Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Иҗади берлек 11.02.2023

Якташыбыз - татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый, С. Сөләйманова, Г. Афзал, Т. Миңнуллин исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар һәм Россия театр әһелләре берлеге әгъзасы Данил Хәбибрахман улы Салихов гимназиябез белән даими элемтәдә яши. Актанышка кайткан саен укучылар белән очрашып, сөйләшеп, яңалыклар белән уртаклашып, фикер алышып китә ул. Яңа гына табадан төшкән китапларын да, иң беренчеләрдән булып, безгә бүләк итә.
Бу көннәрдә безне Данил абый һәм тормыш иптәше Рәмзия ханым белән тагын бер уртак сөенеч берләштерә. Данил абый белән бергәләп бик матур проект эшлибез. Нәрсә икәне сер булып калсын әлегә! Данил абыйның хатларын, әсәрләренең кульязмаларын, тарихи истәлекләрне, фотоларны гимназиябезгә тапшырды алар. -
"Татарстан чаңгы юллары - 2023" 11.02.2023

"Бүләк" чаңгы трассасында узган "Россия чаңгы юллары - 2023", "Татарстан чаңгы юллары - 2023" массакүләм чаңгы ярышында гимназиябез укучылары да, укытучылар да катнашты. 3В сыйныф укучысы Мирхәйдәр Шәйхразыев яшьтәшләре арасында 1 урын яулады. Укытучыларыбыз - химия фәне укытучысы Рузилә Илдар кызы Гарипова -1, башлангыч сыйныфлар укытучысы Чулпан Рөстәм кызы Мингалимова 3 урында. Котлыйбыз!
-
Рус әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призерлары 11.02.2023

Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында рус әдәбияты буенча 9 сыйныф укучысы Гөльяр Шәемова (укытучысы Гыйльфанова Изалия Изаиловна), 10 класс укучысы Миләүшә Гыйльметдинова (укытучысы Нуриева Ирина Альбиновна), 11 сыйныф укучысы Эльвина Таһирова (укытучысы Гыйльфанова Изалия Изаиловна) призер булдылар. Котлыйбыз!
-
Армрестлинг 10.02.2023

Бүген гимназиябездә армрестлинг - кул көрәше ярышында иң көчле егет билгеләнде.
-
Гимназиябез укучылары "Кире кайтам!" акциясенә кушылды 10.02.2023

«Обещаю вернутьСя!!"("Кире кайтам!”) балалар һәм яшьләр проектына укучыларыбыз, әти-әниләр актив кушылды. Сыйныфлар белән бергәләп тә катнашты алар. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга өй кайнатмаларын һәм балалар открыткаларын “Ялкын” балалар оешмасы әгъзалары, педагог-оештыручылар Миләүшә Рәдис кызы Аграпова, Алсу Мирзамәхмүт кызы Хафизова туплап, Балалар иҗат үзәгендәге җыю пунктына илтеп тапшырдылар.
Өй кайнатмалары туган як сәламен аларга җиткереп, солдатларыбызның кире туган якларга әйләнеп кайтуларына көч бирсә, кулдан ясалган открыткалар һәм хатларда күпме өмет, ышаныч! Кулга алуга ук тыныч кына карый алмыйсың. Ә инде хәрби нокталарда һәр мизгелдә уяу, киеренке халәттә, кыр шартларында яшәүче якташларыбыз өчен безнең ярдәм – иң кадерле бүләк! -
Волейбол ярышы 10.02.2023

Физкультура атналыгы кысаларында интернатта яшәүче укучылар белән волейбол ярышы узды.
-
"Ел активы - 2023" бәйгесендә 10.02.2023

Гимназиябезнең "Ялкын" балалар оешмасы республикакүләм балалар оешмалары арасында узучы "Ел активы - 2023" бәйгесенә катнаша. I турны уңышлы үтеп, II турга чакыру алдылар алар. "Ялкын" балалар оешмасы президенты Гилаев Айнурга, педагог-оештыручылар Хафизова Алсу Мирзамәхмүт кызына, Аграпова Миләүшә Рәдис кызына алга таба да уңышлар телибез!
-
"Спорт гаиләсе - сәламәт гаилә!" 10.02.2023

"Спорт гаиләсе - сәламәт гаилә!" фотобәйгесенә 5В сыйныф укучылары да кушылды.
-
Чаңгы ярышында 10.02.2023

“Бүләк” чаңгы трассасында балалар бакчалары балалары һәм башлангыч сыйныф укучылары арасында узган “Россия чаңгы юллары-2023”, “Татарстан чаңгы юллары-2023” массакүләм чаңгы ярышында гимназиябез укучылары да катнашты. 1А сыйныфы укучысы Амеля Ганиева 1-2 сыйныфлар арасында 350 метрга узышуда 2 урын яулады. Молодец, Амеля!
-
Физкультура атналыгы 09.02.2023

Физкультура атналыгы барышында егетләр арасында турникта күтәрелү, кызлар арасында аркада ятып гәүдәне күтәрү буенча да иң-иңнәрне ачыклау бара. Укучыларыбыз бик актив.















