Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Сәйдә апа 25.11.2022

СӘЙДӘ АППАКОВА туу турындагы таныклыгы буенча Сәйдә Хәлим кызы Фаязханова. "Тузмый торган байлык" китаплары авторы, республикабызның мәртәбәле абыстае.
-"Әтиебез ягыннан 13 буын бабаларым мулла, мәзин булган. Безнең гаилә Мәрҗани мәчетендә хезмәт иткән 17 имам белән аралашып яшәде. Аларның ничек итеп, илебез, динебез, дип, җан атып гомер иткәнен күреп үстек. Аллаһ сүзен әйтергә ярамаган елларда да, бездә, кача-поса, дигәндәй, 30-40ар мулла җыелышып, берсе-берсенә Коръән укыйлар иде", - дип сөйли әбекәй. "Аллага шөкер, динебезгә мөнәсәбәт үзгәрде. Урам себерүчедән алып Президентка кадәр дингә хөрмәт белән карый бүген, вәгазьне менә шундый иркен залларда укыйбыз, әлхәмдүлилләһ. -
Дөнья сәнгате мәдәнияте район одимпиадасы җиңүчеләре! 25.11.2022

Илина Фәрдиева(9А сыйныф) - җиңүче
Аяз Әсхәдуллин(10 сыйныф) - җиңүче
Рания Юнысова(11А сыйныф) җиңүче
Укытучылары Миләүшә Мәгъсүм кызы Абдуллина. Котлыйбыз! -
Әниләр бәйрәме 25.11.2022

8А классында Әниләр бәйрәме узды. Сыйныф җитәкчесе Фәрдиева Регина Равил кызы.
-
Чыршыбыз 25.11.2022

Ел буе көткән чыршыбыз бәйрәмчә бизәлде!
-
"Әнием - күз нурым" 25.11.2022

Бүген 2Б классында "Әнием-күз нурым" темасына Әниләр бәйрәме үтте. Балалар якыннарына "Көзге яфрак сәяхәте" дигән сәхнә әсәре куйдылар, матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, әниләр белән бергә күңелле уеннар уйнадылар. Сыйныф җитәкчесе - Шайхуллина Светлана Риф кызы.
-
6Г сыйныфында бәйрәм 25.11.2022

6Г сыйныф укучылары әниләрне, чәй табыны артында, бәйрәм белән котлады. Укучылар әниләргә матур җырлар, кызыклы уеннар, биюләр әзерләделәр. Кичә бик күңелле узды!
-
"Сәламәтлек дәресләре" 24.11.2022

"Гимназиядә туклану атналыгы" кысаларында, укучыларыбыз сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча белемнәрен арттыралар. "Сәламәтлек дәресләре" һәр сыйныфта шәфкать туташлары катнашында уза. Балалар рациональ туклану, көндәлек режим буенча фильмнар карый. Үзләренең фикерләрен инша һәм рәсемнәр аша да белдерәләр.
-
Немец теленнән район олимпиадасы җиңүчеләре! 24.11.2022

Ибраһимова Алия (9а сыйныф) - җиңүче, Төхбәтуллина Камила, Маликова Азалия, Әмирова Азалия (8в сыйныф) - призерлар. Укытучылары Фәйрүзә Филарис кызы Ганиева. Котлыйбыз!
-
Җыелыш 24.11.2022

Гимназиябездә үзара салымга багышланган җыен - коллектив белән очрашу узды. Актаныш авылы Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хуҗин 2022 елда үзара салымга башкарылган эшләр белән таныштырды. 2023 елда планлаштырылган эшләрне бәян итте.
-
Интернатта 24.11.2022

23 ноябрь көнне интернатта 7-8 класс укучылары үзләре пешергән тәмле ризыклар белән сыйландылар. Аларның hәр кайсы, чиратлап, коймак пешереп карады. Авызда эреп торган баллы кош телен Шакирова Резеда пешерергә өйрәтте. Татар халык ашларыннан тыш, балалар пицца пешерү осталыкларын күрсәттеләр.Тәрбиячеләре Рафикова Резеда Шамил кызы.















