Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Фәнис Яруллинның тууына 80 ел 08.02.2018

Татар шагыйре, язучы һәм драматург, М.Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, “Халыклар дуслыгы” ордены кавалеры Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышланган кичә уздырылды. Татар әдибенең тормышы, иҗат үзенчәлеге белән таныштыру аның тавышын һәм аның сүзләренә язылган җырлар тыңлау белән үрелеп барды. Кичәне уздырган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.Р.Исрафиловага рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Йолдызлык – 2018" фестиваленың беренче туры 07.02.2018

"Йолдызлык – 2018" фестиваленең беренче туры үтте. Укучыларыбыз конферанс, җыр, бию номинацияләрендә катнаштылар. Конферанслар Яхин Имиль, Хәбирова Айзилә, күмәк татар халык биюе, ялгыз җыр белән Хәбирова Айзилә, Исаева Лилия һәм видеоклип алдагы турга уздылар. Аларга тагын да иҗади уңышлар телибез.
-
Хәрби-патриотик айлык 05.02.2018

Мәктәптә хәрби-патриотик айлык игълан ителде. Әлеге айлык кысаларында бик күп чаралар, ярышлар үтәчәк. Укучыларга уңышлар телибез!
-
"Шәп әйдәман" конкурсына әзерләнәбез 01.02.2018

Әйдәман - балаларның ялын мавыктыргыч итеп оештыручы һәм һәр яктан сәләтле укучы булырга тиеш. Шул сыйфатларга ия булган 8 класс укучысы Диана Акбулатова район конкурсына әзерлек эшләре алып бара.
-
ТИН укытучыларының район семинары 01.02.2018
31 нче январь көнне Мари-Суыксу мәктәбендә ТИН укытучыларының район семинары уздырылды. Мәктәбебезнең физкультура һәм ТИН укытучысы М.Ф.Гыйльметдинов, чыгыш ясап, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
-
Ата-аналар җыелышы 30.01.2018

30 нчы январь көнне 6 нчы, 7 нче, 8 нче класс укучыларының ата-аналар җыелышы уздырылды. Класс җитәкчесе Ә.Р.Исрафилова "Күчеш чорында яшүсмерләр белән аралашу үзенчәлеге" темасына методик темада чыгыш ясады. "Сез балагызны аңлыйсызмы?" дигән анкетага җавап бирделәр, ситуатив мәсьәләләр буенча фикер алышу уздырдылар.
-
"Алтын каләм" матур язу конкурсы 30.01.2018

Район күләмендә 2-4 класс укучылары арасында уздырылган “Алтын каләм” матур язу конкурсында 3 нче клсс укучысы Н.Ш.Булатов катнаша. Аның уңышка ирешүен телибез.
-
Математикадан биреп карау имтиханы 27.01.2018

Такталачык мәктәбендә 9 нчы класс укучылары математикадан имтихан биреп карыйлар. Нәтиҗәләре яхшы булсын иде.
-
Чаңгы ярышы 27.01.2018

Ф.З.Әхмәдишин призына уздырылган чаңгы ярышында мәктәбебез командасы уңышлы чыгыш ясады. Ф.Д.Гәрәев, М.А.Фазлыева (8 класс); Р.Р.Гайсин, Д.Р.Насертдиновларга (7 класс) киләчәктә җиңү телибез.
-
Ел сыйныф җитәкчесе 26.01.2018

Пучы урта мәктәбендә уздырылган "Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсының район этабында 5 нче класс җитәкчесе Л.Р.Хәбирова уңышлы чыгыш ясады. Киләчәктә җиңүгә ирешүен телибез.




