Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
“Ватаным Татарстан” газетасына – 100 ел. 12.03.2018

“Ватаным Татарстан” – татар телендә чыгучы Татарстан дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы. Газета 1918 нче елдан бирле чыга. Башта “Эш” дип аталган була. “Эш” - Казанда татар телендәге беренче совет гәҗите.1918 нче елның 12 нче мартыннан чыга. 1920 нче елдан газета “Татарстан хәбәрләре”, соңрак “Кызыл Татарстан” исемнәрен йөртә. 1960 нчы елдан бирле – “Социалистик Татарстан” исеме белән басыла. 1992 нче елдан – “Ватаным Татарстан” дип атала. Укучылар газетаның тарихы белән таныштылар.
-
“Күңелле стартлар” 09.03.2018

Бүген мәктәбебездә “Күңелле стартлар” уздырылды. Егетләр һәм кызлардан катнаш - 2; әниләр белән укытучылар һәм кызлар командалары үзара җитезлекләрен сынадылар. “Бөркетләр” һәм кызлар командалары җиңеп чыктылар. Ярыш җырлар белән үрелеп барды. Укытучыбыз Марат Флүс улы Гыйльметдиновка һәм катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар! 08.03.2018

Барлык гүзәл затларны Язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәбез! Сезнен тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибарын тоеп, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
-
Күңел кояшыбыз Сез, кадерле әниләр, кызлар! 07.03.2018

Класс җитәкчесе Ә.Р.Исрафилова 6 нчы, 7 нче, 8 нче класс укучыларының әниләре һәм кызлар катнашында “Күңел кояшыбыз Сез, кадерле әниләр, кызлар!” дигән темада бәйрәм кичәсе уздырды. Кичә төрле биремнәргә җаваплар эзләү, җырлар башкару һәм егетләрнең котлавы белән үрелеп барды.
-
Аяз Гыйләҗев укулары 27.02.2018

27 нче февраль көнне Сарман районында уздырылган республикакүләм Аяз Гыйләҗев укуларының “Безнең як Бибинуры” иҗади эшләр бәйгесендә катнашып, мәктәбебезнең VIII класс укучылары: С.С.Шакиров – призёр, Д.Р.Акбулатова лауреат Дипломнары белән бүләкләнделәр. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз! Укытучылары: Ә.Р.Исрафилова.
-
"Физик огонёк" 27.02.2018

"Мәгариф идарәсе" планы нигезендә һәм укучыларның интеллектуаль потенциалын үстерү максатыннан 27 февраль көнне Пучы урта мәктәбендә "Физик огонёк" уенында безнең мәктәптән 8 нче класс укучылары: Диана Акбулатова, Фирзәр Гәрәев, Сирин Имамов составындагы команда катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Ватанны саклаучылар көне! 23.02.2018

Барлык әтиләрне, егетләрне, абыйларны һәм энеләребезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез.
-
Афәрин, Диана! 22.02.2018

Инглиз телендә иҗат ителгән сочинениеләр язу район бәйгесендә II урын алучы мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы Диана Роберт кызы Акбулатованы котлыйбыз. Алдагы бәйгеләрдә дә җиңүләр телибез. Укытучысы: Лилия Фәнил кызы Гайсина.
-
Афәрин, Шәфкәт! 22.02.2018

Инглиз телендә иҗат ителгән сочинениеләр язу район бәйгесендә III урын алучы мәктәбебезнең 9 нчы класс укучысы Шәфкәт Шамил улы Булатовны котлыйбыз. Алдагы бәйгеләрдә дә җиңүләр телибез. Укытучысы: Халидә Сәхипгәрәй кызы Мәрдәнова.
-
Ватанны саклаучылар көне 21.02.2018

Бүген балалар бакчасы һәм мәктәп коллективы, Ватанны саклаучылар көненә багышлап, Чалманарат мәдәният йортында концерт куйдылар. Тамашачыларның һәр номерны алкышлавы, бәйрәмне тагын да җанландырды. Әзерләгән укытучыларга, тәрбиячегә һәм катнашкан балаларга рәхмәт белдерәбез, киләчәктә дә уңышлар телибез.




