Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Җиңү вальсы 06.05.2025

Бүген гимназиябезнең 8б сыйныфы укучылары Кәримова А., Мадышев А., Минһаҗева Д., Маннапов И. “Җиңү вальсы” исемле патриотик акциядә катнаштылар. Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Ул Игенчеләр йорты янында узды.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 05.05.2025

Бүген, 5 нче май көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, илебез тарихындагы әһәмияте турында иде «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы» дип аталды.
-
Күңелле стартлар – Җиңү варислары: 80 еллык дан 05.05.2025

Бүген гимназиябездә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Күңелле стартлар – Җиңү варислары: 80 еллык дан” дип аталган ярышлар үтте. Чара 4 нче сыйныфлар арасында оештырылды.
Чараның максаты : ватанпәрвәрлек хисләре уяту, команда рухы булдыру, физик мөмкинлекләрне ныгыту.
Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын – 4А сыйныфы – “Светлячки” командасы;
2 урын – 4Б сыйныфы – “Победа” командасы;
3 урын – 4В сыйныфы – “Танк” командасы.
Катнашучыларга грамоталар һәм “Бердәм Россия” партиясе бүләкләре тапшырылды.
-
Бөек Ватан сугынының 80 еллыгында балалар белән нәрсә турында сөйләшергә 05.05.2025

Бүген гимназиябездә “Бөек Ватан сугынының 80 еллыгында балалар белән нәрсә турында сөйләшергә” исемле ата-аналар җыелышы узды.
Җыелышта 80 еллык уңаеннан оештырылган чаралар турында, сугышта хәбәрсез югалган туганнарны табу буенча җаваплар, акцияләр, кушымталар белән таныштырдылар. Чара ахырында ата-аналар QR-код аша кичерешләре белән уртаклаштылар.
-
Үлемсез полк: Батырлар безнең арабызда 05.05.2025

Бүген, 5 нче май көнне, гимназиябезнең актлар залында “Үлемсез полк: Батырлар безнең арабызда” исемле чара узды. Бәйрәм чарасында 2а, 7в,7б сыйныфы укучылары катнаштылар. Чараның максаты: укучылар күңелендә “Бөек Җиңү”гә карата ихтирам хисләре, кызыксыну уяту, тарихи хәтерне саклау, халкыбызның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген барлау.
Укучылар матур җырлар, эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр.
-
1 май - Хезмәт бәйрәме 30.04.2025

1 Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен –табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.
1 Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда Санкт-Петербургта бәйрәм ителә.
Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә.Шул уңайдан Алдынгылар Советы башлангыч сыйныфларда мастер-класслар үткәрде. Укучылар хезмәт бәйрәме атрибутикасын ясадылар, матурлап бизәделәр. Укучылар чара барышында бәйрәмнең әһәмияте турында фикер алыштылар.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 28.04.2025

Бүген, 28 нче апрель көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес хезмәт һәм уңышка ирешүнең мәгънәсе, аның кыйммәте, һәр кеше куйган хезмәтнең ил тормышындагы роле турында иде «Нәрсә ул уңыш?» дип аталды.
-
Без – Җиңү варислары 28.04.2025

Бүген, 28 нче апрель көнне, гимназиябезнең ЮИД агитбригадасы 3а,4в,5а сыйныфы укучыларына “Без – Җиңү варислары” исемле әдәби-музыкаль композиция күрсәтте. ЮИД отрядына, Шафикова Ч.А. җитәкчелегендә, 5 нче сыйныф укучылары йөри.
Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм юл йөрү кагыйдәләренә багышланган иде. Укучыларның чыгышларын Казан шәһәренең ГБУ БДД территориаль профилактика бүлеге белгече Мозаффарова З.В. карады. Зөлфия Вагыйзовна юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде, белешмәлекләр таратты.
Әлеге чарада плакатлар бәйгесенә дә йомгак ясалды:
1 урын – Богатырева Елезавета;
2 урын – Закиров Максим;
3 урын – Зәйнуллина Дарина.
Актив катнашкан өчен, Кәримова Азалия, Даутова Айсылу, Таһирова Әминә, Гезалов Ругая һәм Заман истәлекле бүләккә лаек булдылар.
Шулай ук Казан шәһәренең ГБУ БДД территориаль профилактика бүлеге белгече Мозаффарова З.В. “Балалар өчен юл йөрү куркынычсызлыгы” темасы белән укытучылар коллективы алдында чыгыш ясады. Соңгы арада юлларда булган куркыныч хәлләрнең статистикасын сөйләде, мисаллар китереп аңлатты.
-
Казан квест 26.04.2025

Гимназиябез командасы ел да Бөтендөнья татар яшьләре үткәргән чараларда бик теләп катнаша. Укучылар заманча, туган телебездә оештырылган уеннар, акцияләр бик ошый.
Күптән түгел алар квест уенында уңышлы катнаштылар.
Быел исә “Казан квест” уенында катнашып гимназиябез такымы диплом белән бүләкләнде.
Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Җиңү Батырлары эзләреннән 26.04.2025

26 нчы апрель көнне 10 нчы сыйныф укучылары Закирова Алсу, Вафин Илдар, Мөхәммәтшин Илшат, Хадиева Дилә Шәһәркүләм “Җиңү Батырлары эзләреннән” исемле квест уенында катнаштылар. Укучылар Казан шәһәренең тарихи урыннарында йөреп, төрле биремнәр үтәделәр. Нәтиҗәдә командабыз эрудиция өчен диплом һәм татлы ризыклар белән бүләкләнде.













