Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
80 игелекле эш 20.02.2025

Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «80 игелекле эш»акциясе дәвам итә.
Акция барышында укучылар, 80 көн дәвамында, 9 майга кадәр һәр көнне изге эшләр башкарачаклар.
Гимназиябезнең “Җиңү Варислары” командасы әти-әниләр белән берлектә гаилә архивларын өйрәнделәр, сугыш ветераннары турында фото һәм мәгълүмати материаллар тупладылар. “Үлемсез полк” өчен портретлар ясдылар.
-
Хәрби техника макетлары күргәзмәсе 20.02.2025

Бүген Ватанны саклаучылар көненә багышланган хәрби техника макетлары күргәзмәсе узды. Укучылар гади материаллардан бик матур эшләр ясап алып килделәр.
-
Ватанны саклаучылар көненә стена газеталары 20.02.2025

Укучылар арасында Ватанны саклаучылар көненә стена газеталары, плакатлар һәм рәсем бәйгеләре игълан ителгән иде.
Бүген әлеге эшләрдән күргәзмә оештырылды.
Укучылар эшләрендә бу бәйрәмнең әһәмиятен, тарихын, эчтәлеген чагылдырдылар.
-
Ягез әле, егетләр! 20.02.2025

Бүген гимназиябез спорт залында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе узды. Чарада 5-8 сыйныфлар катнашты.
Һәр сыйныф 5 егеттән торган команда төзеде һәм үзара көч сынашты.
Укучы егетләр хәрби тема буенча белемнәрен сынадылар, өлгер, җитез икәнлекләрен күрсәттеләр.
23 нче февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсе - Ватанны саклаучылар көнен билгелҽп үтә.
Бәйрәм әле СССРда барлыкка килгән, ул вакытта ел саен 23 февральдә бөтенхалык бәйрәме - "Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне"буларак билгеләп үтелә. СССР таркалганнан соң, бәйрәмне, элеккегечә, БДБның кайбер илләрендә билгеләп үтәләр.
-
Финанс грамоталылыгының онлайн-дәресләре 19.02.2025

Финанс грамоталыгы дәресләренең язгы сессиясе дәвам итә. 7-11 сыйныфлар онлайн-дәресләрне карыйлар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзлиләр.
«Финанс грамоталылыгының онлайн-дәресләре» проекты Россиянең теләсә кайсы почмагындагы өлкән сыйныф укучыларына финанс белемнәренә тигез керү мөмкинлеге бирә, финанс базары профессионаллары белән «тере» аралашу мөмкинлеге бирә, финанс карарларын кабул итүгә җаваплы һәм грамоталы якын килү принципларын формалаштыруга ярдәм итә. Экспертлар укучыларга шәхси финанс планлаштыру, инвестицияләү, иминиятләштерү, банк карталарын куллану өстенлекләре турында сөйли. Финанс базарында куркынычсызлык кагыйдәләренә һәм финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклауга аерым игътибар бирелә. Һәр тема буенча дәресләр «бер лектор – катнашучылар күп» форматында уза.
-
Татар халык әкиятләрен сәхнәләштерү 19.02.2025

Бүген гимназиябезнең башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан татар халык әкиятләре сәхнәләштерелде. Укучылар “Зөһрә”, “Өч кыз”, “Ай белән кояш” һ.б. әкиятләрне әзерләгән иделәр.
Бу чара татар теленә карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре тәрбияләү, туган телгә һәм сәхнә теленә өйрәтүне максат итеп куйды, Туган телләр көненә багышлап үткәрелде.
Тамашачыларга чыгышлар бик ошады.
-
Туган телем – иркә гөлем
18.02.2025
Бүген гимназиябездә Халыкара туган телләр көненә багышланган “Туган телем – иркә гөлем” шигырь укучылар бәйгесе үтте.
Укучылар туган тел турында шигырьләрне татар, рус, инглиз телләрендә сөйләделәр.
Халыкара туган тел көне - 21 февраль көнне билгеләнгән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм.
Бөтен дөньядагы туган телләрне, аеруча азсанлы халыкларның телләрен, тануга, үстерүгә булышлык итү максатында, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның генераль конференциясендә Халыкара туган тел көнен билгеләү турында карар кабул ителә. 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятның төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан дөньякүләм билгеләп үтелә.
-
Туган телем – иркә гөлем
18.02.2025
Бүген гимназиябездә Халыкара туган телләр көненә багышланган “Туган телем – иркә гөлем” шигырь укучылар бәйгесе үтте.
Укучылар туган тел турында шигырьләрне татар, рус, инглиз телләрендә сөйләделәр.
Халыкара туган тел көне - 21 февраль көнне билгеләнгән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм.
Бөтен дөньядагы туган телләрне, аеруча азсанлы халыкларның телләрен, тануга, үстерүгә булышлык итү максатында, 1999 елның 17 ноябрендә ЮНЕСКОның генераль конференциясендә Халыкара туган тел көнен билгеләү турында карар кабул ителә. 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятның төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан дөньякүләм билгеләп үтелә.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 17.02.2025

Бүген, 17 нче февраль көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Ватанны саклау, адмирал Ушаков мисалында илебез алдында булган бурыч, тарихи традицияләр турында иде һәм «Ватанга хезмәт итү нәрсә ул? Федор Ушаковның тууына 280 ел» дип аталды.
-
Җиңү өчен 80 игелекле эш 17.02.2025

“Җиңү өчен 80 игелекле эш” дип аталган Бөтенроссия акциясе дәвам итә.
Гимназиябез командасы, Анжелика Евгеньевна җитәкчелегендә, бу чарада актив катнаша.
Бүген “Җиңү варислары” командасы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган открыткалар ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Ветераннарны шатлыклы, бер үк вакытта моңсу да булган бәйрәмдә куандыру - игелекле эш.
Укучылар открыткаларга рәхмәт сүзләрен һәм изге теләкләрен яздылар.













