Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
АКЫЛ КҮПКӘ ҖИТКЕРЕР, ҺӨНӘР КҮККӘ ҖИТКЕРЕР. БАШТА ҮЗЕҢ ӨЙРӘН, АННАН КЕШЕНЕ ӨЙРӘТ 21.10.2022

5Б сыйныфы укучылары технология дәресендә, укытучы апалары Лилия Глүс кызы Вәлиева белән бергәләп, хуш исле үләннәр салу өчен Sache( Саше) капчыгы тегәләр. Укучыларыбыз әлеге капчыкны дәү әниләренә, әниләренә бүләк итәргә җыена. Бизәкләрнең дә бик матурларын, ачык төстәгеләрен сайлаганнар.
-
СӘЛАМӘТ ЯШИК! 20.10.2022

Гимназиябездә, тәрбия юнәлешендә, 2022-2023 нче уку елы “Спорт һәм сәламәт яшәү елы” дип игълан ителде. Укытучыларыбыз, һәр кайсы, аерым бер спорт төре белән шөгыльләнә, көндәлек күнекмәләрдә үз сәламәтлеген ныгыта. Моннан тыш, күмәк спорт төрләрендә тренер җитәкчелегендә шөгыльләнү, район спорт ярышларында команда белән катнашу өчен дә эзлекле әзерлек башланды.
Оешмалар, предприятиеләр һәм учреждениеләр арасында волейбол буенча район беренчелегендә дә гимназиябезнең ир-егетләр волейбол командасы катнаша. Кичә – 20 октябрь көнне, “Батыр” спорт комплексында волейболчыларыбыз спорттагы уңышлары белән дан казанган Актанышның 1 нче мәктәп командасы белән уйнады. Гимназиябез укучылары да, укытучылар да, уенчыларның гаиләләре дә – җанатарлар егетләребезгә көч биреп торды.
Спорт – тормышта һәм яраткан хезмәтендә уңышка ирешүдә көчле стимул. Ул максат куярга, даими шөгыльләнеп үзеңне ныгытырга, чыдамлыкка, көрәшкә, көндәшлеккә сәләтле булырга өйрәтә. Гимназиябез укытучыларына да, укучыларга да әлеге сыйфатлар бик кирәк!
Командабыз егетләре, сез –молодцы! Үзегезне тупланган бердәм команда итеп күрсәттегез. Командага үсеш, матур киләчәк, өзлексез күнегүләр, матур җиңүләр телибез! Без сезнең белән!!! -
Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабы 20.10.2022

«Сириус» платформасында мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының мәктәп этабы. Математика буенча турда гимназиябезнең 4-11 сыйныф укучылары катнашты.
-
Үзәк китапханәдә 19.10.2022

Китапханә айлыгы кысаларында, гимназиябезнең 5В сыйныфы укучылары белән район үзәк китапханәсенең балалар бүлегенә экскурсия оештырылды. Укучылар яңа китаплар белән таныштылар. Китапханәче апаларыбыз яңа кайткан аппаратуралар ярдәмендә интерактив уеннар уйнаттылар.Экскурсия укучыларыбызга бик ошады. Үзләренә укыр өчен бик күп китаплар алдылар.
-
"Коллектив портреты" 19.10.2022

Психология атналыгы кысаларында 5А сыйныфында "Коллектив портреты" уены үтте.
-
Квест 19.10.2022

Бүген – 19 октябрь көнне, “Сәләт” клублары семинары кысаларында, “Сәләт”-“Ялкын” мәйданчыгында катнашучы укучылар белән квест узды.
-
"Сәләт"-"Ялкын" мәйданчыгы 19.10.2022

"Сәләт"-"Ялкын" мәйданчыгы - 1 б, 2 в класс укучылары.
-
Музей 18.10.2022

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова истәлегенә гимназиябездә эшләп килүче интерактив музейда косметик ремонт тәмамланды.
-
"Солдатка хат яз!" 18.10.2022

Гимназиябез укучылары "Солдатка хат яз!" акциясендә катнашты.
-
Атналык линейка 17.10.2022

Атналык дүшәмбе линейкасы - дәүләт флагларын күтәрү.















