Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 557 учащихся, из них 7 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Гимназия музеенда 12.02.2025

“Җиңү варыйслары” командасы гимназия музеенда экскурсиядә булдылар. Алар Бөек Ватан сугышы чоры экспонатлары белән таныштылар. Укучыларны аеруча гимназиябезне тәмамлаган батыр укучыларның тарихы җәлеп итте.
Музейда Гимадетдинов Г., Баязитова С., Галиуллин П. турында фәнни-тикшеренү эшләре саклана. Әлеге эшләр язылу сәбәпле, аларның исемнәре “Хәтер китабына”да теркәлгән.
-
Россия мәктәпләрендә кинодәресләр 12.02.2025

Илебездә “Россия мәктәпләрендә кинодәресләр” исемле проект башланып китте.
Һәр ай укучыларда тәрбияви темаларга кинофильмнар күрсәтелә.
Бу айда югары сыйныфлар «Неанисия» (здоровый образ жизни) исемле фильм карадылар.
Соңыннан бергәләп фильм эчтәлеге буенча фикер алыштылар.
-
Муса Җәлил музее 12.02.2025

12 нче гыйнвар көнне 7в сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Фәридә Шамилевна һәм гимназия музее җитәкчесе Лилия Маратовна белән берлектә Муса Җәлил музей-йортында булдылар.
Экскурсия вакытында укучылар герой-шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштылар. Экскурсиядән соң мөхтәрәм кунаклар белән очрашу узды. Укучылар алдында танылган шагыйрь, драматург, тәнкыйтче, публицист Ренат Харис һәм Буа районы якташлыгы җитәкчесе Ирек Закиров чыгыш ясадылар.
Чара укучыларга бик ошады.
-
Тирмәдә кунакта 11.02.2025

Бүген гимназиябез укучылары «Тирмә» туристик комплексында экскурсиядә булып кайттылар. Ул Иске Татар бистәсендә урнашкан.
Уңайлы тирмәдә татар халкының көнкүреше белән танышырга, бик матур тамаша карарга, чәй эчәргә мөмкин. Шулай ук укучылар уен кораллары, сугыш кораллары, тирмә җиһазлары белән таныштылар.
Әлеге атмосфера бер укучыны да битараф калдырмады.
-
80 игелекле эш 10.02.2025

Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «80 игелекле эш»акциясе башланып китте.
Акция барышында укучыла, 80 көн дәвамында, 9 майга кадәр һәр көнне изге эшләр башкарачаклар.
Гимназиябезнең “Җиңү Варислары” командасы җиң сызганып эшкә тотынды. Үткән атна дәвамында алар бик күп чаралар уздырдылар һәм төрле акцияләрдә актив катнаштылар.
Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бик матур стенд та ясап куйдылар.
-
Радиоэфир узды 10.02.2025

Традиция буенча, һәр дүшәмбе радиодулкыннарга “Гимназия хәбәрләре” тапшыруы чыга. Һәр сыйныф үткән атна яңалыклары һәм киләсе атнада булачак чаралар белән таныштыра.
Бу атнада тапшыруны 10 нчы сыйныф укучылары алып бардылар.
-
Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр 10.02.2025

Бүген, 10 нче февраль көнне, гимназиядә дүшәмбе иртәсе традицион рәвештә РФ һәм ТР Дәүләт флагын күтәрү һәм гимнны башкару белән башланды. Тантанадан соң барлык сыйныфларда "Мөһим мәсъәләләр турында сөйләшүләр" узды. Бүген дәрес Арктика, аның тарихы, бозваткыч флот, халакара аренада урыны турында иде һәм «Арктика үсеш территориясе» дип аталды.
-
Россия фәне көне 07.02.2025

8 февраль – Россия фәне көне.
1727 елның 8 февралендә Россиядә Петр I карары нигезендә, Сенат указы белән Фәннәр академиясе оеша. 1925 елда ул - СССР Фәннәр академиясе, ә 1991 елда Россия Фәннәр академиясе итеп үзгәртелә. 1999 елда РФ Президентының 7 июнь Указы нигезендә, бу көнне Россия галимнәре бәйрәме гамәлгә куела. Үзенең фәнни мәктәпләре, дөнья дәрәҗәсендәге галимнәре белән дан тоткан Татарстанда да бу көн күпләр өчен һөнәри бәйрәм.
Шул уңайдан башлангыч сыйныфларда “Фән кешеләре турында” дип исемләнгән чара үтте.
Укучылар әлеге темага рәсемнәр ясадылар, фикер алыштылар.
-
Бөтендөнья балет көне 07.02.2025

7 февраль – Бөтендөнья балет көне билгеләп үтелә.
Балет – сәнгать төре буларак якынча биш йөз ел элек – Франциядә һәм Италиядә ренессанс чорында барлыкка килгән. Ул хореография сәнгатенең бер төре булып санала. Итальян теленнән «биим» дигәнне аңлата.
Әлеге истәлекле дата белән бәйле чаралар үткәрелде. Урта сыйныфлар “Дөнья даны серләре” исемле тематик фильм карадылар һәм фикер алыштылар.
-
Сталинград сугышының 82 еллыгына багышланган ветераннарның укучылар белән очрашуы узды 05.02.2025

Бүген гимназиядә Сталинград сугышының 82 еллыгына багышланган ветераннарның укучылар белән очрашуы узды. Очрашуга «Точмаш» заводы ветераннары Жариков В.Ф., Даутов Р.М., Индерейкин П.Н, Идел буе су транспорты дәүләт университетының Казан филиалы вәкилләре һәм Казан шәһәре Вахитов районы Ветераннар советы рәисе Бердников Г.П. килде. Сыйныфларда очрашуны ветераннар Сталинград сугышы тарихы, ул вакыттагы авыр тормыш һәм үз заводлары турында сөйләп башладылар. Укучылар Бөек Ватан сугышы елларында Сталинград сугышында катнашкан бабалары турында сөйләделәр.
Очрашу актлар залында бик матур һәм эчтәлекле чара белән тәмамланды. “Сталинград сугышы” викторинасында җиңүчеләргә мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.













