Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Җиңүчеләребез һәм призерларыбыз 17.11.2022

География фәненнән район олимпиадасы җиңүчесе һәм призерлары:
Чекалин Гәдел (9а сыйныфы) - җиңүче,
Солтанов Самат (9а сыйныфы) - призер,
Хаҗиев Румил (8в сыйныфы) - призер.
Укытучылары Фәйзуллин Рөстәм Уел улы. Афәрин! Котлыйбыз!
-
Төшке аш 17.11.2022

Гимназиябезнең "Адымнар" комплексы ашханәсендә бүген 5Б сыйныфы ата-аналары төшке ашны тәмләп карады.
-
"Светофор" отряды 17.11.2022

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары – гимназиябезнең "Светофор" отряды.
-
Котлыйбыз! 16.11.2022

Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә милли традицияләрнең, туган телнең, гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген ачучы гаилә видеороликларының II Бөтенроссия бәйгесендә 4Б сыйныф укучысы Самир Сабиров III урын яулады. Котлыйбыз, Самир!
-
"Ана-тормыш нигезе" 16.11.2022

Тиздән Әниләр бәйрәме. Шул уңайдан китапханәбездә "Ана-тормыш нигезе" дигән китап күргәзмәсе эшли. Укучыларыбыз әниләргә багышланган әсәрләр белән таныша алалар. Җәннәт-әниләрнең аяк астында. Әниләребезнең кадерен белик!
-
Викторина 16.11.2022

"Ялкын" балалар оешмасың "Светофор" отряды Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган "Яктылык кайтару элементлары тормышны саклый» викторинасы үткәрде.
-
Грант конкурсында җиңү 15.11.2022

15 ноябрь көнне балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру өлкәсендә вәкаләтле Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары һәм грантлар конкурсында җиңүчеләр белән киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә безнең гимназия дирекциясе дә катнашты.
Исегезгә төшерәбез, быелгы уку елы башында, “Уңайлы мохит” дәүләт программасын тормышка ашыруга юнәлтелгән Россия Мәгариф министрлыгының грант конкурсында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат та зур җиңүгә ирешкән иде. “Мосты дружбы”- “Дуслык күперләре” проекты белән федераль грант конкурсында җиңү яулаган идек. Грант суммасы 2 миллионнан артык. Бүгенге көндә әлеге проектны гамәлгә ашыру эшләре башкарыла. -
Җиңүчеләребез 14.11.2022

Гимназиябез укучылары «Роботлар сугышы» робототехникасы буенча төбәкара ярышта катнашып җиңү яуладылар!
Ямалов Азамат(7б сыйныф), Миңнемөхәммәтов Гомәр (7а сыйныф) "Боулинг" номинациясендә - 1, Сибгатуллина Элина (7в сыйныф), Минһаҗева Алина (7в сыйныф) 3 урын яуладылар!
Ямалова Азалия, Сәрварова Асыльяр (5 в сыйныф), Латыйпов Камил һәм Әхмәтҗанов Алмаз (6 сыйныф) катнашучы сертификатына ия булдылар.
Укытучылары Филарис Фәнис улы Ямалов. Котлыйбыз! -
Раильне котлыйбыз 14.11.2022

Танылган көрәшче, РСФСРның спорт остасы Илфат Әнвәров истәлегенә яшь батырлар арасында узган татарча көрәш турнирындакатнашып, гимназиябезнең 8б сыйныф укучысы Сираев Әмир үз авырлыгында II урын яулады. Остазы - әтисе Сираев Раил. Котлыйбыз!
-
Сертификатлар тапшырылды 14.11.2022

Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белүгә багышланган интернет-олимпиадада катнашучы 5-7 сыйныф укучыларына сертификатлар тапшырылды.















