Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423752, Республика Татарстан, Актанышский район, д. Чалманарат, ул. Школьная , д.7 |
| Телефон: | +7(855)-525-32-33 |
| E-Mail: | ChalmanaratskayaShk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чалманаратская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гульнара Рафаэловна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 22 ученика и 10 воспитанников |
| У нас учат: | 10 педагогов и 1 воспитатель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Чалманаратская основная общеобразовательная школа" Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне 21.02.2018

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ә.Р.Исрафилова Халыкара туган тел көне уңаеннан башлангыч класс укучылары белән мавыктыргыч кичә-викторина уздырды. Укучылар төрле эчтәлектәге биремнәр үтәделәр, кроссвордлар чиштеләр, үз фикерләре белдереп, мәкальләр һәм табышмакларның эчтәлекләрен ачтылар. Камалетдинов Самат (IIIкласс) – I; Зарипов Раил (IVкласс) - II; Кашапова Наилә (IIIкласс) - II; Вәлиева Энҗе (IVкласс) - III; Булатов Нәфкать (IIIкласс) III урын алдылар һәм “Мактау кәгазе” белән бүләкләнделәр.
-
Рус теленнән яхшы диктант 20.02.2018

20 нче февраль көнне 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбендә рус теленнән «Кто грамоте горазд, тому не пропасть» бәйгесендә мәктәбебезнең 5 нче һәм 6 нчы класс укучылары: А.Хәбирова, Р.Басыйров катнаштылар. Аларга уңышлар телибез.
-
Башлангыч классларда проект эше 19.02.2018

-
Афәрин, Гөлнара Рафаэль кызы! 18.02.2018

Бүген район үзәгендә уздырылган җитәкчеләр спартакиадасында 45яшьтән өлкәнрәк булган хатын-кыз җитәкчеләр арасында “Җиңүче” исеменә мәктәбебез директоры - Гөлнара Әхмәтова Рафаэль кызы лаек булды. Хөрмәтле җитәкчебезне призлы урын алуы белән котлыйбыз, аңарга һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын иде.
-
Без яшь, без сәләтле 17.02.2018

Бүген Актаныш гимназиясендә "Без яшь, без сәләтле" исемендә республика интеллектуаль олимпиадасы үтә. Анда безнең мәктәпнең 4-6нчы класслардан 2 шәр укучы катнаша. Аларга уңышлар телибез.
-
ГТО фестивале 17.02.2018

Безнең дүрт егетебез Гәрәев Фирзәр, Басыйров Фидан, Имамов Сирин, Шакиров Сәйдәш ГТО фестивалендә 2 көн дәвамында нормативларын тапшырып кайттылар. Фестивальдә пневмомылтыктан ату, турникта тартылу, гәүдә күтәрү, урыннан ераклыкка сикерү, басып торган килеш бөгелү, йөзү һәм чаңгыда шуу кебек төрләрдән үзләренең көчләрен сынап карадылар.
-
Афәрин, Алмазия Тәминдар кызы! 16.02.2018

16 нчы февраль көнне 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбендә география укытучыларының районкүләм "Мастер-класс" бәйгесе уздырылды. Укытучыбыз А.Т.Рәхимова уңышлы чыгыш ясап, III урын алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын иде.
-
Афәрин, Миләүшә һәм Сәйдәш! 10.02.2018

10 нчы февраль көнне Казан шәһәрендә уздырылган күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге XIII республикакүләм фәнни-эзләнү укучылар конференциясе уздырылды. А.Гыйләҗев иҗатына багышланган бәйгедә мәктәбебезнең VIII класс укучылары: Миләүшә Алмаз кызы Фазлыева – I, Сәйдәш Сәлим улы Шакиров – II урын алдылар. Җитәкче укытучылары: Әлфия Рафаил кызы Исрафилова. Республикакүләм бәйгедә җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Афәрин, Раушания Сәйфулла кызы! 10.02.2018

10 нчы февраль көнне Казан шәһәрендә уздырылган күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге XIII республикакүләм фәнни-эзләнү укучылар конференциясе уздырылды. А.Гыйләҗев иҗатына багышланган класстан тыш чаралар эшкәртмәсе бәйгесендә мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы – Раушания Сәйфулла кызы Галимҗанова II урынга ия булды. Аны республикакүләм бәйгедә җиңүе белән котлыйбыз!
-
"Иң шәп әйдаман -2018" 09.02.2018

Бүген "Иң шәп әйдаман 2018" конкурсының район туры уза. Конкурста катнашучы Акбулатова Дианага уңышлар телибез!




