Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Җиңүчеләребез 28.11.2022

"Әнием-күз нурым", инша бәйгесе;
"Әнием-кадерлем", рәсем бәйгесе;
"Әниләр турында иң матур язма" радиотапшыру;
видео бәйге:"Әниемнең җылы кочагы" гимназия бәйгесе җиңүчеләре! -
Дүшәнбе линейкасы 28.11.2022

Атналык дүшәмбе линейкасы дәүләт флагларын кертүдән башланды. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева фән олимпиадаларында катнашып, районда җиңүче һәм призер укучыларга рәхмәт белдерде.
-
Абсолют җиңүчеләребез 28.11.2022

"Төпле шәхес" проектында катнашып, гимназиябез укучылары Альмир Солтанов(8В сыйныф) - "Агробитум" уенында, Камил Каюмов(10 сыйныф) "Шәхси проект" номинациясендә "Автопро"
проекты белән абсолют җиңүче булдылар.Котлыйбыз! -
"Бала хокук даирәсендә - 2022" видеороликлар республика бәйгесе җиңүчеләре 28.11.2022

Гимназиябез укучылары апалы-энеле Айзирәк һәм Самир Сабировлар "Бала хокук даирәсендә - 2022" видеороликлар республика бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган иделәр.
Айзирәк һәм Самирны бүгенге тантаналы линейкада гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева тәбрик итте. -
Гимназиябездә - яңа президент! 28.11.2022

"Ялкын" балалар оешмасына президент сайлаулары барышы хакында хәбәр иткән идек. Нәтиҗәсен дә бәян итәбез! Бүгеннән, 10 сыйныф укучысы Айнур Гыйлаев - "Ялкын" балалар оешмасы президенты! Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәева әлеге вазыйфада лаеклы эшләгән 11 сыйныф укучысы Зилә Хафизовага "Рәхмәт хаты" тапшырды, Айнурга уңышлар теләде. Котлыйбыз, Айнур!
-
"Гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре" республика проекты җиңүчесе 28.11.2022

7В сыйныф укучысы Ильдан Лотфуллин, "Гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре" республика проектында катнашып, I урын яулады. Котлыйбыз!
-
Бадминтончыларыбыз - чемпионнар! 28.11.2022

Гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында бадминтон буенча "Проба пера" республика ярышларында Актаныштан гимназиябезнең җыелма командасы "Татарстан чемпионнары" титулын яулады! Котлыйбыз!
-
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 28.11.2022

Бүген – 28 ноябрь көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре "Россия символлары" турында сөйләшүгә багышланды. Әлеге фотода 3В сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Дилара Дуглас кызы Хөббетдинова белән дәрес вакытында.
-
Татарстан Республикасы Дзюдо Федерациясеннән зур бүләк 28.11.2022

Дзюдо белән шөгыльләнүче егет-кызларыбыз бүген аеруча да сөенечле мизгелләр кичерделәр! Район һәм республика данын яклап ярышларга йөрү һәм тагын да нәтиҗәлерәк шөгыльләнү өчен Татарстан Республикасы Дзюдо Федерациясе зур бүләк ясады аларга! Гимназиябез командасына 16 кимоно бүләк ителде. Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәевага һәм ТР Дзюдо федерациясе Президенты Павел Михайлович Николаевка зур рәхмәт!!!
-
2В сыйныфында 27.11.2022

2В сыйныфында Әниләр бәйрәме үтте. Укучылар әниләрен үз кул эшләре белән шатландырды.















