Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
География фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы җиңүчеләре 21.02.2023

Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында география фәненнән 9А сыйныф укучысы Самат Солтанов - җиңүче, 8В сыйныф укучысы Румиль Хаҗиев призер булдылар. Укытучылары Рөстәм Уел улы Фәйзуллин. Котлыйбыз!
-
Нәсел шәҗәрәләре 21.02.2023

2Б сыйныф укучылары, әти-әниләр ярдәме белән, үзләренең нәсел шәҗәрәләрен ясадылар һәм класс алдында якладылар. Сыйныф җитәкчесе - Светлана Риф кызы Шәйхуллина.
-
Рус әдәбияты буенча үткәрелгән республика олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары 20.02.2023

Рус әдәбияты буенча үткәрелгән республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче укучыларыбыз:
7 сыйныф укучылары Хафизова Эвелина (укытучысы Нурыева Ирина Альбиновна), Авзалова Амелия, Шакирова Резеда (укытучылары Гыйльфанова Изалия Изаил кызы), 8 сыйныф укучылары Закирова Розалия (укытучысы Нурыева Ирина Альбиновна), Сәрварова Язилә (укытучысы Газизова Фәйрүзә Риф кызы), 10 сыйныф укучылары Гыйльметдинова Миләүшә, Зарипова Алинә (укытучылары Нурыева Ирина Альбиновна), 11 сыйныф укучылары Таһирова Эльвина, Галимова Алинә (укытучылары Гыйльфанова Изалия Изаил кызы) – призерлар.
Котлыйбыз! -
Актаныш радиосында әңгәмәдә 20.02.2023

ЮИД хәрәкәте барлыкка килүгә 50 ел тулу уңаеннан, гимназиябезнең "Ялкын" балалар оешмасының "Светофор" ЮИД отряды Актаныш радиосына әңгәмәгә чакырылды. Анда без үзебезнең эшчәнлек белән таныштырдык. Башка ЮИД отрядлары белән тәҗрибә уртаклаштык, үзебезне борчыган сорауларны да бирдек. Үз эшебезгә күп яңалыклар алдык.
-
"Шәп әйдәман" 20.02.2023

"Шәп әйдәман" бәйгесенең район этабында гимназиябезнең "Ялкын" балалар оешмасы президенты Гилаев Айнур гран-при яулады. Республика этабында
да уңышлар телибез! Җитәкчеләре: Аграпова Миләүшә Рәдис кызы, Хафизова Алсу Мирзамәхмүт кызы. -
"Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" 20.02.2023

Бүген – 20 февраль көнне, гимназиябездә "Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү" сыйныф дәресләре Ватанны саклаучылар көненә багышланды. Әлеге фотода 11А сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Ирина Альбиновна Нурыева белән дәрес вакытында.
-
21 февраль - Халыкара Туган тел көне 20.02.2023

21 февраль - Халыкара Туган тел көне уңаеннан, педагог-китапханәче Исламова Эльвира Мәүлетдин кызы тарафыннан 5а сыйныфында интеллектуаль уен оештырылды. Уен аша укучыларыбызда телебезгә һәм мәдәниятебезгә кызыксыну, горурлану хисе тәрбияләнде.
-
Медицина күзәтүе 18.02.2023

Эндокринолог, офтальмолог, невролог, ЛОР, стоматолог, педиатр бүген гимназиябездә укучыларга планлы медицина күзәтүе үткәрде.
-
Спартакиадада җиңүчеләребез! 18.02.2023

Бүгенге ярышларда катнашу үзебезнең көчебезне һәм мөмкинлекләрне сынап карарга, хезмәттәшләребезнең көч биреп торуын, теләктәшлеген тоярга тагын бер мөмкинлек бирде.
Укыту барышында, көндәлек эш-мәшәкатьләр белән янып-көеп йөргәндә бер-беребез белән иркенләп аралашырга вакыт та калмый! Ә бүген без бер-беребез өчен ут йотып тордык, рәхәтләнеп аралаштык, ял иттек, ярышларда үз мөмкинлекләребезне ачтык.
Дустанә мохиттә көн сизелми дә үтте. Бер-береңнең ярдәмен тою, ышанычын аклау ярышка караганда да кадерлерәк. Тормышта рухланып яшәргә, канатланып эшләргә көч бирә ул. Рәхмәт сезгә һәммәгезгә дә!
Иптәшләребезнең җиңү шатлыгын да бергәләп уртаклаштык!
Чаңгы эстафетасында Рәмис Хәсәнов, Чулпан Мингалимова, Рузил Исламов - икенче, йөзүдә Чулпан Мингалимова - икенче, гәүдәне күтәрүдә Лилия Галләмова икенче урында!
Спорт мәктәпләре белән бертигез шартларда ярышканлыктан, хезмәттәшләребезнең җиңүен беренче урын итеп кабул итсәк тә дөрес булыр.
Котлыйбыз! Без - молодцы! -
"Ил белеме буенча Quiz-викторина" 17.02.2023

Балалар иҗат үзәгендә инглиз теленнән "Ил белеме буенча Quiz-викторина" район конкурсында, 17 команда арасында, гимназиябезнең 5-6 сыйныф укучылар командасы гран-при яулады.
Укытучылары Сания Мөдәрис кызы Гыймранова. Котлыйбыз!















