Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 ( 56 ) 57 58 59 60 >>
-
Парламент дәресләре 17.02.2023

Мәктәп укучысына җәмгыять, граждан, ватанпәрвәрлек төшенчәләрен ничек аңлатырга? Татарстан Дәүләт Советында республиканың мәгариф идарәләре җитәкчеләре, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен быел чираттагы “Парламент дәресе” үткәрелгән иде.
“Парламент дәресләре" инде 15 нче тапкыр уздырыла. Быел ул 1-18 февраль көннәрендә гимназиябездә дә үткәрелде. “Без – Россия гражданнары” темасы үзәккә алынды. Сәяси вакыйгалардан да читтә кала алмадык. Туган ил, Ватан, патриотизм темаларына да тукталдык. -
Яңартылган федераль дәүләт мәгариф стандартлары һәм аларны гамәлгә кертү механизмнары 17.02.2023

Гимназиябездә район мәгариф хезмәткәрләренең семинары уза бүген. «Социаль-гуманитар белем бирү үзәге» дәүләтнеке булмаган өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе мөгаллимнәре яңартылган федераль дәүләт мәгариф стандартлары һәм аларны гамәлгә кертү механизмнары буенча укыта.
-
Муса Җәлилне искә алу көне уңаеннан "Тамчы шоу" 17.02.2023

15 февраль-патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алу көне уңаеннан, гимназиябезнең "Ялкын" балалар оешмасы 6А сыйныфы укучылары белән "Тамчы шоу" үткәрде.
-
Туган (рус булмаган) телле мәктәп укучылары өчен рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары 17.02.2023

Туган (рус булмаган) телле мәктәп укучылары өчен рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче укучыларыбыз:
8А сыйныфы укучысы Лиана Шакирова, 9А сыйныф укучысы Алинә Хәернасова (укытучылары Энҗе Фирдәвес кызы Шәгъзамова), 8В сыйныф укучысы Азалия Маликова (укытучысы Фәйрүзә Риф кызы Газизова), 10 сыйныф укучысы Руфина Гарифуллина (укытучысы Изалия Изаил кызы Гыйльфанова) – призерлар. Котлыйбыз! -
"Физик ут" 17.02.2023

Гимназиябезнең 7-8 сыйныф укучылары бүген Сәфәр мәктәбендә узучы физика буенча "Физик ут" район конкурсында катнаша.
-
Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән сугышчы-интернационалистларны искә алу кичәсе 16.02.2023

Хәрби-патриотик айлык кысаларында, гимназиябез укучылары район мәдәният сараенда узган Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән сугышчы-интернационалистларны искә алу кичәсендә катнаштылар.
-
Татар әдәбияте буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләребез 16.02.2023

Татар телендә белем алучы мәктәп укучылары өчен татар әдәбияте буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче укучыларыбыз: 7 класс укучысы Ильясова Энҗе - җиңүче, 7 класстан Газетдинова Зәринә, 8 класстан Шәйгалләмова Нәзилә, 10 класстан Гарифуллина Руфина - призерлар. Укытучылары Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова. Котлыйбыз!
-
Ризат һәм Зинира Рамазановлар белән очрашу 16.02.2023

"Лидерлык дәресе"ндә гимназиябез укучылары бүген яшь артистларыбыз - ирле, хатынлы Ризат һәм Зинира Рамазановлар һәм аларның иҗат төркеме белән очрашты. Алар үзләренең кайнап торган эстрада тормышы, беренче җырлары, сәхнә осталыгына ирешү серләре белән таныштырдылар. Саф татарча сөйләшүләре, ихлас әңгәмәдәш булулары белән алар бик тиз укучыларыбыз йөрәген, күңелен яулап алдылар.
-
Муса Җәлил - безнең йөрәкләрдә 15.02.2023

Гимназиябезнең 5А сыйныф укучылары патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган кичә үткәрде. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын, шигырьләрен тәкъдим иттеләр алар. Сыйныф җитәкчесе - Рузилә Илдар кызы Гарипова.
-
15 февраль - Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне 15.02.2023

15 февраль - Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне. Бу истәлекле дата сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә куелган, алар туган ил чикләреннән читтә үзләренең хәрби бурычларын үтәгәннәр.
1989 елның 15 февралендә 10 сәгать 30 минутта 40-нчы армия командующие генерал-лейтенант Борис Громов Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты сугышчыларының соңгысы булып СССР һәм Әфганстанны бүлешкән Аму-Дарья аша күперне кичте.















