Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с.Новое Алимово, ул.Г.Тукая, д.54 |
| Телефон: | 8(85552)6-09-11; 8-927-491-23-05 |
| E-Mail: | Novoalimovskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новоалимовская ООШ" |
| Руководитель: | Газизов Гадел Фирдависович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 89 учащихся |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новоалимовская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Укучыларыбыз китапханәдә Хәмит ага Миңнегалиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар 11.03.2022

Авылдашыбыз, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, заманында "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсен җитәкләгән Хәмит ага Миңнегалиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән, укучыларыбызны авыл китапханәчесе Римма Риф кызы Имамова таныштырды.
-
Тематик сыйныф сәгатьләре уздырылды 10.03.2022

"Ашыгыч ярдәм, янгын куркынычсызлыгы, полиция ярдәме кирәк булса кайда шалтыратырга?", шулай ук "Балалар өчен ышаныч телефоны" темаларына сыйныф сәгатьләре уздырылды.
-
"Төрки йөзләр" күргәзмәсе 09.03.2022

9 нчы март көнне Актаныш район мәдәният йортында "Төрки йөзләр" дип аталган күргәзмә оештырылды. Чарада безнең мәктәптән 8-9 сыйныф укучылары да катнашты.
-
"Ягез әле, кызлар!" бәйгесе уздырылды 05.03.2022

Мәктәптә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе уздырылды.
-
«Созвездие - Йолдызлык-2022» фестивалендә 3 урын 04.03.2022

«Созвездие - Йолдызлык-2022» фестивалендә төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында 3 урын. Укучыларыбызга, аларны җыр-биюгә һәм музыка уен коралларында уйнарга өйрәткән остазларга, әти-әниләргә, оештыру вакытында ярдәм итүче барлык кешеләргә зур рәхмәт! Балаларның ачылган сәләтләре беркайчан да югалмасын!
-
"Говорим и поём по-английски" конкурсында уңышларыбыз 26.02.2022

18 нче февраль көнне үткәрелгән районкүләм "Говорим и поём по-английски" конкурсында Яңа Әлем мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Авсахова Әлфия "Стихотворное произведение" номинациясендә 2 нче урынны, 2 сыйныф укучылары Муллахмәтова Әминә, Әгълетдинова Лиана, Сәетгараева Лениза "Песня-группа" номинациясендә 2 нче урынны яуладылар. Җитәкчеләре инглиз теле укытучысы Гыйльманова Динара Айдар кызы. Афәрин, кызлар! Алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
"Россия мәктәпләрендә кинодәресләр" проекты кысаларында укучыларга фильмнар күрсәтелә башлады 25.02.2022

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә "Россия мәктәпләрендә кинодәресләр" проекты тормышка ашырыла. Укучылар, проект кысаларында, "Три солнца" фильмын карадылар.
-
"Татаркино" Яр Чаллы шәһәре филиалы бездә кунакта 25.02.2022

Бүген зур экран артында "Татаркино" Яр Чаллы шәһәре филиалы, укучыларга патриотик тәрбия бирү максаты белән, "Крик тишины" фильмын күрсәтте. Барлык тамашачылар да, тын да алмый бирелеп киноны карадылар, Бөек Ватан сугышы елларының күпме кайгы-хәсрәт алып килгәнен, Ленинград блокадасы вакыйгаларын күз алдыннан кичерделәр... Фильмның төп герое - ятим калган зур йөрәкле кечкенә кыз Катяның батырлыклары, класс сәгатьләрендә анализланачак.
-
Башлангыч сыйныф укытучыларының "Мастер-класс" һөнәри бәйгесендә Фәния Дөфәк кызы 3 урынга ия булды 24.02.2022

24 февраль көнне гимназия базасында районның башлангыч сыйныф укытучыларының "Мастер-класс" һөнәри бәйгесе булып узды. Бәйгедә безнең мәктәптән башлангыч сыйныфлар укытучысы Марданова Фәния Дөфәк кызы катнашып, 3 урынга ия булды. Коллегабызны уңышы белән чын куңелдән котлыйбыз, яңа уңышларга ирешүен теләп калабыз.
-
Исламхуҗин Айназ "XXI гасыр Кулибиннары" бәйгесендә үзен сынап карады 24.02.2022

6 сыйныф укучысы Исламхуҗин Айназ, районда уздырылган "XXI гасыр Кулибиннары" яшь уйлап табучылар республика олимпиадасының муниципаль этабында, үзе эшләгән кондиционерны тәкъдим итеп, проект яклап кайтты. Айназга киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!



