Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 23 ученика и 4 воспитанника |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
"Мәрҗани эзләре буйлап" 23.03.2018

Район күләмендә уздырылган "Мәрҗани эзләре буйлап" әдәби викторинада катнашып, иң дөрес, тулы җавап биреп, Җиңүче исеменә лаек булган 8 класс укучысы Сәйдәш Сәлим улы Шакиров “Рәхмәт хаты” һәм истәлекле бүләккә лаек булды Җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышка ирешүен телибез.. Укытучысы: Ә.Р.Исрафилова.
-
Ата-аналар җыелышы 23.03.2018

Ата-аналар җыелышында ирешкән уңышлар һәм алда торган бурычлар белән таныштырылды. Бердәм мәктәп формасы булдыру турында сөйләшенде. Әңгәмә класс җитәкчеләре белән сөйләшү рәвешендә дәвам итте.
-
"Зарница" уены. 23.03.2018

"Зарница" хәрби-спорт уенының район этабында мәктәбебезнең егетләре һәм кызлары катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча 4 нче урынга лаек булдылар. Р.Р.Гайсин, Л.Р.Галимова, И.В.Имамов, Д.Р.Насертдинова, И.Р.Яхин, Д.Р.Акбулатова, Ф.Ф.Басыйров, Ф.Д.Гәрәев, С.В.Имамов, М.А.Фазлыева, С.С.Шакировларны котлыйбыз, киләчәктә призлы урын алуларын телибез. Укытучылары: М.Ф.Гыйльметдинов.
-
Афәрин, Айзилә! 23.03.2018

“Без бергә” Республика балалар иҗат фестиваленең “Туган ягыбыз киңлекләре” фотоконкурсында катнашып, мәктәбебезнең V класс укучысы Айзилә Айдар кызы Хәбирова I урын алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Афәрин, Энҗе, Айзилә! 23.03.2018

“Без бергә” Республика балалар иҗат фестиваленең “Россия сувенирлары” декоратив-кулланма эшләнмәләр конкурсында катнашып, мәктәбебезнең IV класс укучысы – Энҗе Инзир кызы Вәлиева, V класс укучысы Айзилә Айдар кызы Хәбирова II урын алдылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Афәрин, егетләр! 22.03.2018

“Без бергә” Республика балалар иҗат фестиваленең район этабында нәфис сүз сөйләү бәйгесендә укучыларыбыз: Раил Фәнияр улы Басыйров (6 нчы класс), Имиль Разим улы Яхин уңышлы чыгыш ясадылар. И.Яхин сертификатка ия булды. Уңышлары белән котлыйбыз. Укытучылары: Раушания Сәйфулла кызы Галимҗанова.
-
Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа 21.03.2018

Мәктәбебездә “Балалар һәм яшүсмерләр китабы” атналыгы үткәрелде. “Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа” дигән чара ярыш формасында уздырылды. Укучылар, 3 төркемгә бүленеп, әдәби әсәрләрне белү юнәлешендә төрле биремнәр үтәделәр. Иллюстрацияләр ясауда, китапка багышланган иҗади эшләргә, әсәрләрдән өзек сәхнәләштерүгә аерым урын чыгарылды. Гомуми ярышта “Татар яшьләре” командасы (5-7 нче класс) җиңеп чыкты. Башлангыч класс укучылары табышмаклар белүдә үзләренең зирәклекләрен сынадылар. Атналыкны уздырган укытучы-китапханәчебез Әлфия Рафаил кызы Исрафиловага рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Имтиханнарга әзерлек 15.03.2018

Бүген 15 нче март көнне 9 нчы класс укучылары татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырып карадылар.
-
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары 15.03.2018

15 март көнне, Киров мәктәбе базасында директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарларының ведомствоара киңәшмәсе үтте. Анда мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Чулпан Рифгат кызы Шәвәлиева катнашты.
-
Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары 14.03.2018

14 март көнне Югары Яхшый мәктәбе базасында директорларның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарларының киңәшмәсе үтте. Анда мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлсинә Мөдәрис кызы Сәетова катнашты.




