Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
"Ялкын" балалар оешмасы үзидарәсенең утырышы 12.11.2022

"Ялкын" балалар оешмасы үзидарәсенең чираттагы утырышы да бик актив узды. Укучылар гимназиядә үтәчәк чараларга әзерлек барышын карадылар.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы резолюциясе нигезендә, ноябрь аеның өченче якшәмбесе ел саен "Юл-транспорт фаҗигаларында һәлак булучыларны искә алу көне" буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан, гимназиябездә "Юл хәрәкәтендә һәлак булучы балаларны искә алу көне"н үткәрү каралды. Башлангыч сыйныфлар белән берлектә флешмоб уздыру планлаштырылды.
Юлда йөргәндә яктырткыч кайтару элементлары тагу, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү буенча сыйныф сәгатьләрендә үзидарә әгьзалары аңлатачак. Мәктәп кагыйдәләрен бозмау, тәртипне, формадан йөрүне, китапларны чиста тотуны рейд вакытында тикшерү дәвам итә. Әниләр көненә әзерлек эшләрендә дә, рәсем, инша, видеоязмалар ясауда да иҗадилыкка игътибар ителәчәк. -
Урама пешерделәр 12.11.2022

Урама - бәйрәм өстәле өчен чын мәгънәсендә матур һәм тәмле десерт. Телеңне йотарлык әлеге татар сыен әзерләү өчен кул җитезлеге һәм сабырлык кирәк. Кызларыбыз һәм егетләребез бүген кичке чәй өстәленә урама пешерделәр. Аларны тәрбиячеләре Алия Вил кызы өйрәтте.Бииик тәмле килеп чыкты.
-
Интернатта 12.11.2022

Һәр ел саен экраннарга яңа фильмнар чыга. Гаилә һәм дуслар белән фильмнар карау үзе бер традиция. Интернатта яшәүче балалар да җомга кичләрендә бергәләп фильм карарга яраталар.
-
Рус әдәбияты фәне буенча олимпиаданың муниципаль этабы нәтиҗәләре 12.11.2022

Рус әдәбияты фәне буенча олимпиаданың муниципаль этабы җиңүчеләре һәм призерлары:
Таһирова Элвина (11 сыйныф) - җиңүче,
Гилметдинова Миләүшә (10 сыйныф) - җиңүче,
Шәемова Гөльяр (9 сыйныф) - җиңүче,
Шакирова Резидә (7 сыйныф) - җиңүче,
Закирова Розалия (8 сыйныф) - призер,
Тохбатуллина Камилә (8 сыйныф) - призер.
Афәрин! Киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
ИГЪТИБАР: БӘЙГЕДӘ КАТНАШ ҺӘМ БҮЛӘК ОТ! 11.11.2022

Кадерле укучыларыбыз!
Яраткан бәйрәмебез - Әниләр көненә дә санаулы көннәр генә калып бара!
Шул унайдан, гимназиябездә яңа бәйгеләр!
Катнаш һәм үзеңне күрсәт!
-"Әнием-күз нурым", инша бәйгесе;
-"Әнием-кадерлем", рәсем бәйгесе, төрле форматта;
-"Әниләр турында иң матур язма" радиотапшыру;
-видео бәйге:"Әниемнең җылы кочагы", иҗат иткән һәм автор шигырьләре кабул ителә, язманы бөтен төр интернет челтәренә куярга!
Барлык эшләрне, 219 нчы бүлмәгә тапшырырга.
Актив катнашыйк! Бәйгегә старт - бер, ике, өч! Башладык! -
Детский телефон доверия с единым общероссийским номером 8-800-2000-122 в Республике Татарстан 11.11.2022

Постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан от 19.11.2019 №1051 «Об обеспечении деятельности детского телефона доверия в Республике Татарстан» полномочия по организации деятельности детского телефона доверия возложены на Министерство по делам молодежи Республики Татарстан. В 2019 году Министерство по делам молодежи Республики Татарстан инициировало проведение Республиканской рекламно-информационной кампании, направленной на популяризацию детского телефона доверия с единым общероссийским номером 8-800-2000-122 в Республике Татарстан, благодаря чему количество поступивших звонков возросло на 22,5%. Кроме того, в 2020 году в условиях введения режима самоизоляции при коронавирусе увеличилось количество звонков, поступивших на детский телефон доверия, в том числе связанных с неблагоприятной эпидемиологической ситуацией и появившимся большим количеством свободного времени.
В 2022 году отмечается 12 лет с начала работы детского телефона доверия под единым общероссийским номером 8-800-2000-122.
-
Физика фәненнән район җиңүчеләребез 11.11.2022

10 ноябрьдән Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль этабы башланды.Физика фәненнән район җиңүчеләрен котлыйбыз!
7 сыйныф:
Азамат Ямалов - җиңүче, Әминә Арсланова - призер.
8 сыйныф:
Әмирхан Шәймәрданов - җиңүче, Румил Хаҗиев - призер.
9 сыйныф:
Ислам Тимеров - җиңүче.
10 сыйныф:
Вильдан Хуҗин - җиңүче.
11 сыйныф:
Булат Төхбәтуллин - җиңүче.
Укытучылары Ләйлә Рафак кызы Минһаҗева, Римма Гранит кызы Баһаветдинова. Котлыйбыз! -
Башкортостан мәгариф хезмәткәрләре - гимназиябездә! 10.11.2022

Башкортостан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсеннән Юлия Галиҗан кызы Исмагилова, 2 нче санлы “СМАРТ” республика полилингваль күппрофильле гимназиясеннән, 1 нче санлы республика полилингваль күппрофильле гимназиясеннән, Сибай шәһәрендәге Р.Өметбаев исемендәге башкорт лицееннан директорлар, һәр төр юнәлеш буенча аларның урынбасарлары, республикабызга эш сәфәре кысаларында, гимназиябез эшчәнлеге белән танышты.
Башкортостанның 1 нче санлы республика полилингваль күппрофильле гимназиясе белән үзара хезмәттәшлек килешүе төзелде.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 09.11.2022

3В сыйныфы укучысы Билал Мөхәммәтов Казан шәһәрендә узган "Картинг БДД" ярышында катнашып, IV урын яулады. Котлыйбыз, Булат! Уңышлар сиңа!
-
БЕЗНЕҢ УҢЫШЛАР! 08.11.2022

"Ялкын" иҗтимагый балалар оешмасының I чиректә яулаган җиңүләре:
-"Ватанның яшь геройлары" районкүләм театр бәйгесендә 7а сыйныфы, "Соңгы хат" драмасы белән катнашып, II урын;
-"Ришвәтчелеккә - юк!" районкүләм бәйгедә катнашып, Әфтахова Ләйсән "Плакат" номинациясендә - II, видеоролик номинациясендә Гилаев Айнур һәм аның командасы - II, "Сочинение" номинациясендә Хафизова Эвелина, "Рәсем" номинациясендә Хафизов Эльвир I урын яуладылар. Котлыйбыз!















