Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Уен-викторина 21.11.2022

Гимназиябездә, 8 класслар җитәкчелегендә, гадәти булмаган уен-викторина булды. Балалар белән яраткан әкиятләрне искә төшердек, яраткан әкият геройлары белән очраштык. Уен ахырында иң тапкыр командалар грамоталар белән бүләкләнде. Тәрбиячеләре Хаҗиева Миләүшә Рәдис кызы,Рафикова Резеда Шамил кызы.
-
Семинар-уку 21.11.2022

Гимназиябездә дәүләт имтиханнарына әзерлек кысаларында районның математика укытучылары белән методик семинар-уку үтте. Казан милли тикшеренү технология университетының югары математика кафедрасы доценты, техник фәннәр кандидаты Рөстәм Фахраддин улы Ахвердиев имтиханның аерым биремнәрен чишү алымнарына өйрәтте.
-
Туган як музеенда 21.11.2022

5А сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Рузилә Ильдар кызы Гарипова белән Актаныш туган як музеенда экскурсиядә.
-
Исламны котлыйбыз! 18.11.2022

Астрономия фәненнән олимпиаданың муниципаль этабында 9 сыйныф укучысы Тимиров Ислам призер исеменә лаек булды. Афәрин! Котлыйбыз!
-
Сайлау 18.11.2022

Гимназиябездә "Ялкын" балалар оешмасы президенты сайлаулары бара.
-
"20 ноябрь - юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне"нә багышланган акция 18.11.2022

Гимназиябезнең юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары 2А сыйныфы укучылары белән "20 ноябрь - юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне"нә багышланган акция үткәрде. Укучылар ике командада ярышты. Ярыш барышында алар табышмакларга җавап тапты, светофор ясады, юл билгеләрен төзеде. Флешмоб һәм бергәләп кино карау да аларга бик ошады.
-
Әтиләр мастер-классы 18.11.2022

Әтиләребез Булат Шәйхразыев, Фәрит Лотфуллиннан агач эшкәртү буенча мастер-класс үткәрде.
-
Интернат тормышыннан 18.11.2022

6 сыйныф укучылары тәрбияче Исламова Зөлфия Зәет кызы белән иң тәмле кыстыбый пешерде. Интернатта яшәүче укучылар да кыстыбый белән сыйланды.
-
Экскурсиядә 17.11.2022

10 сыйныф укучылары район судында экскурсиядә булдылар.
-
Балалар туклануын дөрес оештыру 17.11.2022

Балаларның гимназиябездә туклануын дөрес оештыру мөһим мәсьәләләрнең берсе. Укучыларның туклануын ата-аналар контроле күзәтчелектә тота. Бүген башлангыч өлешендә укучыларга әзерләнгән төшке ашны 1А сыйныфында укучы Саматның әнисе Эльвира Хәмидуллина тәмләп карады. Гимназиядә әлеге юнәлештә ата-аналарның дежур тору графигы эшләнгән. Тикшерү вакытында ата-аналар тарафыннан барлык санитар-эпидемиологик нормалар да үтәлә.















