Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Язгы лагерь эшли башлады 22.03.2025

Каникуллар җитү белән гимназиядә язгы лагерь эшли башлады. Лагерьның беренче көне бик кызыклы һәм күңелле башланып китте. Куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар үткәрелде. Балалар көн тәртибе, лагерьда үз- үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
Шулай ук «Тир» интерактив уены үтте. Укучылар Калашников автоматында атарга өйрәнделәр.
-
Бөтендөнья шигърият көне 21.03.2025

21 март - Бөтендөнья шигърият көне.
Әлеге бәйрәмгә 1999 елда - ЮНЕСКО генераль конференциясенең 30нчы сессиясендә башлангыч бирелә. Анда һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көнен (World Poetry Day) билгеләп үтү турында карар чыгарыла.
Иң беренче Шигърият көне ЮНЕСКОның штаб-квартирасында - Парижда үткәрелә.
Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтеп, ЮНЕСКО шулай ук шигърият кешенең иҗади сәләтен уятырга сәләтле булуына да игътибарны юнәлтә.
Шул уңайдан гимназиядә шигырь язучылар бәйгесе узды. Укучылар матур, эчтәлекле шигырьләр яздылар.
-
27 март – Халыкара театр көне 21.03.2025

ТЕАТР
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире якка җибәрми, уңга илтә.
Габдулла Тукай.
Театр – тылсымлы зур көч ул,
Көлдерә, җырлата, елата;
Ачысын-төчесен каптырып,
Чынбарлык хакында уйлата.
Тормышның гаделен, усалын
Ничек бар, ул шулай күрсәтә.
Мәхәббәт һәм нәфрәт янәшә...
Театр – чын сәнгать -- тетрәтә.
Җаннарны юучы ак чишмә,
Күзләрең ача ул үзеңә.
Камчысыз камчылый, каезлый –
Тәнкыйте утына түз генә.
Театр – ул рухи бер мәктәп,
Түбәнне күтәрер гайрәтле.
Хыялга канатлар куярдай
Гүзәл ул, ихлас ул, кодрәтле.
Театр –туган тел сакчысы,
Әхлакый кыйммәтләр бакчасы;
Театр сүзендә магнит бар –
Чакырып тора ул барчасын.
Үзеңнең, күршеңнең, гаиләңнең
Тәртибен сиздерми төзәтә.
Театр баскычы төбеннән
Йөзеңне, холкыңны үзгәртә.
Мөкатдәс, хозур бер тамаша,
Һичкайчан караудан туймыйсың.
Син инде беркайда, беркайчан
Күңелең аклыгын җуймыйсың.
Яктырта җаныңны, җылыта,
Нәкь Тукай әйткәнчә, гыйбрәт ул.
Халкыңны йокыдан уяткан,
Алтыннан зиннәтле кыйммәт ул.
Мәдәни югары бер башка
Театр яраткан кешеләр.
Дөньяның агын һәм карасын
Аерып, адашмый яшиләр.
27 март – Халыкара театр көне.
Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята.
Беренче театр Борынгы Грециядә барлыкка килгән. Ул ачык һавада ярымтүгәрәк формада төзелә. Хатын-кызларга тамаша карарга рөхсәт ителмәгән, шуңа күрә театрга ир-атлар гына йөргән.
Россиядә театр 17нче гасырның икенче яртысында барлыкка килгән. Бүгенге көндә аның бик күп төрләре бар. Мәсәлән, драма, опера, балет, курчак, пантомима театрлары.
Дөньядагы иң зур театр Кытайда урнашкан. «Судагы энҗе бөртеге» дип аталучы әлеге театрның биеклеге – 50, киңлеге – 215, озынлыгы – 145 метр. Ә иң кечкенә театр Австриянең Филла шәһәрендә урнашкан. Ул «Кирмән ишегалды» дип атала һәм нибары 8 генә тамашачыны сыйдыра.
Театрның төп символы – ике маска. Аларның берсе гел елмая, икенчесе – һәрвакыт күңелсез. Бу ике маска трагедия һәм комедияне, яхшылык белән яманлыкны чагылдыра.
Шул уңайдан югары сыйныф укучыларына тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Заляева Г.А. “Без уйлаганга караганга якынрак” исемле виртуаль театр оештырды. Укучылар “Мөһәҗирләр” спектаклен карадылар.
-
Наркоманиягә каршы көрәш айлыгы 21.03.2025

17 мартта Наркоманиягә каршы көрәш айлыгы башланып китте.
Гимназиябездә әлеге темага бик күп чаралар каралган.
Чараларның төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү иде. Укучыларның заман бәласенә карата фикерләрен ныгыту.
-
“ALGA РИТМ” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе 21.03.2025

Бүген гимназиябезнең 8 нче сыйныф укучылары Билалова Даяна һәм Минһаҗева Дәлия “ALGA РИТМ” республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә 3 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар.
Укучы кызларыбызны котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
“Илһам” яшь язучылар бәйгесе 20.03.2025

20 нче март көнне “Илһам” яшь язучылар бәйгесенең 2 нче этабы узды. 9 нчы А сыйныфы укучысы Яруллин Рәмзил “Яшь прозаик” номинациясендә уңышлы чыгыш ясады.
Укучы егетебезгә иҗади уңышлар телибез!
-
Иминлек тәгәрмәче 18.03.2025

18 нче март көнне Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Иминлек тәгәрмәче» район конкурсында гимназиябез укучылары да катнаштылар. Көне буена сузылган ярышларда яшь инспекторлар велосипедта фигуралы йөрү буенча осталыкларын күрсәтсә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләре һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча имтихан тоттылар.
Чара балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү, балалар һәм яшүсмерләр арасында куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалау, балалар һәм яшүсмерләрне яшь инспекторлар отрядларына җәлеп итү максатыннан чыгып оештырыла.
Гимназиябез командасы бәйгедә лауреат, ә иҗади бәйгедә Кәримова Азалия 4 урынга лаек булды.
Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз, уңышлар телибез!
-
Россия мәктәпләрендә кинодәресләр 18.03.2025

Илебездә “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” исемле проект башланып китте.
Һәр ай укучыларда тәрбияви темаларга кинофильмнар күрсәтелә.
Бу айда башлангыч сыйныфлар «Экзамен» (аккуратность) исемле фильм карадылар.
Соңыннан бергәләп фильм эчтәлеге буенча фикер алыштылар.
-
Кырым турында сөйләшүләр 18.03.2025

Бүген гимназиядә “Кырым турында сөйләшүләр” исемле интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар төрле категорияләрдәге сорауларга җавап бирделәр, белемнәрен сынадылар.
Бүген илебездә Кырымның Россиягә кушылу көне билгеләп үтелә.
Кырым Республикасы территориясендә бу көн 2015 елның 3 мартында кабул ителгән республика законы нигезендә бәйрәм һәм ял көне булып санала. Нәкъ менә шул көнне 2014 елда Кырым рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде. -
Радиоэфир узды 17.03.2025

Бүген гимназиябездә, традицион рәвештә, радиоэфир узды. Тапшыру барышында үткән атна яңалыклары яңгырады, яңа атнада узасы чаралар тәртибе искәртелде. Шулай ук истәлекле даталар турында да мәгълүматлар яңгырады.













