Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 23 ученика и 4 воспитанника |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 ( 229 ) 230 >>
-
Акция по профилактике наркомании 22.11.2017

5 нче класс җитәкчесе Л.Р.Хәбирова наркомания буенча класс сәгате уздырды.
-
Әниемә - иҗат җимешләребез
21.11.2017
Әниләр көненә багышлап, район буенча “Тормышның бөтен төсләре сиңа” дигән балалар иҗаты конкурсына 1 нче класстан Наил Әхмәтхуҗинның – рәсеме, “Үз кулларым белән әниемә бүләк” номинациясендә 4 нче класстан Энҗе Вәлиеваның кул эше җибәрелде. Аларга җиңүләр теләп калабыз.
-
Афәрин, Миләүшә! 20.11.2017

Мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы М.А.Фазлыева ГТО нормаларын тапшыруда уңышка ирешеп, Бронза медальгә лаек булды. Аның киләчәктә тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешүен телибез.
-
Әни дәрес тыңлый 20.11.2017

7 нче класс укучысының әнисе улының дәресен тыңларга килде. Фән укытучысына рәхмәтен әйтте.
-
Тәрбия завучлары семинары 18.11.2017

17 нче ноябрь көнне Татар Суыксу урта мәктәбендә уздырылган семинарда мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча урынбасары Ч.Р.Шәвәлиева катнашты. Яңалыклар белән педколлективны таныштырды.
-
Инглиз теленнән олимпиада 17.11.2017

Бөтенрәсәй инглиз теленнән уздырылучы олимпиаданың район этабында мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы Д.Р.Акбулатова катнаша. Аңа җиңү юлдаш булсын иде!
-
Иҗади бәйге. 15.11.2017

Мәктәбебездә “Әниләр көне”нә хәзерлек уңаеннан әниләргә багышланган иҗади бәйге игълан ителде. Призлы урын алучы укучыларга “Мактау кәгазьләре” тапшырылачак. Һәркемгә уңышлар телибез.
-
Инглиз теленнән диагностик тест 14.11.2017

14 ноябрь көнне IV; VI һәм VIII сыйныф укучылары инглиз теленнән диагностик тест эшләделәр. Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге тест, инглиз теле фәненнән укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләячәк.
-
Ата-аналар җыелышы 09.11.2017

9 нчы ноябрь көнне ата-аналар җыелышы уздырылды. Башлангыч класслар укытучысы Ч.Р.Шәвәлиева “Бала тәрбияләүдә әти-әни роле” темасына методик темада чыгыш ясады. Мәктәп директоры Г.Р.Әхметова мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр һәм туклану торышы белән таныштырды. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г.М.Сәетова I чирек нәтиҗәләре һәм алда торган бурычларны әйтеп узды.
Сөйләшү классларда дәвам итте.
-
Олимпиадаларга әзерлек 08.11.2017

Каникул көннәрендә дә олимпиадаларга әзерлек дәвам итте. Мәктәп турында җиңгән укучыларның район этабында да уңышка ирешүләрен телибез.




