Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Технологиядән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призеры 27.02.2023

Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында технологиядән 9А сыйныф укучысы Әминә Гаянова (укытучысы Вәлиева Лилия Глүс кызы) призёр булды! Котлыйбыз!
-
Республика робот техникасы олимпиадасы призеры 27.02.2023

Республика робот техникасы олимпиадасында гимназиябезнең 7Б сыйныф укучысы Азамат Ямалов призер булды! Укытучысы - Филарис Фәнис улы Ямалов. Котлыйбыз!
-
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 27.02.2023

Бүген, 27 февраль көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре "Традицион гаилә кыйммәтләре" темасына багышланды. Әлеге фотода 10 сыйныф укучылары класс җитәкчесе Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова белән дәрес вакытында.
-
Гимназиябез директоры Венера Хәмәтнәсыйх кызы Хәеваның ир-егетләребезне, ветераннарны, әтиләрне, дәү әтиләрне бәйрәм белән тәбрикләве! 23.02.2023

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйм сезне.
Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган бәйрәм. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.
Бүгенге көндәге буын һəм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде.
Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбарәк булсын бүгенге матур бәйрәм!!! -
"Сәмрух" ел премиясын тапшыру тантанасында 22.02.2023

21 февраль көнне 8В сыйныф укучылары "Сәмрух" ел премиясын тапшыру тантанасында катнаштылар. Чара Казанда "Пирамида" күңел ачу үзәгендә булды. Укучыларыбыз өчен "Сәләт" йортында, кич "Звездный" лагеренда кызыклы чаралар оештырылды. Яхшы кәеф, күтәренке күңел, яңа фикер-идеялар белән укучыларыбыз бүген кайтыр юлга кузгалды. Имин юллар сезгә!
-
"Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез" 21.02.2023

"Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез" республикакүләм нәсел шәҗәрәләре фестивалендә гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова, 2А сыйныфы укучысы Сөмбел Шәрипова, 5В сыйныф укучысы Раяз Шәрипов, 6А сыйныф укучылары Айзилә Шәрипова, Аделина Сәлахова катнашып, район этабында 1 урын яуладылар. Шәриповларга алдагы ярышларда да уңышлар телибез!
-
Күргәзмә 21.02.2023

Гимназиябез китапханәсендә 21 февраль - Халыкара туган тел көненә багышланган күргәзмә эшли.
-
Туган тел көненә багышланган онлайн-марафон 21.02.2023

«Россия Федерациясе халыкларының туган телләр Федераль институты» ФДБУ, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән, 2023 елның 21 февралендә 10:00дән 17:00гә кадәр (Мәскәү вакыты белән) Туган тел көненә багышланган онлайн-марафон үткәрә. Әлеге марафонга без дә кушылдык.
Онлайн-марафон үткәрү педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен үстерүгә, Россия халыкларының туган телләрен һәм әдәбиятын укытуның уңышлы практикалары белән үзара алмашуга, Россия халыкларының мәдәни мирасына игътибарны җәлеп итүгә, туган телләрне саклауга, туган тел укытучысы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Марафон Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елын үткәрүгә багышланган. Онлайн марафон программасына түбәндәге чаралар кертелгән:
- «Этномәдәни белем: экспертлардан актуаль» лингводактика һәм культурология өлкәсендә әйдәп баручы галимнәр белән түгәрәк өстәл;
- лингводидакт галимнәренең ачык лекцияләре;
– «Туган тел һәм туган әдәбиятның иң яхшы укытучысы" Бөтенроссия һөнәри конкурсында җиңүчеләрнең һәм лауреатларның мастер-класслары;
- этноблогерларның «Социаль челтәрләр аша мәдәни мирасны популярлаштыру турында» чыгышлары;
– Россия Федерациясе гомуми белем бирү системасында Россия халыклары телләре» региональ практикаларын тәкъдим итү;
- җәмәгать эшлеклеләре, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән диалог.
-
"Туган тел укытучыларының мастер классы" Бөтенроссия конкурсында 21.02.2023

"Туган тел укытучыларының мастер классы" Бөтенроссия конкурсында катнашып, гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Айгөл Ралиф кызы Әхмәтгалиева район этабында 2 урын яулады. Айгөл Ралиф кызын әлеге матур җиңү белән котлыйбыз, алдагы бәйгеләрдә дә уңышлар телибез!
-
Бәйрәм белән! 21.02.2023

Бүген һәр кемгә, һәр милләткә бәйрәм көн - туган тел көне. Бәйрәм белән!
Туган тел
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!Габдулла Тукай















