Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Хәтер китабы 17.02.2025

Ватанны фашистлардан азат итүдә укытучылар да актив катнашалар. Бөек Ватан сугышы чорында гимназиябез Бауман районының 35 нче мәктәбе дип аталган. Гимназиябездә эзләнү эшләре һәрдаим алып барыла.
Лаеклы кешеләр турында материаллар туплауда ярдәм иткән өчен гимназия директорына, ветеран-укытучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Бөек Ватан сугышы ветеранына хат 17.02.2025

Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «80 игелекле эш»акциясе дәвам итә.
Бүген укучылар “Бөек Ватан сугышы ветеранына хат” акциясендә катнаштылар. Матур теләкләр һәм рәхмәт сүзләрен кәгазьгә төшереп, өчпочмаклы хатлар ясадылар.
-
Җиңү поезды 17.02.2025

Бүген гимназиябезнең 8 нче б сыйныфы укучылары “Җиңү поезды” исемле күргәзмәдә булып кайттылар. Экспонатлар 10 вагонда урнашкан. Алар барысы да Бөек Ватан сугышы турында мәгълүмат җиткерәләр.
Кызыклы күргәзмә укучыларга бик ошады.
-
Халыкара китап бүләк итү көне 14.02.2025

Бүген игелекле бәйрәм — Халыкара китап бүләк итү көне.
2012 елдан башлап, даими рәвештә 14 февральдә Халыкара китап бүләк итү көне (International Book Giving Day) билгеләп үтелә. Әлеге көн балаларга китап бүләк итүчеләрне, нәниләрдә укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә.
Акциянең максаты - бу көнне балаларга, бер-береңә, китапханәләргә китап бүләк итү.
Бу акциягә безнең гимназия укучылары да кушылды. Без өлкәннәрне һәм балаларны бер-беренә, дусларына, туганнарына китап бүләк итәргә, яисә китапханәгә алып килергә чакырдык.
Акциядә катнашучы һәр укучыга зур рәхмәт белдерәбез! -
Сугышчы-интернационалист көне 14.02.2025

15 фераль көнне Сугышчы-интернационалист көне билгеләп үтелә.
1989 нчы елның 15 февраленда, совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстан территориясеннән чыгарылды.
Шул уңайдан башлангыч сыйныфларда “Тыныч күк йөзе” исемле рәсемнәр күргәзмәсе узды. Укучылшар рәсемнәрдә тынычлык темасын яктырттылар. -
Сыйныф сәгатьләре 14.02.2025

Бүген Россиядә Сугышчы-интернационалист көне билгеләп үтелә. Моннан 24 ел элек нәкъ шушы көнне, 1989 нчы елның 15 февраленда, совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстан территориясеннән чыгарылды, шул рәвешле, илебезнең 14 меңнән артык яшь кешесенең гомерен өзгән сугышка нокта куелды.
Казанның 2 меңнән артык солдаты һәм офицеры “кайнар нокта”ларда сугышта катнашуы, аларның 93е “Кызыл йолдыз” ордены, 275е “Батырлык өчен”, “Сугышчан казанышлар өчен” медальләре белән бүләкләнүе мәгълүм. Бу истәлекле көнне без хезмәти бурычын үтәп төрле елларда чит илләрдә хәрби низагларны хәл иткәндә катнашкан солдатларга хөрмәт күрсәтәбез.
Шул уңайдан югары сыйныфларда Сугышчы-интернационалист көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды.
-
Россия мәктәпләрендә кинодәресләр 14.02.2025

Илебездә “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” исемле проект башланып китте.
Һәр ай укучыларда тәрбияви темаларга кинофильмнар күрсәтелә.
Бу айда урта сыйныфлар «Честь имею» (честь) исемле фильм карадылар.
Соңыннан бергәләп фильм эчтәлеге буенча фикер алыштылар.
-
Бөек Ватан сугышы ветеранына хат 14.02.2025

Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «80 игелекле эш»акциясе дәвам итә.
Бүген укучылар “Бөек Ватан сугышы ветеранына хат” акциясендә катнаштылар. Матур теләкләр һәм рәхмәт сүзләрен кәгазьгә төшереп, өчпочмаклы хатлар ясадылар.
-
Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула 14.02.2025

Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп. Алар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри, гасыр башындагыча әйтсәк, Каюм баба алып тора. 77 яшендә вафат булган бу игелекле зат ярты гасырдан артык, алны-ялны белмичә, милләткә хезмәт итә.
Бүген, 14 февральдә энциклопедик галим, язучы, мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула.Каюм Насыйри - танылган татар мәгърифәтчесе, тел галиме, тарихчы, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы.
Шулай ук 15 февраль көнне герой-шагыйрь – Муса Җәлилнең туган көне.
Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.
Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.
Шул уңайдан гимназиябездә радиотапшыру узды. Укучылар татар халкының күренекле шәхесләре белән якыннан таныштылар.
-
Бөек Ватан сугышының данлыклы битләре 12.02.2025

Гимназиябезнең “Җиңү варыйслары” командасы башлангыч сыйныфларда “Бөек Ватан сугышының данлыклы битләре” исемле викторина уздырды. Һәр сорауга укучылар чыгыш әзерләделәр, илнең батыр уллары турында тарихи мәгълүматлар белән таныштырдылар. Зоя Космодемьянская, Алексей Маресьев һ.б. турында тыңлау укучыларны аеруча җәлеп итте.













