Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
Гимназиябездә янгын куркынычсызлыгы буенча планлы тактик өйрәнүләр узды 15.02.2023

Сценарий буенча, башлангыч сыйныфлар укучы бинада, спорт залында, кыска ялганыштан “янгын“ чыкты, ут стеналарга, җиһазларга күчте, коридор буйлап төтен таралды.
Тавышлы хәбәр итү системасы эшли башлаганнан соң, барлык укучылар, укытучылар тиз арада бинадан чыктылар.
Гадәттән тыш хәл урынына янгын сүндерүчеләр, газчылар, медиклар килде. Бина санаулы минутларда әйләндереп алынды, ә коткаручылар янгынны сүндерүгә керештеләр. Янгын сүндерүчеләргә, “бер хезмәткәрнең һәм аңа ярдәм күрсәтүченең ялкын телләре үрмәләгән“ бүлмәдә калулары хакында җиткерелде. Коткаручылар аларны, беренче ярдәм күрсәтеп, кислород белән тәэмин иткән махсус битлек кигезеп, янгын зонасыннан алып чыктылар һәм медикларга тапшырдылар. Ашыгыч ярдәм күрсәтүче шәфкать туташы зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтеп, аларның сәламәтлек куркынычсызлыгын тәэмин итте.
Янгын сүндерүчеләр кабаттан “ялкын телләрен” авызлыкларга керештеләр. Эвакуация төгәлләнгәч, утсүндергечләр белән ничек эш итәргә кирәклеген аңлаткан инструктаж үткәрелде.
Күрсәтмә өйрәнүләрдә ишек-тәрәзәләр ябылганмы, утлар сүндерелгәнме, иң кирәкле документлар алынганмы – болар барысы да исәпкә алынды. Өйрәнүләр төгәл билгеләнгән сәгатьтә башланды. Гимназия бинасының техник характеристикасы буенча эвакуацияләү нормативларына сыешып беттек. -
Бүген - 14 февральдә Татарстанда укытучы һәм остаз елына старт биреләчәк 14.02.2023

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында, Татарстан Республикасында Рөстәм Миңнеханов катнашында педагог һәм остаз елын ачу тантанасы узачак.
Педагогик хезмәткәрләрнең аерым статусын танып, илебез Президенты Владимир Путин 2023 елны Педагог һәм остаз елы дип игълан иткән иде. -
Китап күргәзмәсе 14.02.2023

Китапханәбездә 15 февраль-патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алу көне уңаеннан китап күргәзмәсе эшли. Рәхим итегез!
-
Укытучылар һәм остазлар елын ачу тантанасы 14.02.2023

Гимназиябез укытучылары - мәгариф ветераннары, Татарстан Республикасының Халык укытучылары, башлангыч сыйныфлар укытучысы Диләрә Дуглас кызы Хөббетдинова һәм татар теле, әдәбияте укытучысы булып эшләгән Ләйсән Галиакбәр кызы Әминова, татар теле һәм әдәбияте укытучысы Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова бүген Казанда ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында узучы Укытучылар һәм остазлар елын ачу тантанасында катнашалар.
-
"Ялкын" журналы баш мөхәррире Илназ Фаис улы Фазуллин белән очрашу 13.02.2023

Гимназиябезнең 10 сыйныф укучылары "Ялкын" журналы баш мөхәррире Илназ Фаис улы Фазуллин белән очрашты. Илназ Фаис улы унынчыларны "Ялкын" журналы, анда чыгып килүче рубрикалар, яңалыклар белән таныштырды. Укучыларның сорауларына җавап бирде.
-
Геология фәненнән Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призерлары 13.02.2023

Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында геология фәненнән 9А сыйныф укучылары Самат Солтанов, Гадел Чекалин, 10 сыйныф укучысы Вильдан Хуҗин призер булдылар. Укытучылары Рөстәм Уел улы Фәйзуллин. Котлыйбыз!
-
«Россия дөньяда» темасына «Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү» сыйныф дәресләре 13.02.2023

Бүген – 13 февраль көнне, гимназиябездә «Разговоры о важном – Мөһим темага сөйләшү» сыйныф дәресләре «Россия дөньяда» темасына багышланды. Укучыларга Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров мөрәҗәгать итте.
«Безнең ил Советлар Союзы чорында да, хәзерге Россия Федерациясе булгач та, һәрвакыт тышкы сәяси эшчәнлектә дус булырга, үзенә дуслар эзләргә тырышты», — дип сөйләде ул.
Патриотизм төшенчәсенең нәрсә аңлатуы турындагы сорауга ул: «Үз илем өчен горурлык,» - дип җавап бирде. «Һәр ил өчен, бигрәк тә безнең өчен, аның кешеләре зур әһәмияткә ия», - дип ассызыклады.
Шулай ук тышкы эшләр министры киләчәктә кайсы өлкәләрдә белгечләргә ихтыяҗ булачагы турында да сөйләде.
Әлеге фотода 11В сыйныфы укучылары класс җитәкчесе Рөстәм Уел улы Фәйзуллин белән дәрес вакытында. -
Яңа уку атнасы 13.02.2023

Яңа уку атнасы да бик тыгыз һәм вакыйгаларга бай булырга охшап тора.
Гимназиябездә хәрби-патриотик айлык дәвам итә. Узган атнада гимназиябездә физкультура атналыгы мавыктыргыч ярышларга бай булды. Ә бу атнада инде без герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә һәм әфганчылар көненә бәйле чараларга әзерләнәбез.
“Йолдызлык” фестиваленең район этабында да катнашабыз.
Атналык дүшәмбе линейкасында гимназиябезнең физкультура укытучысы Алсу Рәскать кызы Хәррасова һәм директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ленар Зөфәк улы Шәвәлиев физкультура атналыгында узган ярышларда җиңүче укучыларга дипломнар тапшырдылар.
Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика этабында узган атнада җиңүче укучыларыбызны директорның методик һәм инновацион эшчәнлек буенча урынбасары Юлия Валентиновна Әмирҗанова тәбрикләде.
Узган атнадагы тәртип торышын дежур торган 9Б сыйныф командиры бәян итте, бу атнада 9А сыйныфы кизү тора. -
Татар телендә белем алучы мәктәп укучылары өчен туган тел (татар теле) буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре 13.02.2023

Татар телендә белем алучы мәктәп укучылары өчен туган тел (татар теле) буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесе һәм призерлары:
Гараева Рәмилә (10 сыйныф) – җиңүче,
Гыйльметдинова Таңсылу (5 сыйныф), Ильясова Энҗе, Харисова Гүзәл, Закирова Камилә (7 сыйныф), Әмирова Азалия, Маликова Азалия, Шакирова Лиана (8 сыйныф), Исламова Рузалия, Минһаҗева Нурзилә (9 сыйныф), Гарифуллина Руфина, Гыйльметдинова Миләүшә, Усманова Алинә (10 сыйныф), Юнысова Рания (11 сыйныф)– призерлар.Укытучылары Чулпан Рәмзил кызы Шәрипова, Айгөл Ралиф кызы Әһмәтгалиева. Котлыйбыз!
-
"Тамчы шоу" уены 11.02.2023

"Тамчы шоу" уены - барыбызга да бик яхшы таныш уен. Интернатыбызда узган уенда ике команда арасыннан белемлеләрен, үткерләрен, зирәкләрен, булганнарын тәрбиячебез Миләүшә Рәдис кызы Хаҗиева белән бергәләп билгеләдек.















