Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Дәүләт флагларын күтәрү 24.10.2022

Атналык дүшәмбе линейкасы дәүләт флагларын күтәрү белән башланып китте.
-
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 24.10.2022

Бүген – 24 октябрь көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре "Россия - Атом тармагының дөнья лидеры" темасына багышланды.
Әлеге фотода 6Г сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Ләйлә Рафак кызы Минһаҗева белән дәрес вакытында. -
КОТЛЫЙБЫЗ! 24.10.2022

Гимназиябезнең 11 сыйныф укучысы Динислам Нурлыев, 10 сыйныф укучысы Раян Галиәхмәтов "Сайлаучылар хокуклары" Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабы призерлары булды.
Укытучылары Миләүшә Мәгьсүм кызы Абдуллина.
Призер укучыларыбызны бүген атналык линейкада директорыбыз Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева тәбрикләде. Олимпиада хәрәкәтендә катнашучы барлык укучыларга да уңышлар теләде ул. -
Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы 24.10.2022

Гимназиябездә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы кысаларында "Татарстанның атаклы дәүләт эшлеклеләренең тарихи портретлары" бәйгесе башланды. Укучыларыбызның иҗади фантазиясе таң калдыра.
-
Өмәдә 22.10.2022

Гимназия коллективы, укучылар районкүләм өмәгә кушылды. Гимназиябез янбакчасында, "Бүләк" аланында коелган яфракларны җыйдык, чәчкәлекләрне кышка әзерләп куйдык.
-
Өмәдә катнашучыларга рәхмәт 22.10.2022

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хуҗин өмә барышы белән танышты. Укучыларның да, укытучыларның да район өмәсендә актив катнашуларына рәхмәт белдерделәр алар.
-
Без үз гамәлләребез өчен жаваплы 21.10.2022

Гимназиябез укучылары хокук белеме буенча «Без үз гамәлләребез өчен жаваплы» дигән бердәм дәрестә катнашты.
-
Очрашу 21.10.2022

Бүген 5А сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Рузилә Илдар кызы Гарипова белән, үзләренең "Ата-аналар - һөнәр илендә" проекты кысаларында, район мәдәният сараенда урнашкан үзәк китапханәгә экскурсиягә барды. Якташыбыз "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Лилия Гыйлем белән очрашуда шагыйрәнең иҗаты белән таныштылар, бергәләп шигырьләрен укыдылар. Риязның әнисе Резеда ханым Әхмәтовага әлеге очрашуны оештырганы өчен бик зур рәхмәт.
-
Психологик уен 21.10.2022

Психология атналыгы кысаларында 1-5 класс укучылары белән дуслык, бердәмлеккә нигезләнгән психологик уен үткәрелде.
-
Викторина 21.10.2022

Интернатта 7 сыйныфлар тәрбияче Рафикова Резеда Шамил кызы белән, музыка көненә багышлап, хәзерге татар эстрада җырчылары иҗаты буенча викторина оештырдылар. Уенда яшь талантларның иҗатына карата кызыксыну, горурлык хисе, телебезгә, татар мәдәниятенә мәхәббәт хисе тәрбияләү максат итеп куелды.















