Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Сәламәтлек дәресе" 22.11.2022

Башлангыч сыйныфларда шәфкать туташы Филария Анфас кызы Шәйморатова катнашында "Сәламәтлек дәресе" узды. Сәламәтлек – ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау һәм, әлбәттә, хәрәкәт! Укучылар әлеге хакта "Роспотребнадзор" тарафыннан әзерләнгән видеолар карады.
-
Атналык дүшәмбе линейкасы 21.11.2022

Яңа уку атнасы, гадәттәгечә, дүшәмбе линейкасы белән башланып китте. Тантаналы рәвештә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флаглары кертелде. Олимпиада һәм төрле бәйгеләрдә уңышлары өчен укучыларга грамоталар тапшырылды.
-
Алинәне котлыйбыз! 21.11.2022

Экология фәненнән олимпиаданың муниципаль этабында 7 сыйныф укучысы Вәлиева Алинә призер исеменә лаек булды. Афәрин! Котлыйбыз!
-
Вебинар 21.11.2022

Без һәрвакыт эзләнүдә, хыялны чынбарлык итүдә һәрвакыт укуда. Гимназиябезнең инновацион һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Юлия Валентин кызы Әмирҗанова өчен вебинарларда катнашу – көндәлек гадәти эш. Бүгенге вебинарның темасы - "Разработка инклюзивных программ".
-
"Кванториум" курслары 21.11.2022

Яр Чаллы «Кванториум» күчмә технопаркы гимназиябезгә ике атналык укыту курсларына килде. “ГЕОКВАНТУМ”, “ПРОМРОБО КВАНТУМ”, “ХАЙТЕК”, “VR/AR-КВАНТУМ” юнәлешләрендә 184 укучыбыз белем алачак.
-
БЕЗНЕҢ ҖИҢҮ! 21.11.2022

“Иң яхшы медицина кабинеты” район конкурсында гимназиябезнең “Адымнар” комплексындагы медицина кабинеты беренче урын яулады! Атналык дүшәмбе киңәшмәсендә шәфкать туташы Раушания Илгизәр кызы Насыриеваны директорыбыз Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева котлады һәм рәхмәт белдерде. Раушания Илгизәр кызын ихластан котлыйбыз!
-
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 21.11.2022

Бүген – 21 ноябрь көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре Әниләр көненә багышланды. Әлеге фотода 2В сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Чулпан Рөстәм кызы Мингалимова белән дәрес вакытында.
-
Геология фәненнән район олимпиадасы җиңүчесен котлыйбыз! 21.11.2022

Гадел Чекалин (9А сыйныфы) - җиңүче! Укытучысы Рөстәм Уел улы Фәйзуллин.
-
Сынап карау әңгәмәсе 21.11.2022

Рус теленнән 9 сыйныфларда гомуми нәтиҗәләр буенча сынап карау әңгәмәсе үтте. Йомгаклау әңгәмәсендә катнашучыларга дүрт биремне үтәргә тәкъдим ителә: текстны кычкырып уку, өстәмә мәгълүмат җәлеп итеп кабатлау, Сайланган темаларның берсе буенча монологик фикер алышу һәм Әңгәмәдәш имтихан бирүче белән диалог. Эшне башкару өчен һәр катнашучыга уртача 15 минут вакыт бирелә. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар, инвалид балалар һәм инвалидлар өчен үткәрелгән йомгаклау әңгәмәсендә катнашучылар өчен процедураның озынлыгы 30 минутка арттырылырга мөмкин.
-
Район чарасында 21.11.2022

Гимназиябезнең ЮИД отряды укучылары юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган район чарасында катнашты.















