Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Россия мәктәпләрендә кинодәресләр 21.04.2025

Илебездә “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” исемле проект башланып китте.
Һәр ай укучыларда тәрбияви темаларга кинофильмнар күрсәтелә.
Бу айда башлангыч сыйныфлар «Мой друг Дима Зорин» (благородство), ә югары сыйныфлар «Здесь есть душа» (единение, согласованность исемле фильм карадылар.
Соңыннан бергәләп фильм эчтәлеге буенча фикер алыштылар.
-
Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” 21.04.2025

Илебездә “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” исемле проект башланып китте.
Һәр ай укучыларда тәрбияви темаларга кинофильмнар күрсәтелә.
Бу айда башлангыч сыйныфлар «Мой друг Дима Зорин» (благородство), ә югары сыйныфлар «Здесь есть душа» (единение, согласованность исемле фильм карадылар.
Соңыннан бергәләп фильм эчтәлеге буенча фикер алыштылар.
-
Ветераннарга бүләкләр тапшырдылар 21.04.2025

Ел да, традиция буларак, гимназиябез укучылары, Республикабыз Рәисе һәм шәһәребез мэры исеменнән, ветераннарны Бөек Җиңү көне белән котлыйлар. Укучылар хөрмәтле кешеләребезгә котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшыралар.
Быел без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.
Шул уңайдан барлык ветераннарны истәлекле дата белән котлыйбыз! Чын күңелдән рәхмәт сезгә!
-
Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм хәрәкәтләр көне 18.04.2025

19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм хәрәкәтләр көне билгеләп үтелә. Алдагы елларда Бердәм хәрәкәтләр көнендә – дөньядагы 22 ил, Россия Федерациясенең 82 субъекты, барлыгы 7,6 млн кеше катнашты.
Шул уңайдан гимназиябездә “Без срока давности” исемле дәрес-реконструкция узды.
1943нче елның 19 апрелендә СССР Югары Советы Президиумының совет гражданнарын һәм әсир кызылармиячеләрне үтерүдә һәм җәзалауда гаепле немец-фашистлары, шпионнар, совет гражданнары булган сатлыкҗаннар, аларның тарафдарлары өчен җәза чаралары турындагы 39нчы санлы указы басыла. Документ нацистларның оккупацияләнгән территорияләрдә тыныч халыкны юк итү буенча максатчан һәм масштаблы сәясәтен һәм җинаятьләрнең җәзасы булырга тиешлеген тануның беренче факты иде.
-
Юл йөрү кагыйдәләре 18.04.2025

16 нчы апрель көнне гимназиябездә полиция өлкән лейтенанты, Казан шәһәре буенча ДПС инспекторы Сәләхиев Эльвир Мәсхүт улы юл йөрү кагыйдәләре буенча профилактик әңгәмә үткәрде.
Балалар мәктәптә укый башлаганчы ук юлда йөри башлыйлар. Шуңа күрә балаларның урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәнүгә әзерлекне кече яшьтән үк башларга кирәк. Шуңа күрә һәр чирек саен инспекторлар профилактик чаралар үткәрәләр.
-
“Алга! Киттек!” республикакүләм премиясе 15.04.2025

15 нче апрель көнне гимназиябезнең “Киләчәк командасы” советы “Алга! Киттек!” республикакүләм премиясенең сайлап алу турында катнаштылар. Бу бәйгенең икенче этабы. Укучылар каникулга кадәр, бер ел эшләгән хезмәтләрен презентация формасында тутырып җибәрделәр. Ә икенче турда эшләрен яклап чыгыш ясадылар. Жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирделәр.
Укучыларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
«Алаша» спектакле 15.04.2025

15 нче апрель көнне гимназиябезнең 8 нче сыйныф укучылары Г.Камал исемендәге дәүләт академия театры залында, Түбән Кама театры тәкъдим иткән, Толстойның «Холстомер» повесте буенча куелган «Алаша» спектаклен карадылар.
Әсәрнең инсценировкасын халык шагыйре Ркаил Зәйдулла ясаган. Рәссам – Булат Насыйхов. Костюмнар буенча рәссам – Фәридә Мөхәммәтшина. Композитор Юрий Чаплин. Сәхнә хәрәкәтен куючы – Марсель Нуриев. Ут куючы рәссам – Рәдис Гарипов.
Алаша ролендә – Рафил Зәйнуллин. Кенәз ролендә – Юрий Павлов.
Спекталь укучыларга бик ошады.
-
«Qazan Quest» квест-уеныны 14.04.2025

14 нче апрель көнне гимназиябезнең “Зирәкләр” командасы «Qazan Quest» квест-уенының йомгаклау этабында катнашты. Такымнар шәһәр үзәге буйлап йөреп, 15 төрле интеллектуаль һәм иҗади биремнәр башкардылар.
Гимназиябез командасы бу чарада инде 4 ел бик теләп катнаша.
Кызыклы уен укучыларга бик ошады.
Нәтиҗәләр 26 нчы апрель көнне “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең гала-концертында билгеле булачак.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 14.04.2025

Бүген, 7 нче апрель көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес гражданлык авиациясе, Ватаныбызның һава флоты һәм аның эволюциясе турында иде «Россиянең гражданлык авиациясе» дип аталды.
-
ГИБДД мәктәбе 11.04.2025

Бүген 2 в сыйныфы укучылары “Әкият” балалар үзәгендә урнашкан ГИБДД мәктәбендә булдылар. Башта балалар өчен Госавтоинспекция ветераннары белән очрашу оештырылды. Чарада В.Е. Савкин, В.А. Купчий, А.А. Мухаметханов чыгыш ясадылар. Соңрак белгечләр юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Укучылар тематик мультфильм да карадылар, мобиль тренажорларда алган белемнәрен ныгыттылар.
Укучыларга чара бик ошады.













