сыерчыкларга оялар әзер! 12.04.2022

Укучыларыбыз әтиләре белән бергәләп сыерчык оялары эшләгәннәр!
-
Укучыларның ашханәдә туклануларына күзәтү ясалды 12.04.2022

12 апрель көнне, ата-аналар комитетыннан Әхмәтова Гүзәл укучыларның ашханәдә туклануына күзәтү ясаган. Журналга искәрмә дә язып калдырган: "Ашханәдә ризык туклыклы. Ашханә чиста. Пешекчеләр ачык, ягымлы. Ашның тозы җитәрлек. Дежур укучылар үзләре артыннан өстәлләрне җыештырып сөртеп чыктылар".
-
Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар мәктәптә экскурсиядә 12.04.2022

Балалар бакчасында тәрбияләнүче, быел мәктәпкә укырга керүче балалар бүген мәктәпкә экскурсиягә керделәр. Беренче укытучылары, укыйсы кабинетлары, музейдагы экспонатлар белән таныштылар. Авылыбызның мәдәният хезмәткәрләре һәм укучыларыбыз тарафыннан курчаклар белән сәхнәләштерелгән, Туфан Миңнуллинның "Кәрлә - мәктәп баласы" спектаклен бик яратып тамаша кылдылар.
-
12 апрель - Космонавтика көне 12.04.2022

12 апрель - Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. 1961 елның бу көнендә космоска беренче тапкыр кеше очыш ясый. Ул Юрий Гагарин - беренче космонавт, космосның батыр йөрәкле рыцаре, илебезнең данлыклы улы! Мәктәбебездә ел саен бу шатлыклы вакыйга балаларга аңлатыла.
-
“Кошлар - безнең дусларыбыз” дигән темага КВН булды 11.04.2022

11 апрель көнне мәктәбебездә биология-химия атналыгы кысаларында 5-6 сыйныф укучылары арасында “Кошлар - безнең дусларыбыз” дигән темага КВН булды. КВН барышында укучыларга кошларга багышланган викторина һәм тест сораулары, төрле кызыклы биремнәр тәкъдим ителде. Укучылар бу бәйгедә кошлар турында белемнәрен тагын да ныгыттылар, күп мәгълүматлар алдылар.
-
Укучыларыбыз «Рәсәйнең киләчәге» бөтенрәсәй иҗат бәйгесеннән җиңүләр яулап кайттылар 10.04.2022

Безнекеләр - авылыбыз яшьләре һәм укучыларыбыз Яр Чаллыда уздырылган «Рәсәйнең киләчәге» бөтенрәсәй иҗат бәйгесеннән җиңүләр яулап кайтты! Җитәкчеләре Ленара Фәвәдис кызы! Котлыйбыз, без сезнең белән горурланабыз!



