Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 17.03.2025

Бүген, 17 нче март көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес ил тарихына карата хөрмәт һәм кызыксыну, “Артек” халыкара балалар үзәге, Кырым һәм Севастополь турында иде һәм «Россия Федерациясендә Кырым һәм Севастопольнең Россия белән кушылу көне» дип аталды.
-
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган сыйныф сәгатьләре 14.03.2025

14 нче март көнне гимназиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган сыйныф сәгатьләре узды.
Укучылар Җиңү көне, Бөек Ватан сугышы турында мәгълүматлар тыңладылар, фикер алыштылар.
-
А.С.Тайсин исемендәге XIV Төбәкара фәнни-гамәли конференция 14.03.2025

Бүген гимназиябезнең 8 нче сыйныф укучылары Билалова Даяна һәм Минһаҗева Дәлия А.С.Тайсин исемендәге XIV Төбәкара фәнни-гамәли конференциядә 2 нче урын яуладылар.
Укучы кызларыбызны котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек 13.03.2025

Бүген укучыларыбыз “Илебездә, телебездә, күңелләрдә Г.Тукай мәңгелек” дип исемләнгән шәһәр бәйгесенең район турында катнаштылар.
Алар үзләре язган шигырьләр һәм Г.Тукайның әсәрләрен тәкъдим иттеләр.
-
Россия мәктәпләрендә кинодәресләр 12.03.2025

Илебездә “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” исемле проект башланып китте.
Һәр ай укучыларда тәрбияви темаларга кинофильмнар күрсәтелә.
Бу айда югары сыйныфлар «Письма» (целомудрие) исемле фильм карадылар.
Соңыннан бергәләп фильм эчтәлеге буенча фикер алыштылар.
-
Бадминтон турниры 12.03.2025

Бүген гимназиябез укучылары, мәктәп укучылары арасында уздырыла торган, бадминтон турнирында катнаштылар. 1-4 сыйныф укучылары арасында командабыз 2 нче урынга лаек булды.
Укучыларны котлыйбыз, аларга уңышлар телибез!
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 10.03.2025

Бүген, 10 нче март көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Россиядә үткәрелә торган массакүләм спорт чаралары, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спортның кеше шәхесенә йогынтысы турында иде һәм «Россиядә массакүләм спорт» дип аталды.
-
Ягез әле, кызлар! 07.03.2025

Тиздән язның иң матур бәйрәме – 8 март Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтеләчәк.
Яз башы, табигатьтә тормыш башы, елның беренче җылы көннәре…
Халыкара хатын-кызлар көне Алман коммунисткасы Клара Цеткин исеме белән дә бәйле. Ул хатын-кыз реформатор дип санала. Ул 1910 елда Халыкара хатын-кызлар конференциясендә бөтен дөньяда эшләүче хатын-кызлар бердәмлеге көнен гамәлгә кую тәкъдимен чыгара.
Россиядә хатын-кызлар көнен беренче тапкыр Петербургта 1913 елның 2 мартында билгеләп үтәләр.
Россиядә хатын-кызлар көне рәсми рәвештә 2002 елда РФ Дәүләт бәйрәмнәре исемлегенә кертелде.
Шул уңайдан гимназиябездә 5-8 нчы сыйныф кызлары арасында “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үткәрелде. Укучы кызлар төрле биремнәр үтәп, үзара көч сынаштылар: сорауларга җавап бирделәр, кызыклы биремнәр үтәделәр, чәч үрделәр, төймә тагу осталыкларын күрсәттеләр.
-
Стена газеталары 07.03.2025

Укучылар арасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйгеләр узды.
Башлангыч сыйныфларда “Әнием өчен иң матур открытка”, ә урта сыйныфларда “8 март белән, хөрмәтле укытучылар!” плакатлар һәм открыткалар бәйгеләре үткәрелде.
Укучылар берсеннән-берсе матур эшләр тапшырдылар.
Хөрмәтле укытучылар, укучылар, әниләр, әбиләр, апалар!
Сезне язның тәүге бәйрәме – Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.
Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.
Сезнен тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
-
Экологик отряд 04.03.2025

Күп еллар гимназиябездә экология отряды эшләп килә. 3 нче март көнне отряд 2 нче В сыйныфында экологик турнир үткәрде. Укучылар кызыклы биремнәр чиштеләр.













