Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметов Рамзиль Хузагалиевич |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 98 учащихся |
| У нас учат: | 13 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
3 сентября - День солидарности в борьбе с терроризмом 03.09.2022

3 сентября в России памятная дата – День солидарности в борьбе с терроризмом. Установление памятной даты связано с трагическими событиями, произошедшими в сентябре 2004 года, когда в результате террористического акта в школе № 1 города Беслана Республики Северная Осетия-Алания погибло 334 человека, среди которых 186 детей. Бесланские события потрясли весь мир, никого не оставит равнодушным. Эту трагедию забыть невозможно, как нельзя забыть и тех, кто отдал свои жизни ради спасения детей. Во время классного часа ученики Новоалимовской школы отметили День солидарности в борьбе с терроризмом.
-
Мәктәбебездә "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясе бара 24.08.2022

Бүген мәктәбебез китапханәсендә бик истәлекле вакыйга булды. "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" акциясенә кушылып, авылдашыбыз Гыйлфанов Рафаэль абый китапханәгә 432 данә әдәби китап бүләк итте. Мәктәп китапханәсе рәхмәт сүзләре белән әдәби китапларны кабул итте. Китаплар укучыларыбызга тагын бер кат ләззәт һәм файда китерсен дигән теләктә калабыз!
-
Физика укытучыларының секция утырышы уздырылды 23.08.2022

Бүген, ягъни 23 август көнне, Яңа Әлем мәктәбе базасында, район мәктәпләрендә физика фәнен укытучыларның август конференциясе кысаларында секция утырышы үткәрелде. Секциядә, мәктәбебезнең физика укытучысы Илназ Илшат улы "Физика дәресендә укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру" темасына чыгыш ясады һәм "Үсеш ноктасы" проекты кысаларында мәктәпкә кайтарылган цифрлы датчикларны демонстрацияләп күрсәтте.
-
"Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү" республикакүләм форумы бара 16.08.2022

Бүген, 16 август көнне Казан шәһәрендә "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү" республикакүләм форумы бара. Әлеге чарада районыбыздан гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре Хаева В.Н., Салахов Р.Җ., Шарипов И.И., татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Хафизова Т.М., татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шарипова Ч.Р., 6 нчы санлы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Әюпова А.А. катнаша.
-
Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген район комиссиясе тикшерә 15.08.2022

Бүген Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Зарипов җитәкчелегендә махсус комиссия һәм "Актаныш-информ" журналистлары иртүк Хәсән Заманов исемендәге Кадет мәктәп-интернаты, Яңа Әлем мәктәбендә булдылар. Комиссия үз эшен көн дәвамында башкарачак. Белем учакларында тулы көченә, яңа 2022-2023 уку елына әзерлек эшләре бара.
-
Дәүләт программасы нигезендә ашханәдә ремонт эшләре бара 04.08.2022

Мәктәпләр, киң адымнар белән якынлашып килгән яңа уку елына әзерләнә. Кайсы гына белем бирү йортына керсәң дә, буяу исе, "яңарыш исе" таралган. Берәүләр үзгәртеп кора, икенчеләр булганны сипли. Ә Актанышның 1 нче һәм 2 нче санлы, Яңа Әлем, Богады, Сәфәр, Такталачык мәктәпләрендә дәүләт программасы нигезендә ашханәләр тулысынча үзгәртеп корыла. Бүген әлеге эшләрнең барышы белән район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов та танышты. Кайда тизләтәсе, кайсы мәктәптә үзгәрешләр кертәсен искәртеп үз фикерләрен җиткерде ул һәм 15 август көненә барлык төзелеш эшләрен тәмамларга дигән бурыч куйды.
-
Яңа Әлем авылында дини лагерь эшли башлады 13.07.2022

Яңа Әлем авылында 12 июльдән мәчет каршында дини лагерь эшли башлады. Әлеге балалар аланы Рушания Исхакова җитәкчелегедә эшли. 13.00 сәгатькә кадәр балалар ислам дине нигезләрен өйрәнәләр, хәрәкәтле уеннар уйныйлар, кул эшләре белән шөгыльләнәләр, түгәрәк өстәл артында бергәләп хәләл ризыклар белән сыйланалар. Лагерь 10 көн дәвам итәр дип көтелә.
-
Чыгарылыш сыйныф укучылары өлгергәнлек аттестатлары алдылар 30.06.2022

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпне тәмамлап өлгергәнлек аттестатлары алдылар. Алдагы тормыш баскычыгызда каршылыкларсыз, якты юллар сезгә, кадерле балалар!
-
2023 год будет Годом педагога и наставника 28.06.2022

Президент подписал Указ об объявлении 2023 года Годом педагога и наставника. Как отмечается, решение принято «в целях признания особого статуса педагогических работников, в том числе осуществляющих наставническую деятельность».
-
"Соңгы кыңгырау" бәйрәме 24.05.2022

Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Шатлыклы да, сагышлы да бу бәйрәмдә 9 нчы сыйныф укучылары белем алган мәктәпләренә рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Алда аларны дәүләт имтиханнары көтә. Уңышлар юлдаш булсын!



