Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 ( 228 ) 229 230 >>
-
Комплекслы эш 28.11.2017

7 нче класс укучылары тарих, җәмгыять белеме, табигать фәннәре, математика, рус теленнән комплекслы эш башкардылар. Эшләр 4 вариантта тәкъдим ителде. Эшне 90 минутта башкардылар.
-
Манту ясау 27.11.2017

27 нче ноябрь көнне авылыбыз медиклары укучыларга манту ясадылар. Һәр укучының да сәламәт булуын телибез.
-
Кэс-баскет уены 25.11.2017

Районда уздырылачак баскетбол ярышында 8-9 нчы класс егетләре үз көчләрен сынаячаклар. Аларга җиңү юлдаш булсын иде.
-
Иншалар язу бәйгесе
23.11.2017
“Әнием – якты кояшым!” дигән темага иншалар язу бәйгесендә укучылар актив катнаштылар. I урын. Гәрәев Зөлфәт (3 нче класс), Акбулатова Диана, Шакиров Сәйдәш (8 нче класс), II урын. Хәбирова Айзилә (5 нче класс), III урын. Вәлиева Энҗе (4 нче класс), Яхин Имиль (7 нче класс), Манихова Адилә (6 нчы класс), Кашапова Наилә (3 нче класс).Алар “Мактау кәгазе” белән бүләкләнделәр.
Җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Рәсем ясау бәйгесе 23.11.2017

Әниләргә багышлап ясаган рәсем бәйгесендә дә укучылар актив катнаштылар. I урын Әхмәтхуҗин Наил (1нче класс), Акбулатова Диана (8 нче класс), II - III урын Камалетдинов Самат (3 нче класс), Кашапова Наилә (3 нче класс), Хәбирова Айзилә (5 нче класс), Исаева Лилия (5 нче класс), Насертдинова Диана (7 нче класс), Манихова Адилә (6 нчы класс), Галимова Лилия (7 нче класс), Гайсин Рубин (7 нче класс), Яхин Имиль (7 нче класс) лаек булдылар. Җиңүегез белән котлыйбыз!
-
Әниләр бәйрәме. 23.11.2017

Мәктәп күләмендә “Әниләр бәйрәме” уздырылды. Кичә укучыларның концерт номерлары һәм уеннар белән үрелеп барды. Барлык әниләрне бәйрәм белән котлыйбыз. Кичәне оештырган һәм үткәрүдә ярдәм иткән укытучыларыбыз Ч.Р.Шәвәлиева, Л.Р.Хәбирова, Ә.Р.Исрафиловага әниләр рәхмәтләрен әйттеләр.
-
Наркоманиягә каршы көрәш акциясе. 23.11.2017

Укучыларыбыз, рәсем һәм плакат ясап, наркоманиягә карата үз фикерләрен тасвирладылар. Начарлыкны яхшылыктан аерып үсүләрен телибез.
-
Акция по профилактике наркомании 22.11.2017

5 нче класс җитәкчесе Л.Р.Хәбирова наркомания буенча класс сәгате уздырды.
-
Әниемә - иҗат җимешләребез
21.11.2017
Әниләр көненә багышлап, район буенча “Тормышның бөтен төсләре сиңа” дигән балалар иҗаты конкурсына 1 нче класстан Наил Әхмәтхуҗинның – рәсеме, “Үз кулларым белән әниемә бүләк” номинациясендә 4 нче класстан Энҗе Вәлиеваның кул эше җибәрелде. Аларга җиңүләр теләп калабыз.
-
Афәрин, Миләүшә! 20.11.2017

Мәктәбебезнең 8 нче класс укучысы М.А.Фазлыева ГТО нормаларын тапшыруда уңышка ирешеп, Бронза медальгә лаек булды. Аның киләчәктә тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешүен телибез.




