Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
Афәрин, Диана! 20.12.2017

Бөтенрәсәй олимпиадасының район этабында катнашып, мәктәбебезнең VIII класс укучысы Диана Роберт кызы Акбулатова рус әдәбиятыннан призлы урынга ия булды. Аны җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышларга ирешүен телибез. Укытучысы: Раушания Сәйфулла кызы Галимҗанова.
-
Яшь гражданнар 18.12.2017

18 нче декабрь көнне “Мин – Россия гражданины!” акциясе кысаларында Актанышта 14 яше тулган яшүсмерләргә тантаналы төстә паспортлар тапшырылды. Алар арасында мәктәбебездән Миләүшә Алмаз кызы Фазлыева, Рубин Рәмзис улы Гайсин да бар иде. Илебезнең үрнәк гражданнары булуларын телибез.
-
Афәрин, Ильмир! 16.12.2017

16 декабрь көнне Актанышның “Бүләк” чаңгы трассасында кышкы спорт Сезонын ачу тантанасы булып узды. Мәктәбебезнең IX класс укучы И.Н.Локманов I урын алды. Җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә җиңүләр юлдаш булсын иде. Укытучысы: М.Ф.Гыйльметдинов.
-
Афәрин, Фирзәр! 14.12.2017

Коррупциягә каршы республикакүләм иҗади бәйгесенең район этабында катнашып, мәктәбебезнең IX класс укучысы Ф.Д.Гәрәев I урын алды. Район үзәгенә бүләкләү тантанасына чакырылды. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын иде. Укытучысы: Ә.Р.Исрафилова
-
Биология укытучылары семинары. 14.12.2017

14 нче декабрь көнне мәктәбебездә биология укытучылары семинарында VIII класс укучылары белән биологиядән ачык дәрес уздырылды. Укытучы Гөлнара Рафаэль кызы Әхметова эшчәнлеге район бүлеге мөдире Әхмәтгалиева Зөлфия Вил кызы һәм килгән укытучылар тарафыннан уңай яктан бәяләнде.
-
Биология укытучылары семинары. 14.12.2017

14 нче декабрь көнне мәктәбебездә уздырылган биология укытучылары семинарында биология укытучысы Алмазия Тәминдар кызы Рәхимова “Тамчы-шоу” уены уздырды. Бәйгедә катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Укытучының эшчәнлеге район бүлеге мөдире Әхмәтгалиева Зөлфия Вил кызы тарафыннан уңай яктан бәяләнде, укучыларның белемнәренә нәтиҗә ясады.
-
Афәрин, Диана һәм Илгизәр! 13.12.2017

Районара Мөхәммәт Мәһдиев укуларының иҗади эшләр бәйгесендә катнашып, мәктәбебезнең VII класс укучылары - Д.Р.Насертдинова һәм И.В.Имамов III урынга ия булдылар. Диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булдылар. Уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә алдынгы булуларын телибез. Укытучысы: Ә.Р.Исрафилова.
-
Афәрин, Раушания Сәйфулла кызы Галимҗанова!
11.12.2017
“Парламент дәресе - 2017” республика конкурсының район этабында методик эшкәртмәләр турында катнашып, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Сәйфулла кызы Галимҗанова III урынга ия булды. Хезмәттәшебезне җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын иде.
-
Проект эшчәнлеге. 09.12.2017

7 нче класс укучылары, класс җитәкчеләре Ә.Р.Исрафилова җитәкчелегендә, атна дәвамында “Ерактагы матур киләчәк” исемле проект эшчәнлеге алып бардылар. 8 нче декабрь көнне, проект эшенең йомгаклау этабы итеп, мәктәптә чыгыш ясадылар. Укучыларның проекты эчтәлекле, мавыктыргыч һәм иҗади якын килеп эшләнгән.
-
Яшь гражданнар форумы 08.12.2017

7 нче декабрь көнне Актанышның 2 нче санлы мәктәбендә Яшь гражданнар форумы узды. Мәктәбебездән балалар оешмасы президенты Диана Роберт кызы Акбулатова һәм укучылар үзидарәсе президенты Миләүшә Алмаз кызы Фазлыева катнашты. Алар өч мәйданчыкта эшләделәр, мастер – классларда актив катнаштылар.




