Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Халыкара гражданнар оборонасы көненә багышланган ачык дәресләр/ Открытые уроки по основам безопасности жизнедеятельности, посвященные Международному дню гражданской обороны 01.03.2023

Бүген, 1 нче март көнне, гимназиябездә Халыкара гражданнар оборонасы көненә багышланган тормыш нигезләре иминлеге буенча ачык дәресләр үткәрелде. Дәресләр барышында 200 дән артык укучы Гражданнар оборонасы өлкәсендә халыкара аренада махсуслашкан бердәнбер хөкүмәтара оешма булган Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы барлыкка килү тарихы белән таныштырылды.
Сегодня, 1 марта, в нашей гимназии прошли открытые уроки по основам безопасности жизнедеятельности, посвященные Международному дню гражданской обороны. В ходе занятий более 200 учащихся познакомились с историей создания международной организации гражданской обороны, которая является единственной межправительственной организацией, специализирующейся на международной арене в области гражданской обороны.
-
Шәриф Камал премиясе лауреатлары игълан ителде! 01.03.2023

Гимназиябезнең тарих укытучысы Гыйлметдинов Марат Илсур улы 2022 ел өчен Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиянең "Әдәби тәрҗемә" номинациясе лауреаты исеменә лаек булды. Марат Илсур улын ихлас күңелдән тәбриклибез!
-
Самиргә уңышлар телибез! 01.03.2023

Гимназиябезнең 9Б сыйныф укучысы Самир Сәйфетдинов "Профдебют" һөнәри конкурсында катнаша. Уңышлар телибез!
-
Физика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасы призерлары 01.03.2023

Физика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасында 7Б сыйныф укучысы Азамат Ямалов, 9А сыйныф укучысы Ислам Тимеров (укытучылары Филарис Фәнис улы Ямалов), 8В сыйныф укучысы Әмирхан Шәймәрданов, 10 сыйныф укучысы Вильдан Хуҗин (укытучылары Римма Гранит кызы Баһаветдинова) – призерлар! Котлыйбыз!
-
"Кызыл ромашка", "Моңлы ягым – Татарстан" бәйгеләре җиңүчесе 01.03.2023

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган "Кызыл ромашка" шигырь укучылар I республика конкурсында катнашып, гимназиябезнең 5В сыйныф укучысы Самир Галиев "Нәфис сүз" номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды. "Моңлы ягым – Татарстан" нәфис сүз осталарының V региональ конкурсында катнашып, Самир III урынга лаек булды. Җитәкчесе – Гөлнара Гафурҗан кызы Миргаязова. Афәрин!
-
"Җәлил дөнья халыклары телләрендә" бәйгесе җиңүчебез 01.03.2023

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган "Моңлы ягым – Татарстан" нәфис сүз осталарының V региональ конкурсында катнашып, 8А сыйныф укучысы Лиана Шакирова "Җәлил дөнья халыклары телләрендә" номинациясендә I урын яулады. Җитәкчесе – Румия Данис кызы Темел. Молодец, Лиана!
-
Бөтендөнья сәнгатьле уку көне уңаеннан китапханәдә 01.03.2023

Мартнын беренче чәршәмбесе, Бөтендөнья сәнгатьле уку көне, дип билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 5Б сыйныф укучылары бүген район балалар китапханәсендә кунакта булып кайттылар.
2023 елның Укытучылар һәм остазлар елы булуын да исәпкә алып, чарада Халык укытучысы Әминова Ләйсән Галиәкбар кызы белән очрашу оештырылды, укытучыларга багышланган шигырьләр укылды. Китапханәдәге интерактив уеннарны да бик ошаттылар укучылар. Үзләренә кызыклы китаплар да сайладылар алар. -
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган «Кызыл ромашка» шигырь укучылар I республика конкурсы җиңүчеләре 01.03.2023

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган «Кызыл ромашка» шигырь укучылар I республика конкурсында катнашып, гимназиябезнең 5А сыйныф укучысы Самир Әхмәтгалиев (җитәкчесе – Фирүзә Фәнис кызы Әхмәтгалиева) «Нәфис сүз» номинациясендә - I дәрәҗә, Әдилә Харисова (җитәкчесе – Рузилә Илдар кызы Гарипова) III дәрәҗә лауреат булды. Котлыйбыз!
. -
Математикадан республика олимпиадасы призеры 28.02.2023

Математикадан республика олимпиадасында гимназиябезнең 4А сыйныф укучысы Гадел Әбүдаров - призер! Укытучысы Илиза Энгель кызы Ахунова. Котлыйбыз!
-
"Ак җилкән" газетасының иң актив хәбәрчеләренең чираттагы очрашуы 28.02.2023

Гимназиябезнең "Ак җилкән" газетасының иң актив хәбәрчеләре чираттагы дәрестә очрашты. Февраль-март айлары саннарын эшләү буенча киңәшләште алар. Яшь хәбәрчеләребез үзләре яктыртачак темаларны, сәхифәләрне бүлделәр. Макет сыздылар.















